Логотип
Проза

Таяныр талларың булмаса...

Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..

Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?
 – Менә документларым. Ясирә исемле мин. Яраса, бүгеннән үк тотыныр идем.
Кызый үзен бик иркен тота. Ни әйтсәң дә, шәһәрнеке шул. Хәер, авылныкылар да ким куймый хәзер.
 – Ашыкма... гыз. Училищены быел бетердегезме? Ник нәкъ менә безнең авылны сайладыгыз?
Ясирә яктырып китте. Йөзе генә түгел, күзләре дә елмайды. «Ошарга тырыша... Миңа ошап кына эш бетми әле. Халык ничек кабул итәр...» Дамирә эченнән генә көйсезләнә, үзен ничек тотарга белми аптырый иде.
 – Алай олылап дәшмәгез инде. Син дип кенә әйтегез. Сезнең янда мин бала-чага гына бит. – Кызыйның бу сүзләренә Дамирәнең тагын ачуы килде. Мин яшь, син карт диюеме? – Училищены, әйе, яңа бетердем. Ә авылыгызны... мин сайламадым, районга килгәч, үзләре тәкъдим итте. Авыл җирендә эшләп карыйсым килде. Сезнең кулдаш фельдшер декрет ялына киткән икән бит, иеме?
Дамирә аңа төксе генә карап куйды.
 – Китсә, соңыннан кире килер бит ул. Аннары кая барырсың соң?
 – Аннары күз күрер! Миңа беренче чирканчык алырга кирәк. Практика үтәргә.
Алай икән! Авыруларны карыйсы урында, Дамирә аны эшкә өйрәтеп утырырга тиеш икән!
 – Иртәгә... Иртәгә башларсың, бүген түгел. Фатирыңа кайтып ял ит... – Дамирә шунда туктап калырга теләгән иде, үзен тыеп тора алмады. – Түлке эшкә болай килмә инде! Юынып, чәчләреңне җыеп, изүеңне каплабрак кил! Кеше белән эшлисе бит.
Ясирә күңелсез генә саубуллашып чыгып китте. Бу апа аны эшкә генә түгел, авыл культурасына да өйрәтәчәк икән әле...
Ул фатир төшкән әби киң күңеллегә охшаган. Теле тәмле, йөзе ачык.
 – Монда килгән кеше кире китми. Син дә шушында кияүгә чыгып калырсың әле, әйтте диярсең, – дип такылдый.
Ясирә аңа көлеп карый. Ярый да дими, каршы да дәшми.
 – Дамирә белән борчагың пешәр күкме соң? Үзенең кулы шифалы аның. Тик менә холкы гына... корырак. Шуңа күрә кияүгә чыгалмый картаеп бара бугай инде.
 – Шулайракка охшаган шул...
Ярар, ни булса, шул. Ясирә үзе дә төшеп калганнардан түгел. Шулай да вакытында медицина институтына керә алмады. Барыбер үземнекен итәм дип, фельдшерлыкка укып чыкты. Шәһәрдә калу мөмкинлеге дә бар иде, Ясирә өчен алай кызык түгел, аның чын тормыш белән очрашасы килде. Үзен күрсәтәсе. Киләчәктә барыбер врач буласы кеше лә ул!
Тик менә Дамирә апасының гына аны чирләреннән зарланып килүчеләргә бик якын җибәрәсе килми. Беренче көнне үк кулына озын исемлек тоттырды.
 – Быел диспансеризация үтәргә тиешле кешеләр болар. Һәркайсының өенә барып, кул куйдырып чыгарга кирәк. Берсекөнгә аларны район шифаханәсенә алып барып кайтырсың.
Һе... Шундый заманда... Телефоннан гына булмый микәнни? Юри кылана инде бу...
Дамирә кызның кара коелган йөзен күрмәмешкә салышты.
Автобусны да идарәдән үзе юллап, Ясирә атна буе яңа авылдашлары белән район шифаханәсен таптады. Берсе көйсезләнә, икенчесе юк-бар белән аптырата... Шуларны тыңлар өчен кайттымы ул монда? Шулай да түзәргә кирәк, түзәргә... Үзен күрсәтеп бетергәнче түзәргә...
Ул эш беткән иде, иртән медпунктка килеп керүенә Дамирә аңа тагын бер кәгазь сузды:
 – Дарулар исемлеге. Аптекадан алып кайтасы. Районга баручы машиналар була, үзең белеш.
Ясирәнең бөтенләй төсе качты. Нәрсә инде бу, йә? Йомышчы малай шикелле...
Икенче көнне сүзен ныклап әйтергә дип килгән иде, Дамирә үзе дәшеп кертте.
 – Хәзер синең белән сменалап эшли башлыйбыз. Минем телефонны язып ал, срочно хәл итәсе булса, шалтырат. Башбаштакланма! Бусы – уколга йөрүчеләр исемлеге. Дарулары менә монда. Бутый күрмә! Монысында – өйләрендә дәваланучылар. Алары янына үзең барып йөрисе булыр.
Ясирә җиңел сулады. Икәү бергә тыкшынып йөрмәгәч, әйбәт инде ул! Юкса Дамирә янәшәсендә булганда гел җаны кыршылып торган шикелле аның.
Бу авыл апалары кызык икән – медпунктка килгән бере Ясирәнең кем икәнлеген энәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыга. Ата-аналарың кем? Ник безнең авылга киләсе иттең? Йөргән егетең бармы? Монда озак эшләргә уйлыйсыңмы?
Ясирә эчтән генә ярсый, шулай да үзен иркен тотарга тырыша. Күзләре җылынмаса да, иреннәре елмая. Үзен шулай гел контрольдә тотарга тырыша. Ныклап кереп китсен әле эшенә, аннары башкачарак та сөйләшә алыр. Юкса кергән бере башта Дамирәне сорый.
 Атна-ун көн узмагандыр, кибет тирәсендә дә, көтү куганда да халыкның телендә Ясирә исеме булды.
 – Бигрәк ачык чырайлы бала, күз тимәсен...
 – Кулы җиңел, уколны бик ипле сала, «эһ» итәргә дә өлгермисең...
 – Аңлатып бетермичә җибәрми, ул дару төймәләрен ничек-ничек кабасын кәгазьгә язып ук бирә...
Арада кире сүз кыстырып куючысы да табыла тагын:
 – Һи-и, баштарак һәммәсе дә шулай аның. Ияләнә төшсен әле...
Боларның бөтенесен дә хуҗа әби эсселәтми-суытмый кызга ташып бара.
Ияләнә төшкәч, эше тагын да күбәйде Ясирәнең. Чирләре артык каты булып, медпунктка үзләре килә алмаганнар өйләренә дә Дамирәне түгел, аны чакырта башладылар. Дамирә моңа артык исе китмәгәндәй кыланды:
 – Яра-ар, бигрәк яхшы. Миңа да бераз ял кирәктер. Юкса кич димиләр, төн димиләр...
Шулай да яшь фельдшерны бераз кисәтеп куярга да онытмады:
– Син, сеңел, әзрәк чамала инде... «Айт» дигән саен «тайт» дип торма. Эчләре пошканнан да чакырта кайбер әбиләр. Сөйләшеп утырасы килгәннәре дә. Бер өйрәтсәң, гел шуны куалар.
Шулайрак икәнен чамалый инде Ясирә. Тик берсенә дә каршы әйтми. Нәкъ менә аны атап чакырталар бит, ничек күңелең эремәсен! «Син» дип кенә торучылар барын белү бик рәхәт бит ул!
Көтелмәгән ике вакыйга кызның шома гына барган эшенә ук булып кадалды.
Бер көнне Дамирә килгән, Ясирә китеп өлгермәгән иде. Көч-хәл белән атлап, медпунктка бер ир килеп керде. Аны күргәч, кызый коелып ук төште:
 – Абау, тагын ни булды инде, Рәшит абый? Рәтләнгән күк булган идең бит теге көннән соң?
– Һе... Уколдан соң төшә ул кан басымы... Аннары кабат күтәрелә... Аякларым бүрәнә күк булды, атлап та булмый... – Рәшит авыр сулый, телен көч-хәл белән әйләндерә иде.
Ясирә аңа чишенергә булышты, кушеткага ипләп яткырды.
 – Ник үзегез өстерәлеп килдегез инде? Шушы хәл-дә? – Ул аңа аптырап карады.
– Һаман саен сезне борчып та туйдым...
Рәшитнең чалбар балакларын күтәртеп карагач, «ах» иттеләр: ике аягы да куркыныч хәлгә килеп шешкән иде. Ю-ук, кан басымын төшереп кенә булмый монда, срочно районга илтергә кирәк... Дамирә, Ясирәне аның янында калдырып, машина белешергә чыгып чапты.
Икенче көнне ул кулдашын бик төксе каршылды.
 – Мин сиңа әйттем бит инде, акыллым. Шикләнгән нәрсәләрең булса, минем белән киңәш, дидем. Кайчак кирәкмәгәнгә дә чыгып чабасың. Ә монда... Чак алып калдылар Рәшитне. Бөерләре шешкән булган. Ә син аны күпме укол белән «сыйлап» яшәткәнсең...
Ул һәр сүзенә басым ясый-ясый сөйли. Ясирәгә болай да исеме белән сирәк дәшә, «акыллым» дип, үзенең өстенлеген күрсәтүе инде. Кызый аны иреннәрен чәйни-чәйни тыңлап торды. Нишләргә тиеш иде соң ул? Рәшит абзые бит үзе гел «кан басымым» дип зарланды. Кайчан әйтергә кирәк Дамирәгә, кайчан юк икәнен каян белсен ул? Бигрәк әлләкем булып сөйләшә инде...
Ә бер кичне Ясирәне бер үсмернең әнисе өенә дәштереп алды.
– Мәктәптән көч-хәл кайтып егылды. Эче бора. Прәме тәгәрәп ята инде...
Ясирә, сумкасына авыртуны баса торган дару төймәләре тутырып, тизрәк чыгып йөгерде. Малай, дөрестән дә, караватына да менеп җитә алмаган, кәкрәеп бетеп идәндә ауный иде. Ясирә аны аркасына яткызырга азапланды.
– Кайсы җиреннән бора? Күңелең болганамы? Шулаймы? Мәктәптә нәрсә ашаган идең? Әйдә, башта укшып карыйбыз.
Икәүләшеп сәгатьләр буе азапландылар. Ясирә малайның авызына тегесен каптырды, монысын көчләп тыкты. Авыртуны баса торган уколлар кадады. Дамирәнең телефон номерын җыймакчы булып әллә ничә талпынды. Үзен җиңә алмады. Бераздан, ниһаять, малай тынычлана төште. Әнисе белән икәүләшеп караватына ипләп яткыргач, Ясирә иртән сугылырга вәгъдә итеп кайтып китте.
Тик аңа сугылырга туры килмәде – иртән малайның бик яман температурасы күтәрелгән, әнисе Дамирәне дәшеп китергән. Анысы, кызулап, малайны районга алып киткән.
Ясирә Дамирәнең җил-җил атлап кереп килүен тәрәзәдән күреп алды. Әһә, тагын нидер булган... Кызый «начальнигы»н урыныннан купмыйча гына каршы алса да, эчендә шартлап ярылырдай киеренкелек иде. Бер дә аның тәмсез сүзләрен ишетәсе килеп тормый шул...
– Башбаштакланма дигән сүзнең мәгънәсен аңламыйсың мәллә син?! Чүт харап итмәгәнсең бит малайны! Андый чакта синең түгел, минем дә кулымнан килми, шуңа күрә район хастаханәсе бар безнең, тәҗрибәле табиблар бар! Сукыр эчәгесе шартлаган булган, операцияне дүрт сәгать ясадылар. Кичә үк илткән булсак шунда! Нинди мин-минлек соң ул синдә?!
Дамирә дулады, дулады да чыгып китте. Ясирәнең күңеле генә айкалып калды.
Авылда хәбәр тиз тарала бит ул. Бу хәлдән соң Ясирәнең абруе төссезләнгән күк булды. Медпунктка аны түгел, күбрәк кабат Дамирәне сорап килә башладылар. Кызый эченнән генә янды, көйде.
Бер көнне районга дарулар алырга баргач, хастаханәгә сугылды. Баш табиб урынбасары – аның туганнан туган апасы, бу авылны да аңа ул тәкъ-дим иткән иде. Сөйләшеп киткәч, Ясирә сүзне юри Дамирәгә китереп чыгарды:
– Абау-у... Бигрәк дорфа инде. Ничек тоталардыр аны анда. Зарланмаган кеше юк. Шуңа күрә бөтенесе минем сменага эләгергә тырыша. Арыта, билгеле. Җитмәсә, җае килгән саен таларга гына тора, тегесен дөрес эшләмәгәнмен, монысын тегеләй иткәнмен...
Апасы аны күңелсез генә тыңлап торды.
 – Килешеп эшләмәгәч әйбәт түгел инде ул. Ярар, бер очрашканда мин дә сүз катармын әле...
«Сүз каткан», күрәсең, Дамирә берничә көн сөйләшмичә йөрде. Сөйләшсен иде ул, хет әләкләгәнсең дип гаепләсен иде, Ясирә дә аңлатып бирер иде кеше белән алай эшләргә ярамаганын.
Ә бер кичне Дамирә кызның кесә телефонына шалтыратты. Тавышы хәлсез иде.
– Кереп чык әле минем янга. Авыртуны баса торган уколларның кайдалыгын беләсең, шуны да эләктерә кил...
Алай... Авыру булып кылануы микән? Әллә чыннан да Ясирәнең кирәге чыктымы? «Айт» дигән саен «тайт» дип тормаскамы әллә? Үзе шулай өйрәтте ич!
Ачудан гына көйсезләнүе Ясирәнең. Нишләсен, әйткәч, бара инде. Ул капкадан кергәндә Дамирә бас-кыч төпләрендә утыра иде. Бер аягын әллә ничек җайсыз итеп сузып куйган. Сызлана бугай, аһылдап-аһылдап куя. Ясирәнең сорашуын көтмәде:
– Сындырдым, ахры. Сарай түбәсенә йомырка карарга менгән идем, баскыч черек булган...
Ясирә каушап төште. Мондый чакта нишлиләр соң әле? Хәзер, хәзер...
Дамирә аңа карамый да, үзенекен сөйли:
 – Башта укол яса. Аннары әнә, сарайда юка такта кисәкләре бар, бер озынрагын алып чык шуның.
Ясирәнең башы уйларлык дәрәҗәдә түгел, Дамирә ни әйтә, шуны эшләп тик йөри.
– Тукта, такта белән тире арасына менә, мә, бу чүпрәкне кыстырып калдыр, юкса шуып йөри ул. Бинтың бармы? Булмаса, кухня ягындагы аптечкадан ал. Ай, ай, ул җиренә алай нык кагылма, шок ясыйсың хәзер. Бинтны кысыбрак ура, курыкма!
Училищеда чакта бөтенесен өйрәткәннәр иде инде үзе, берсе дә хәтерендә калмаган Ясирәнең.
– Югалып калдың әле син. Андый чакта салкын канлырак булырга тырыш. Бүтәннәр янында дип әйтүем. Мин ярар инде... Куркуыңны сизмәсеннәр. Ярар, молодец, булдырдың. – Аның Ясирәне беренче мактавы. Әллә көлеп әйтүе микән? – Хәзер районга илтергә кирәк инде мине...
...Районны урап кайткач, бераз аптырап утырды Ясирә. Каушады. Озак төзәлер микән Дамирәнең аягы? Үзе генә ничек эшләр икән соң ул? Таянам дигән җиреннән куллары бушлыкка төшеп киткәндәй тойды ул бүген үзен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар