Логотип
Күңелеңә җыйма

Нишләп Саба егете әти-әнисенә кул салган?

Аңлатып бетереп булмаслык зур фаҗига. Әллә кая еракта да түгел, үзебезнең җирлектә. Моны ишеткән, белгән кешеләр әле һаман һушларына килеп нидер аңлата да, сәбәпләрен дә барлый алмыйдыр.

Аңлатып бетереп булмаслык зур фаҗига. Әллә кая еракта да түгел, үзебезнең җирлектә. Моны ишеткән, белгән кешеләр әле һаман һушларына килеп нидер аңлата да, сәбәпләрен дә барлый алмыйдыр.
 Саба районы Пүкәл авылында кичә иртәнге якта Зөфәр һәм Лилия Әхмәтҗановлар гаиләсендә коточкыч хәл була: үз уллары әти-әнисен пычак белән кадап, өйләренә ут төртә... Билгеле булганча, әти кеше шунда ук үлгән, ә әнисе хәзерге вакытта реанимациядә авыр хәлдә. Бу хәлләрдән соң, аңлавыбызча, егет кеше үз-үзенә дә кул сала. Әмма аның гомере өзелми, аны да хастаханәгә озаталар. Хәзер аларның тормышы өчен табиблар көрәшә.  
Төгәлрәк мәгълүмат алу өчен Сабага шалтыратабыз. Әлбәттә, төгәл генә беркем дә, бернәрсә дә аңлата алмый. Ул иртәдә Әхмәтҗановлар гаиләсендә ниләр булганына өй диварлары гына шаһит. Ләкин авыл халкы Әхмәтҗановларны тырыш, матур гаилә дип искә алалар. Бер ул һәм ике кыз үстергән алар. Әти белән әни кешегә 53 һәм 57 яшь була. Балалар кадерен күреп, рәхәт итеп яшәр вакытта! Авыл халкы шок хәлендә. Өй янмаган, подвалларына гына ут төрткән, дигән сүзләр йөри. Авыл җирлеге башлыгы Альмир Шәйхетдинов белән сөйләшәбез:
–  Барыбыз да шок хәлендә. Әлегә ачыклык кертеп нидер әйтә алмыйм, тикшерү эшләре бара. Янгын сүндерүчеләр вакытында килеп җитеп янгынны сүндерделәр, өйдәге берничә бүлмәгә генә зыян килгән. Уллары Ильясны да начар яктан искә ала алмыйм, мәктәпне тәмамлап Казанга колледжга укырга китте. Кызлары Казанда яшиләр. Безнең өчен бу уйламаган, көтмәгән вакыйга... – ди ул.
Кем белән генә сөйләшсәк тә, Ильяс исемле егетнең гамәленә беркем дә ниндидер ачыклык кертә алмый. Бары тик: «Үзеннән сорагач, интернеттан күрдем, андагыча эшләдем, дип әйтә икән дип ишеттек», – диючеләр генә булды. Әмма бу кеше сүзе генә, бер версия. Саба районы зур түгел. Мондый хәлдән соң, төрлечә юраучылар, төрле версия әйтүчеләр күп булыр, әлбәттә. Вакыйганың чыннан да ничек булганына тикшерүчеләр, бу эш белән шөгыльләнүче махсус белгечләр генә ачыклык кертә алыр. 


...Яңа көннең алсу кояшы уянып килгән иртәдә, үзенең туган йортында кылынган бала җинаяте. Төн йокламый, авызындагысын өзеп каптырып, биләүдә тибрәткән ана кеше үзенә пычак белән кизәнгән баласын күрергә өлгердеме икән?! Бар дөньясын, тапканын балаларга багышлаган әти кеше улы кулыннан китәсен куркыныч төшенә дә кертмәгәндер... Ул бала күңелләрендә ниләр кайнаганын, дөньяга нинди ачу белән яшәгәнен берәрсе сиздеме икән?.. Юктан гына чыккан фаҗига түгелдер бу! Куркыныч кинолар, компьютер уеннары, балаларыбызны юлдан яздыручы замана афәтләре... 
Менә шуларга дәва табасы, сакланасы иде. 

Әхмәтҗановлар гаиләсенә килгән авыр хәсрәтне уртаклашабыз, туганнарына сабырлык телибез.

Аллаһ балаларыбызның күңеленә миһербан, рәхим-шәфкать салсын иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар