Логотип
Проза

Казан Пигмалионы, яки ничек матур булырга? № 1.

Альберт Нуриевич, нишләргә белмичә, ишек төбендә таптанып тора. Күрәсең, сеңлесе ачкычны ишектә калдырып йоклагандыр. Баядан бирле йозакны ача алмый. Кыңгырау тавышын ишетмиме?!

Сеңлесе дигәч тә — бертуган сеңлесенең кызы инде ул. Көтмәгәндә-уйламаганда, башына бәла булып килеп төште. Бернинди хәбәрсез, кисәтүсез, дигәндәй... Университетка укырга килгән, җитмәсә — рус филологиясе факультетына. Имеш, рус әдәбияты укытучысын бик яраткан. Ә белеме турында уйлап та карамаган. Укырга керүчеләр өчен чыгарылган программаларны күргәне дә юк. Билгеле, имтиханда батты. Ә хәзер депрессия... Көннәр буе тахтада ауный. Сөйләшеп карарга теләсәң дә, җавап бирми. Дөньядан гафил карашын түшәмгә төбәп тик ята. Имтихан бирә алмавына абзасы гаепле, диярсең! Алдан хәбәр иткән, киңәшләшкән булса, репетитор ялларга булыр иде, бәлки...
Тукта, өйдә ниндидер хәрәкәт бар сыман... Ыңгырашкан тавыш ишетелә түгелме? Күңелен коточкыч шом биләп алды. Йоклый алмавыннан зарлангач, ул аңа үз куллары белән йокы дарулары алып кайтып бирде ич! Хәзер кыздан әллә ниләр көтәргә була!

Күршеләргә шылтыратып караргадыр бәлки? Бәхетенә, алар өйдә иде. Хәлне ике сүз белән аңлатты да лоджияларына йөгерде. Бишенче каттан ычкыну ихтималы турында онытты. Ниһаять, үз фатиры лоджиясына үрмәләп чыкты. Эссе җәй булгач, лоджия ишекләре ачык иде...
Нәкъ шулай, ул уйлаганча! Өстәлдәге стаканда — эчеп бетерелмәгән су, янында люминалдан бушаган тартма! Берьюлы эчеп бетергән, димәк. Һай, башсыз! Үзе турында уйламаса, абзасы турында уйларга кирәк. Исбатлап кара аннары гаепсез икәнеңне.

Мондый очракларда Альберт Нуриевич салкын канлылык белен тиз генә хәрәкәт итә. Бу юлы да, йөрәк мускулларын ныгыту өчен, иң башта кызга укол кадарга кирәк. Йөрәге яшь әле, таза — шәт, бирешмәс. Аннары, даруны да яңа гына эчкән булса кирәк. Ярый әле, бүген эшеннән иртәрәк кайтты. Гадәттәгечә тоткарланган булса, ни хәл итәр идең?

Ул сеңлесенең колакларын уарга, яңагына суккаларга тотынды: “Ләйсән, Ләйсән! Ишетәсеңме мине? Ач күзеңне! Эч әле моны”, — дип, кызның башын күтәреп, авызына сыек кына марганцовка эремәсе агызды.
Бер-ике сәгатьтән соң ак чырайлы, хәлсез Ләйсән гаепле кыяфәт белән абзасын тыңлап тахтада ята иде инде:
— Йә, ни булганын аңлата аласыңмы миңа? Нигә эндәшмисең? Шул имтиханнар аркасындамы?! Үпкәләсәң үпкәлә, моның өчен агулану—шыр тилелек! Әйтерсең, имтиханда баткан бер син генә. Бөтенесе агулана башласа, дөньяда кеше калмас иде. Быел керә алмагансың икән, киләсе елга керерсең. “Война и мир”ны да укымадым, дисең бит. Достоевскийны әйтеп торасы да юк!

Альберт Нуриевичның ачудан эче-тышы кайный, үзен-үзе чак тыеп тора. Кара син аны! Үзен-үзе үтерә, имеш. Һәм кайда? Аның фатирында! Шул гына җитмәгән иде аңа.
Ниһаять, Ләйсән дә телен әйләндерерлек хәлгә килде:
— Имтиханда гына түгел эш... Кая барам инде мин хәзер? Кемгә кирәк инде мин? Укырга кермәсөң, кайтып та торма, диде әни дә...
— Кызулык белән ни әйтмәс...
— Кызулыктан түгел ул. Аның яңа ире бар. Мин комачаулыйм гына.

Кыз, калтырануын басар өчен, юрганына төренде. Альберт Нуриевич, кызның эчкә баткан күзләренә, кипкән иреннәренә карап, аңа ничек ярдәм итәргә белми баш вата. Әнисе турында дөрес әйтә Ләйсән. Сеңлесе, үз кызыннан аермалы буларак, очкындай чәчрәп тора, егетләрне дә яшьтән үк тирәсендә биетте. Нәтиҗәдә, мәктәпне тәмамлауга ук бәби алып кайтты.
Менә шушы Ләйсәнне. Хәтта кемнән икәне дә билгесез. Әнә, инде өченче тапкыр кияүгә чыккан. Пешәр-пешмәс кызы аңа бәла генә — Ләйсән монысын дөрес чамалый. Абыйсына озатып котылмакчы да бит—ул нишләсен инде, йә? Бүтән эше юк, диярсең.
— Кемгә охшап мондый ямьсез булганмындыр,—дип сүзен дәвам итте Ләйсән. — Минем кебек пәри дөньяда юк.
Монысы да хак. Бу яктан да Ләйсән әнисеннән бик нык аерыла. Әнисе мәктәпнең беренче чибәре иде, шуннан файдалана да белде. Ә бу... төссез, соргылт йөзен шәмәхә-кызыл бетчә баскан. Чуалып беткән чәченең дә ни төсле икәнен аңламассың — ни сары, ни кара түгел. Тешләре ямьсез, черек. Унсигез яше дә тулмаган кызның чәчәк атар вакыты, югыйсә.
— Безнең класстагы бөтен кызның да бойфренды бар.
Кайберсе “химчисткага" да кереп чыкты. Ике кызыбыз инде кияүдә.
— Исең китмәсен, җенси тормышны иртә башлауның бер файдасы юк. Абортларның зыяны турында әйтеп тә тормыйм, — диде Альберт Нуриевич.
Ә Ләйсәннең үз туксаны туксан:
— Мине бер генә егетнең үпкәне дә юк хәтта. Мәктәптәге кичәләрдән соң озатып куючы да булмады. Дөресен әйткәндә, ул дискотекаларга үзем дә йөрмәдем. Мондый кыяфәт белән...
Әйе, дөрес сүзгә җавап юк. Алпаһы Тәгалә бер дә кызганмаган үзен: бөкрәеп килгән борыны очлаеп бетә, балачакта юкка гына Буратино кушаматы ташаганнардыр... Кисеп төшерелгәндәй ияк... Кечкенә чепи күзләр. Берничек тә матур дип алдалый алмыйсың.

Бу хакта Альберт Нуриевич кычкырып әйтмәде, киресенчә, сеңлесен юатырга тотынды.
— Гарип-гораба түгелсең, кул-аягың урынында. Тумыштан гарипләр дә җирдә яши әле, — диде.
— Ә минем яшисем килми! — дип тәкрарлады Ләйсән. — Үз-үземне үтерәм. Беркем дә мине тыя алмый.
Менә ничек! Димәк, кызда үз-үзен түбәнсетү комплексы! Табиблар тәҗрибәсендә МОНДЫЙ очраклар булгалый. Андый чакта нишлиләр соң әле? Альберт Нуриевич сеңлесенең йөзен учларына алып, үзенә таба борды, аннары профильдән карады. Тукта, тукта... Бетчәләр — проблема түгел. Тешләр дә. Дәваларга була. Борынны гына менә. Бөкре урынын төзәтсәң... Ияген бераз “үстерәсе”. Акча? Машинага дип җыйган бераз запасы бар инде барын. Әй, булыр әле! Кеше гомере мөһимрәк ләбаса! Өстәвенә, чит кеше түгел — сеңлесенең кызы. Ул да кайгыртмаса, аны кем кайгыртыр?
— Әгәр без сиңа пластик операция ясатып, кыяфәтеңне тулысынча үзгәртсәк? Мин андый очракларны беләм — кеше яңадан тугандай була.
— Чыннан да, мөмкин хәлме соң ул? — Ләйсәннең тавышында өмет чаткылары сизелде.
Альберт Нуриевич сүзен дәвам итте:
— Мин буш сүз сөйләргә яратмыйм. Әйткәнмен икән, димәк, мөмкин. Гүзәлләрнең гүзәле булырсың. Егетләр көтүләре белән артыңнан йөрер. Урамнан үткәндә, сиңа борылып-борылып карарлар. Әллә нинди ямьсезләрне ханбикә итеп була.

Ләйсән абзасына Аллага карагандай өметләнеп карады.
— Тик бер шартым бар, — диде Альберт Нуриевич. — Тулысынча һәм берсүзсез миңа буйсынасың, әйткәнне тыңлыйсың. Юкса, тотынмыйм да!
Альберт Нуриевич бу кичен тулысынча сеңлесенө багышлады. Хәтта сөйгәне янына да бармады: шылтыратып, хәлен генә белеште. Ләйсән белән шартнамә-килешү төзеде. Ул аның тышкы кыяфәтен тулысынча үзгәртү һәм университетка керергә булышу бурычын үз өстенә ала, ә Ләйсән исә абыйсының һәр сүзен тыңларга, аның рөхсәтеннән башка бер генә җитди адым да ясамаска сүз бирә. Бер яктан, бу балалар уенына охшаса да, бүгенге кебек фаҗигаләр килеп чыкмасын дисәң, тәвәккәлләми булмый. “Килешү”не иртәгесен үк гамәлгә ашырырга тотындылар. Кичәге хәлдән хәлсезләнгән Ләйсән ничек кенә зарланмасын, Альберт Нуриевич аны мәҗбүриләп зарядкага бастырды:
— Булмый болай. Аякларыңа кара, — диде ул. — Аяк түгел, таяк бит. Мускулларыңны үстерергә кирәк. Узеннән-үзе генә матурланмый алар.

Зарядкадан соң, кыз салкын душта коенды. Абыйсы аңлатып кына калмады, башта үзе үрнәк күрсәтте. Ашагач, үзе белән поликлиникага алып китте. Хәзер кызның үзен генә өйдә калдырудан шикләнә иде. Коллегасы белән сөйләшкәч, Ләйсәнне табиб-дерматологка алып барды. Анысы исә:
— Гадәти хәл! Бу яшьтә һәр ике кызның берсе бетчәләр белән интегә, — диде дә чистартучы, дәвалаучы төрле мазьларга рецепт язып бирде. Аннары, Альберт Нуриевичның үзен генә алып калып, мондый аңлатма бирүне кирәк тапты:
— Минемчә, җенси җитлегү чорының билгеләре бу. Либидо энергиясенең башкача чыгу юлы юк, димәк. Тыштан тыныч кына үзе — ә эчендә ут-ялкыннар кайный! Кияүгә бирсәң — юып алгандай булачак. Аңлыйм, аңлыйм... Һавада йөрүләр генә булышмаячак. Ниндидер авыр эш эшләтергә, җир казытырга кирәк аннан. Көненә сигез-тугыз сәгать! Табиб буларак, сез аңлыйсыз мине...
Абзасы бу хакта әйткәч, Ләйсән-мескен ризалашмый булдыра алмады.
— Казырга икән казырга... Мин риза...

Альберт Нуриевич җаваплылыктан качмады — бер атнадан сеңлесе төзелештә эшли иде инде. Хәзерге эшсезлек заманында анысын да табу авыр бит. Әле ярый, бер фирма алар поликлиникасына өстәмә корылма төзеп ята иде. Аның җитәкчесе Альберт Нуриевичта дәваланып йөргән кеше. Акчасын да ярыйсы гына түлиләр икән. Пластик операциягә шактый түләргә туры киләчәк — Альберт Нуриевичның җыйган акчасы җитмәскә дә мөмкин.
Эшли башлаганчы ук Альберт Нуриевич Ләйсәнне стоматологка алып барган иде. Тешләре белән ике айлап азапландылар. Аның каравы, елмаюы хәзер кино йолдызларыныкыдай!
Өстәвенә, эшли башлагач, тагын бер яңалык ачылды: Ләйсәннең күзләре начар күрә икән. Бу хакта үзе дә белмәгән, өстенә бетон плитә төшә язгач кына, күз табибына мөрәҗәгать иттеләр. Күзлек яздырып алдылар. Дөньяның шундый ачык, якты, кояшлы булуын күргәч, кыз үзе дә шаккатты. Баш авыртулары басылды, кәефе күтәрелә төште. Нечкә металл кысалы модалы күзлек (сүз уңаеннан—Франциянеке!) аңа бик килешә иде. Йөзендәге кимчелекләр дә әлләни сизелми башлады, чепи күз дигәннәре балкып ачылды.

Төзелештә эшләү кызга бик авырга килде. Моңа кадер спорт белән шөгыльләнмәгән, физик эш эшләмәгән кыз өйгә эт булып арып кайта. Ачык һавада җил-яңгыр, аннары — кар астында эшләп кара син! Эше дә бит: тиешле урыннарына ятарлык итеп, авырдан-авыр балкаларны, блокларны күчерүдән, тигезләп торудан гыйбарәт. Кайчагында өйгә кайтышлый троллейбуста ук йоклап китә.

Эшкә сәгать иртәнге җидегә өлгерер өчен, сәгать биштән үк йокыдан торырга кирәк. Их, тагын бер ярты сәгать йокларга... Әмма Альберт Нуриевич юрганын тартып төшерә дә, зарядка ясарга, боздай салкын душта коенырга мәҗбүр итә.
— Йөзне ясарга да мөмкин, — дип кабатларга ярата абзасы. — Ә менә фигураң үзеңнеке булырга тиеш. Йөзгә тотынганчы, фигураңны шомартыйк әле башта. Буең зифа синең, артык маең юк.

Кайвакытта Ләйсән шиккә дә төшә: Альберт Нуриевич белән килешү төзеп ялгышмадымы икән ул? Яшиләр бит әле кешеләр бер дә хафаланмыйча... Үзем гаепле инде—күтәргесез йөк алдым...

Әмма бер-ике айдан соң битендәге бетчәләрдән арынгач, үзенә дә рәхәт булып китте. Барлык процедураларны төгәл үтәде шул: кремнар сөртте, витаминлы маскалар һәм тоз ванналары ясады, УВЧга йөрде... Тагын ай ярымнан, Яңа елга таба, бетчәләренең сизелер-сизелмәс эзләре дә югалды. Бите шомарды, алсуланды, гел тышкы һава шартларында эшләгәнгәдер, ныгып та киткәндәй булды. Альберт Нуриевич, дөрес туклануның да тәэсире сизелә, ди. Чөнки алар күбрәк яшелчә, сөт ризыклары ашыйлар. Итле ризыклар—ял һәм бәйрәм көннәрендә генә...

дәвамы: http://www.syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=5290

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар