Логотип
Проза

Кешенеке – кештәктә

Аларның әни-әтиләре дус булды. Әминәне Кави абзый белән Салиха түти якын иткән кебек, Мөкәрәмәне дә Газиз белән Рәхимә гаиләсе үз итте. Һәр ике гаиләнең дә кызлары (калганнары ир бала булу да, бәлки, моңа сәбәп булгандыр, бәлки) олылар әйтмешли, «бал да май эчендә генә йөзделәр».

Аларның әни-әтиләре дус булды. Әминәне Кави абзый белән Салиха түти якын иткән кебек, Мөкәрәмәне дә Газиз белән Рәхимә гаиләсе үз итте. Һәр ике гаиләнең дә кызлары (калганнары ир бала булу да, бәлки, моңа сәбәп булгандыр, бәлки) олылар әйтмешли, «бал да май эчендә генә йөзделәр». Юк, алар иркә булып үсмәде. «Бал да май эчендә генә йөзделәр» ди әйтү, аларның җитеш-бай тормышта, аларны якыннарының яратуларына гына кагыла. Кызлар бәләкәйдән әниләренең «кул арасына» керделәр. Чисталыкка, пөхтәлеккә килгәндә дә, сыната торганнардан булмадылар. Бер-берсе белән ярышып дигәндәй, кул эшләренә өйрәнеп, өй эчләрен матур итеп җыештырып, бизәп кенә торырга хирыс булдылар. 

 Үсеп буйга җиткәч, кызларны ата-аналары кияүгә бирделәр. Мөкәрәмәне Кави абзыйларның туган тиешле кешеләре, үзләре кебек калада яшәгән Харис исемле егеткә димләде. Очрашып йөри башлаган егетенең фаҗигале үлеменнән айнып бетмәгән кыз өчен шулай яхшырак булыр дип фикер йөретте алар. Мөкәрәмәгә авылдан, әти-әнисеннән, туганнарыннан, әхирәтеннән аерылып чыгып китүләре җиңел булмаса да, холык күрсәтеп, елап-җебеп булашмады, тәрбиясе башкача иде. Әминәнең чәче авылдашы Гарифҗан белән бәйләнде.

Ике fхирәт бер-бер артлы бәбәйләр алып кайттылар, аннан икенчесе, өченчесе... Көннәр генә түгел, еллар да сиздерми үтә тордылар. Баштарак артык күрешми-белешми яшәсәләр  дә, балалар үсә төшкәч,  аларның арасы тагын элеккечә якынаеп китте.  Беренчедән,  Әминә белән Гарифҗанның балалары  берәм-берәм калага укырга яки эшкә китә башлавы моңа бер сәбәп булды. Икенчедән, Мөкәрәмәләрнең олы уллары машина алгач, авылны урап килергә җае чыккалап торды.  Балалары башлы-күзле була башлагач, бер-берсен туйларыннан калдырмадылар.

Олыгайган көнендә Әминә кече уллары Марат гаиләсе белән  яши иде. Гарифҗанның вафатыннан соң, ялгызына  кыен  булыр дип, күрше районда  мал врачы булып эшли башлаган улы  төп йортка кайткан иде. Бераздан ул,  авылга хисапчы булып эшкә килгән Халидә исемле кызга өйләнеп җибәрде. Әлбәттә, башка чыгу турында сүз дә булмады. Колхозда балта остасы булып эшләгән әтиләренең йорт-курасы нык, төзек, рәхәтләнеп яшә дә яшә. Әминә килен төшкәч: «Әйдә, үзләренчә яшәсеннәр!» – дип, башта дилбегәне балаларына тапшырмакчы булган иде дә, ул теләгәнчә үк барып чыкмады. Ашарга әзерләү дә, йорт-кура тирәсендәге көндәлек эшләр дә барыбер аның җилкәсендә калды. Кайчагында эчен бераз корт кимереп алса да, гаепләп, сүз куертмады Әминә. Шулай булмый, балалары көне буе колхоз эшендә ич!

 Ял көннәрендә, килененең, башка хатын-кызлар кебек аш-су бүлмәсенә ягышмыйча, күбрәк абзар-ихата, бакча тирәсендә булашканын да кабул итәргә тырышты. «Ярый, ире янында эшләве күңеллерәктер инде, анысы», – дияр дә, үзе савыт-сабалар юар, йә булмаса кер үтүкләр, өйләр җыештырыр. Бер-бер артлы өч бала алып кайтканнан соң, Халидә әкренләп хуҗабикә роленә керә башласа да, барыбер Әминә теләгәнчә үк булмады. Юып элгән керләре дә әллә ни агармаган кебек, өй җыештырса да, аныкыча түгел. Дөрес, арада бернинди дә киеренкелек юк. Чөнки кайнә белән киленнең холыклары икесенеке дә бер төрле: эчтәгесен тышка чыгармаслар, йөзләреннән елмаю китмәс. «Әнкәй, артыгына тотынма, үз вакытым белән эшләрмен», –  дип кабатлап кына тора инде болай килене. Аннан килеп, Халидә эшендә дә бик ихтирамлы белгеч. Яңарак өлкән хисапчы итеп үрләттеләр. Белемле, җиренә җиткереп эшләгән кешене кайда да яраталар шул! 

– Әлү! Кем әле бу?
Телефонның теге ягыннан таныш тавыш ишетелде:
– Ахирәт, исән-саусызмы?
– Мөкәрәмәкәем, арубыз әле! Үзегез ничек?
– Иртәгә авылга кайтабыз, энекәшнең алтмыш яшенә чакырдылар. Сезгә дә бер ара ничек тә килеп китәргә иде, сагындырдың!
Телефонны куйгач, Әминә кайдан эш башларга икән дип, үзалдына сөйләнергә кереште: «Бу атнаны бәрәңге белән булашып, өйгә кул да тимәде, бөтен җир тузан эчендә. Ичмасам, оныклар да кыз бала булмады...»

 Юкка көяләнгән икән, кунаклар кайтып җиткәнче, җыештырасы җыештырылды, пешерәсе пешерелде. Алтынчыда укыган Дамир бәрәңгесен дә әрчеде, идән паласларын да суыртты. Кечеләре дә йомышка ярап тордылар.

«И-и-и, бөтен дөньялары ялт итеп торыр инде шушыларның. Кайчан  барысына да өлгерәсез? Үзең дә уңган булдың, киленеңнән дә уңдың ахирәт!» Мөкәрәмәнең көр тавышы бөтен өй эчен яңгыратты. Әйе, ул инде күптән «чарланып», чын шәһәр хатынына әйләнеп беткән иде. Авылдагыча, «кеше ишетмәсен», «кеше күрмәсен», «кеше белмәсен» дигән төшенчәләргә игътибар итү кебек әйберләрне күптән оныткан, бәлки, кирәген дә тапмыйдыр. Кайткан саен, өстендә яңа кием. Бу юлы – үзенә килешеп торган ачык зәңгәр төстәге күлмәк киеп алган. Алар кочаклашып күрештеләр.

– Харис кайтмадымы әллә?
– Кайтуын кайтты, берәр сәгатьтән килермен, рәхәтләнеп чөкердәшә торыгыз, диде. 
– Гарифҗан да булмагач, аңа хатын-кыз тирәсендә кызык та түгелдер инде.
– Ярый, көяләнмә, кеше аз булган саен, һава күбрәк татый!
– И-и-и, һаман шул шаянлыгың ташламыйсың, Мөкәрәмәкәем!
– Акырып еларга теләсәң, сәбәбе табыла инде аның Әминә, күп вакыт башны сантыйга салырга туры килә шул.
– Белмим, белмим, сезнең бар да ал да гөлдер!
– Балалар кая соң, берсе дә күренми.
– Олы оныгым футбол уйнарга китте, апайларын да үзе белән ияртте, карап торырга да кеше кирәк, ди. Улым мунча идәннәрен алыштыра иде, килен дә аның янында.
– Әйтәм бит, киленеңнән уңдың дип, ир-ат эше дип тормый, кара син аны! 

Ике ахирәт сөйләшүләрен чәй табыны артында дәвам иттеләр. «Боларын кем пешерде, тегеләрен – кем?» – дип сораштырырга тотынды Мөкәрәмә. «Пешеренү үзем өстендә инде, килен бушамый», – дип җаваплады Әминә. 
Аларның сүзен ачык тәрәзә аша Халидәнең: «Егасың, җибәр!» – дип, көлә-көлә такмаклаганы бүлде. 
– Аптырама, безнекеләр бала-чага кебек, шаярышалар! 

Мөкәрәмә шактый гына тулы гәүдәсен җиңел генә күтәреп, тавыш килгән яктагы тәрәзәгә үрелде.
– Чынлап та! Карале, малаең киленеңне зыр әйләндерә, кил әле кил!
– Карамасам да беләм, әйтәм ич бала-чага кебек алар. 
– Ахирәт...
– Нәрсә тагын?
– Үбешәләр, әйкәем! Мин әйтмәдем, син ишетмәдең! Кеше күрми дип уйлыйлар инде болар.
– Күнегеп беткән инде, шулай алар, гел бергә. Кайчагында ачуым да килеп китә, савыт-саба юасы урынга, кышын ире янында кар көри, җәен – бакчада су сибеп йөри, дигәндәй. Ярый, кил инде, үзең дә бала-чага кебек, тәрәзә аша ир белән хатынның нәрсә эшләгәнен карап торма!

Мөкәрәмә урынына килеп утырды. Бераз эндәшми торды. 
– Ахирәт, икебез дә дөньяга бүген генә килгән кешеләр түгелбез. Тормыш булгач, баштан төрле хәлләр кичерергә туры килде. Беләсеңме нәрсә әйтәсем килә? Киленең улыңны ярата! Улың – киленеңне! Алар бер-берсен яраталар! Үзең дә хөрмәттә яшисең. Олыгайган көнеңдә үзе зур бәхет бит ул! Син юылмаган савыт-сабадан гаеп эзләмә, хисләр пычранмасын, ә аны юып кына бетереп булмый!
– Сүз иярә сүз чыгып әйтүем генә, үземдә генә тора барысы да, читкә чыгарган юк. Хәзер бит эшләре тә бик мәшәкатьле, элеккеге кебек түгел, өйгә дә ияреп кайта күп вакыт.
– Синең төпле акыллы икәнеңне беләм, Әминә. Шулай булмаса, кем әйтмешли, тел әрәм итеп, сөйләнеп тә утырмас идем. Үзең беләсең, мине кияүгә димләп бирделәр. Әтәй-инәйләр килешкәч, шулай тиеш дип кабул иттек. Сүз дә юк, Харис тормышта зур терәк, балаларыбызга яхшы ата булды. Ләкин... безнең арада йөрәкләрне яндырырлык мәхәббәт булмады. Эх, белсәң иде минем күпме яшьләр агызганымны, Сабит белән очрашып йөргән вакытларымны кире кайтарырга теләвемне! Нәрсә эшлисең, адәм баласы бөтен нәрсәгә дә ияләшә, күнегә. Мин дә искәрмә булмадым. Иремнең, аның әти-әниләренең, туганнарының миңа карата искиткеч мөнәсәбәтләре әкренләп яшьләремне киметте, ләкин ярата алмадым. Бер-беребезне хөрмәт итеп яшәсәк тә, гомер буе бөреләнеп тә, чәчкә атмаган сөюемне сагынып яшәдем. Әле менә Халидә белән Маратның бер-берсенә булган хисләренең тоныкланмый, киресенчә ачыклана гына баруын күргәч, йөрәгем тагын чеметеп куйды. Дөрес, элеккечә авырттырып түгел, ләкин барыбер үзен белдерерлек итеп... 

Әминә ул кичне шактый гына йокыга китә алмый ятты. Ике арада сөйләшкәннәргә кабат-кабат әйләнеп кайтты. «Үземнеке үзәктә, кешенеке – кештәктә» дип халык юктан гына әйтмәгән икән. Ахирәтенең нинди хисләр кичереп яшәгәнен башына да килеп карамады, үзе дә җөен дә белгертмәгән бит. Читтән карап торганда, барысы да ал да гөл кебек иде, югыйсә. Әйе, ул хаклы. Киленем улыңны ярата! Улым – киленемне! Алар бер-берсен яраталар! Үзем дә хөрмәт эчендә яшим. Шуңардан да зур бәхет буламыни! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Хикәянең теле матур.Минемчә,төп тема--мәхәббәт.Ул яшәешнең нигезе. Яратмаган кеше белән гомер кичерү--бәхет түгел инде. Шулай ук яшьләр белән өлкән буынның аңлашып яшәве дә мөһим.Балалар да алар үрнәгендә тәрбия ала.

    Хәзер укыйлар