Логотип
Проза

Сынау

Зәһинәнең утызбиш миллион акча отканы турында хәбәр ишеткәч, бертуганнары Гакилә белән Зирәк телефон аша бәйләнешкә керделәр.

 

 

Зәһинәнең  утызбиш  миллион акча отканы турында хәбәр ишеткәч, бертуганнары Гакилә белән  Зирәк телефон аша бәйләнешкә керделәр. “Дөрес хәбәрме, үзе әйттеме?” – дип сорады энесе.  “Үзе түгел, ләкин ишетелде”, – дип җаваплады апасы. 

– Ринатка шылтырат әле, ул Зәһинә белән әзме-күпме аралаша.

– Ярый. Үзең сөйләшсәң ни була, синең дә энекәшең бит?

– Әлегә вакытым таррак.

Ринат трубканы алмагач, Гакилә: “Миллионнарны бүләләрдер” –дип, ачу белән телефонын диванга ыргытты. “Кирәк бит, ә,штукатур-маляр Зәһинә – миллионер!”

– Нинди миллионнар белән саташасың анда?

Гакилә, терраса ягыннан кергән иренә, ачулы тавыш белән дәште.

– Синеке түгел, курыкма, әнә балдызың  утызбиш  миллион акча откан!

– Кит аннан! Болай булгач, берәр ир-атны сатып алачак инде!

– Тиле сүз сөйләп торма инде, тапкансың кайгырыр нәрсә, ирсез яшәргә өйрәнеп беткән инде ул. Ир кирәк булса, баласын кияүгә чыгып табыр иде.

– Нәрсә пластинкаң борылды әле, хатын? Гомер буе “себерке” дип кенә йөрткән сеңлең әллә бер минутта “фәрештәгә” әйләндеме? Миллион откан дигәне дөрес булса, өметләнмә дә, бүлешмәячәк ул беркем белән дә!

– Ә син каян беләсең? Аның өчен җавап бирмә! Бертуганнарына да өлеш чыгармаса, җир йотар үзен.

Шулай диде дә, телен аркылы тешләрдәй булды. Йотмасын инде берүк, йотса, миллионнар харап булачак! Яшәсен әле сеңлесе! Ирле-хатынлы откан акчанының язмышын билгеләп торганда, звонокка бастылар. Өч катлы коттеджның биек тимер ишекләре артында Зирәк белән хатына Светлана күренде. Бу юлы, элеккечә бер-берсенең кочакларына ташланышып күрешеп тору булмады. 

– Ринат белән сөйләшәлдеңме-юкмы? 

– Юк. Махсус алмыймы, киңәшмәдә-фәлән утырамы, әйтә алмыйм.

– Нинди киңәшмә инде кичке сәгать тугызда?!

            Шул вакытта Гакиләнең диванда тәгәрәп калган телефонның зыңлавы ишетелде. “Ринат шылтырата”, – дип ымлады да,  каударланып кнопкасына басты. Тик, кызганычка каршы, кече энеләре дә бу хакта хәбәрдәр булмады. Ярты сәгать тә үтмәде үзе дә олы апаларының кала читендәге йортларының капка төбенә ике ай элек кенә алган кыйммәтле иномаркасы белән килеп туктады. Туганнар җыелып бетте...

 

Бу вакытта туганнарыннан мең километр ераклыкта урнашкан калада, ипотекага алган бер бүлмәле фатирының гади генә диванында Зәһинә кызы белән татлы хыялларга бирелеп утыра иде. 

– Әни, коттедж алабызмы, әллә элитный йорттан фатирмы?

– Кызым икесен дә алырга акча җитәчәк. Ничек телисең, шулай булыр.

– Мин теләгәнчә түгел инде, син теләгәнчә булсын. Акчаны син оттың.

– И, кызым, синең бәхетеңңнән оттым, гел теләдем, үзем кебек интегеп яшәмәсен иде, үзе теләгән уку йортына кереп укырлык, түләргә акчабыз булсын дип.

– Мин алтын медалгә мәктәпне бетәм, бюджетка керәм дидем бит инде, әни!

– Белеп буламыни дөнья хәлен, безнең кебекләргә түләмичә уку тәтер микән, кызым.

– Тәтер, әни. Беләсең ич, олимпиадаларда җиңеп кайтканымны, һичшиксез керәчәкмен!

Зәһинә кызын кочаклап кысты да, үзе дә аның кебек ал хыялларга төренеп яшәгән вакытларынакайтты. Институтка керергә ярты балл җитмәгәч, документларын техникумга илтеп биргән булган иде. Тик уку йортының читтән килеп яшәгән студентлар өчен ятагы юк икән. Үткән ел кияүгә чыгып, шушы калада яшәгән апасы үзләрендә тотасына шиге юк, юклыкка. Зәһинә туңдырма сатып алды да, апасының эштән кайтыр вакытын көтеп,  ашыкмый гына өч тукталышны җәяүләп үтте. “Туганым, мин каршы түгелмен дә, җизнәң ни әйтер, аның фатиры бит, җитмәсә пропискада энекәше дә тора. Ул да килеп яшим дисә... күбәябез бит. Өч айдан балабыз туарга тора, бала караваты куярга да урын калмаска мөмкин”, – дип  апасы әйтсә дә, өметен өзмәде Зәһидә. Җизнисе нишләп каршы килсен! Әле институтта экзаменнар биреп йөргәндә дә: “Балдыз, укырга керсәң, бездә генә торырсың, озакламый бәби дә алып кайтабыз, апаңа мин командировкаларга чыгып киткәндә иптәш булырсың” – дип, әллә ничә әйтте. Тик Зәһидәгә ике бүлмәле фатирның бер почмагында раскладушкага урын табылмады.  Авылга кайтып та тормады, оялды.  Штукатур-малярлар курсында укыды да, төзелешкә эшкә кереп китте. Бераздандуслашып йөргән кызлары белән Себергә чыгып киттеләр. Ул заманда Себердә акчаны яхшы түлиләр иде. Апасының рәттән ике бала табып, декрет ялында утырган чагында, аларны акчадан өзмәде. Ә үзенә күп кирәк булмады. “Савым сыерына әйләндермәсеннәр”, – дип  бергә торган кызлары әйткәләп карасалар да, көлде генә:“Туганнарыма ярдәм итми, кемгә итим?” Озын ялларында үзе авылда булды, инститтутта укып йөргән энекәшләрен ел саен Мәскәү, Прибалтика, җылы якларда  йөреп, киенеп кайтырлык акчасын бирде. Озакламый алары да өйләнеп гаилә кордылар. Бер-бер артлы балалары туды.  Аларның балаларын да үстерешергә дә, кулдан килгәнчә булышты. Әти-әнисе, Зәһинә салган акчаларга, төп нигезне яңарттылар, абзар-кураларын өр-яңадан эшләделәр. Эшендә яхшы эшләгәч, премияларын да каерып алды Зәһинә. Калымы-мазар да булгалап торды. Авырга калгач кына, бераз уйлана башлады. Бала тапсам, кайда яшәрбез? Акча запасы да юк. Әти тиешле кеше, озакламый бөтенләй югалды. Чиләбе татары иде, үз якларына кайтып киткән дигән хәбәрен генә ишеттерделәр. Зәһинә артык көенеп тә бармады. Әти-әни бар, туганнарым бар, ташламаслар дип, декрет ялына чыгу белән туган якларына китеп барды. “Каршы алыгыз!” – дип апаларына телеграмма сукты.  Корсаклы сеңлесен Гакилә колач җәеп каршы алмады. “Күршеләрдән  кыен, беләсең ич, җизнәң урында эшли, мин укытучы кеше. Фатир сатып ал үзеңә” – дип, беренче кичне үк “алтын” киңәшен бирде. Апасын ныклап аңлап бетермәгән Заһидә, икенче көнне авылга кайтып китте. Әниләре утызбишкә җиткән кызларының бәбәй алып кайтачагын белгәч, сөенеп бетәлмәделәр. Ана йөрәге сизгер шул: кияү тиешле кеше турында сорашып бармады. “Пенсия килеп тора, үстерербез, үзеңнең дә җыйган акчаларыңбардыр әле” – диде әтисе. “Каян булсын инде, бөтен тапканымны сезгә, туганнарга җибәреп тордым. Апа белән энекәшләр салмый башласам, үпкәләп хат яздылар” – дигәч, бот чаптылар. “Унбиш ел Себердә эшләгәннәр баеп-череп кайта, синең кул очыңа да акча юк”, – диештеләр. Кызына бер яшь тулгач, Себергә барып, бөтенләе белән исәп-хисап алып кайтты Зәһинә.  Шул ук елны башта әтисе, аннан әнисе бер-бер артлы дөнья куйдылар. Әнисенең кырыгын укытканда, Зирәк: “Зәһинә, син нигездә торачаксыңмы, әллә башка планнарың бармы?” – дип сорады. 

– Авылда калам дисәм, эше юк, китеп кая барыйм, аптыраган.

– Әйе шул, яшь чагыңда укымадың да, ичмасам. Мәктәпне дүртле, бишлегә генә тәмамладың үзең.  

– Читтән торып керергә уйлаган идем дә, вакытым да, акчам да җитмәде.  Эшләгәнем сезгә китте бит. “Черегән суганны  баулама инде, биргәнсең, беткән”  – дип, авызын тиз яптырды апасы. Каян килгән бу апасында шул кадәр усаллык? Себергә шундый җылы  хатлар яза иде.”Зәһинә туганым, рәхмәтләр яусын, исән эшлә, өстенә өстәлеп торсын. Безне сөендергәнең өчен, Аллаһы үзеңне сөендерсен. Синең меңнәрең, миллионнар булып кайтсын!”

“Менә бит, апасы бигрәк ихлас күңелдән теләгән икән. Үзенә кыйммәтле бүләк алып бирермен инде, арадагы үпкәләүләр дә юкка чыгар, бәлки”, – дип уйлап куйды Зәһинә. Хәер, беренче булып туганнары үзләре аңардан читләште. Башта төп йортны сатып, беренче взнос түләрлек акча булыр иде диюен  ошатмадылар. “Бу йортта безнең өлешебез дә бар” – дип, Гакилә белән Зирәк парлап кабындылар. Ришат эндәшмәде. Чөнки Зәһидәдән күргән изгелекләрен ул онытмаган иде әле, бугай.  Их, шунда эндәшсә ни була иде?!  Йортны сатмаска, нигездә кайтып, ел саен корән укытып торырга булдылар. Азак бурычка булса да  туганнарыннан акча сорап карады. Беркемнең дә артык акчасы булмады. Аптырагач, Себердәге дусларына  хат язды. Җавап озак көттермәде – акча белән ярдәм итәргә риза иде алар. Туганнары яшәгән каладан фатир сатып алмады Зәһинә. Күрше өлкәгә чыгып китте,  чөнки бер дусының әнисе ярты еллап башта үзенә сыендырды. Төзелешкә эшкә урнашты, кызын балалар бакчасына бирде. Кырыкның теге ягында аны кырык мәшәкате, кырык төрле авырлыклары көтеп тора иде. Көзге коеп яуган яңгырларда кала буйлап, белдерүләр аша тапкан фатирларны озак карап йөрде. Йә кыйммәт, йә районы туры килми, йә тагын шунда берәр нәрсә. Ник кенә киңәшкә бер кеше булсын шундый чакларда.  Ниһаятъ, табылды. Фатирга күчкәч, бер айлап идәндә йоклап йөрделәр, өстәл-урындыгы да булмады. Әлдә тәрәзә тупсалары киң иде әле – аны өстәл ясадылар, күршедәге кибеттән  алып чыккан агач тартмалар урындык булды. Кызына күрсәтмәс өчен, еласын елап, уфтанасын уфтанып кайтты  кичләрен. Бер зарплатага әллә ни ерак китеп булмый. Беркөнне  эшеннән: “Туган көнеңдә өеңә барып котлыйбыз!”– дигәч, бөтенләй коты очты.  Күпме генә каршы торса да, җиңделәр. Шул килүдән күп нәрсә хәл ителде. Бер атна да үтмәде, фатирда караваты да, өстәле дә, телевизоры да, урындыклары да пәйда булды.  И сөенде инде Зәһинә! Хезмәттәшләренә ничек кенә рәхмәтләр укымады. Араларындагы чаялары, ул вакытта мастер булып эшләгән Данилга әйткәннәр, ул хуҗага җиткергән булып чыкты аның хәлен. Матди ярдәм бирделәр. “Карале, туганнарыма хат языйм әле, әллә кайлардан аквапаркка киләләр, хәзер миндә туктарга мөмкинчелек бар. Кешеләр әнә түләүле фатирларда, кунакханәләрдә   тукталалар”, – дип уйлады. Тик пошаманга калды. Адресларын белми ич. Өчесе дә коттедж салып керде.  Телефоннарын да белми, авылдан чыгып киткәндә кәрәзле телефоны юк иде бит аның, шуна аларныкын язып алырга башына килмәгән. Җаен барыбер тапты, авылга хат язып салды. Бер ай да үтмәде, Ришат гаиләсе белән аквапаркта  ял итеп, Зәһинәдә өчне кунып кайтып киттеләр. Соңыннан да җәйләрен килгәләп йөрделәр, тик Гакилә белән Ришат килмәде, балаларын да җибәрмәделәр. “Хәерчегә якты йөз күрсәтсәң, ямаулык сорар”, – дип курыктылар бугай.

Әйе, авыр чаклары күп булды, искә дә төшерәсе килми Зәһинәнең. Бурыч түләүдән башы әлегә кадәр чыкмады. Фатир алганда алган акчаларын кредит алып түләде.  Кызына шулай да җил-яңгыр тидермәскә тырышты. Автобуска акчасы булмаса, ачы кышкы салкыннарда бишәр остановка җәяүләп үтте, төшке ашын үзе белән алды. Кая инде кеше кебек, кафеларга кереп ашау! Ипи алырга да акчасы калмаган чаклар күп булды. Бервакыт, шушы калада әбисенең икетуган тиешле кешеләре яшәгәннәре искә килеп төште.  Ришат өй телефоннарын да табып бирде. Ни дисәң дә кан тартуы бар бит әле. Алар да сөенерләр дип, бер ялында шылтыратырга булды. Абзый тиешле кеше бик итагатьле сөйләште, адресларын әйтеп, кунакка чакырды. Бак дисәң, каршы йортта гына яшиләр икән! Менә сиңа, мә! Зәһинә, азаккы акчасына йөз кызармаслык күчтәнәчләр алып (ни дисәң дә олы кешеләр, пенсияга яши торганнардыр), кызы белән Ризван абзыйларына китте. Караңгы чырай күрсәтмәделәр. Өстәл дә мул әзерләнгән иде Дүрт бүлмәле фатирда, яңа гына өйләнгән оныкларының гаиләсе белән бергә яшиләр икән. Зәһинә турында да сораштылар – кайда эшләгәнен, ничек яшәгәнен. Рәхәтләнеп сөйләп бирде барысын да, булган авырлыкларын да. Ничә ел эчендә җыелып килгәнне үз туганнарыма тишелим дим сөйләде. Тик озатырга чыккач абзый: “Зәһинә кызым,  җиңгәң минем яктан  туганнарның килеп йөргәнен яратмый, кан басымы белән дә интегә... Яшебез дә олы,  күреп торасың, безне борчып килеп йөрмә инде” – дип турыга ярып салды. Эх! Җир ярылса, гарьләнеп шунда төшеп китәр иде дә бит! Кызы каршында еламас өчен, тагын тешләрен кысты Зәһинә. Берүк ул сизмәсен, чирек азагы, укуына зыян килмәсен. Гел бишлегә генә укый бит, шөкер, тырыша кызы. “Әнием, йөзеңә кызыллык китермәм, ышан!” – дип әйтүләре дә, бернинди байлыкка алыштыргысыз. Ярты еллап: “Өйләнешик, синең кызың әтиле, минем улларым әниле булыр”, – дип артыннан калмаган Данил турында да әйтми кызына. Беренчедән ничек кабул итәсен белми, икенчедән, мәктәпне тәмамлаганда, каланың икенче башына күченеп китү җайсызракка туры килер кебек. Дөрес, Данил: “Көн дә үзем машина белән илтеп куярмын, килеп алырмын” – ди. Тик... Үзләренең төзелеш оешмасында директор урынбасары булып эшләгән Данилның сарай хәтле йортында нәрсә эшләр ул? Курка ул байлыктан. Хатынының үлгәненә дә ике ел гына, аяклары тартмый нишләптер Зәһинәнең. “Синең кебек сөйкемле, акыллы хатынга өйләнсәм, аның җаны сөенәчәк кенә” – дигәненә ышанып, тәвәкәлләргәме? Хисләре дә тәңгәл килә кебек – моңа кадәр татылмаган тойгыларны кичерү бәхетенә Данил гына ирештерде түгелме соң аны? Эштә абруйлы җитәкче, үрнәкле гаилә башлыгы, нәрсәгә суфыйланган буласың инде, ә, Зәһинә?!  

“Әни, ишетмисеңмени, телефоның шылтырый ич!” Кызының тавышы үткәннәрдән арындырып җибәрде. 

– Данил, тыңлыйм!

– Зәһинә, синең акча отуың турындагы хәбәр дөресме?

– Юк, кемдер шаярып чыгарган.

– Аллага шөкер! Котым очкан иде, бу кадәр миллионнар белән өйләнешү турындагы тәкъдимемене, болай да ялындырып йөргән Зәһинә,бөтенләе белән кире кагар, дип. Үзем дә уйланыридем, кирәкме миңа миллионер хатын дип?  Көт, алайса, килеп алам сезне. Улларым белән таныштырам, теплоход ялладым, Иделдә кич буе йөриячәкбез!

Зәһинә елмаеп куйды. Бәхеткә сынаулар аша килергә язмышы юралган булган, ахыры. Хатын-кыз  итеп ярата белгән, миллионнарны кай куясын бергә уйларлык кеше Данил, син булгансың икән!   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Люция, бик кызыклы хикэя, бар да бик дорес! Узем укыйм, уэем шаккатам шулкадэр тормыштагыча булуына, бик белеп язасыз! Бик зур рэхмэт сезгэ, чын кунелдэн килэчэктэ дэ унышлар телим! Рэхмэт!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Зур рәхмәт фикерегез өчен!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Люция, бу кадәр материалны кайда таба торгансыздыр. Әфарин. Бик матур. Бик дөрес язылган.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Люция ханым Чын доресен язгансыз туганнар турында . Минем бертуганнарым юк , лэкин , эниемнен, туганнарын , якын итеп , кияугэ чыкканчы булыштым . Дорес , ойлэр салырлык акча булэк итмэдем . эмма , .....Купме акчага булэк алганнарымны исемэ тошерсэм , исем китэ . Балалары усте , апам - диеп шалтыратучы да юк )))) Хэер , исем китми , уз гаилэмэ соенеп яшим . Шулкадэр эчтэлекле , тормышчан хикэя иж,ат итуегез очен Сезгэ зур рэхмэт !!! Ун,ышлар телим Исемнэрне куеп булмый бирегэ никтер . Сезгэ бэхет , иж,ади ун,ышлар телэп : Нэфисэ .

          • аватар Без имени

            0

            0

            Люция ханым , искитмэле , тормыштан алынган бер дигэн хикэя булган бу . Куплэр бу язманы укыгач , бэлки уйга калыр . Ун,ышлар телим сезгэ . Нэфисэ .

            Хәзер укыйлар