Логотип
Күңелеңә җыйма

Дус кызымның ире икенче хатын алган 

Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...

 

   Җомга көннәрнең берсендә вакыт табып Казан уртасында урнашкан бер мәчеткә юл тоттым. Мин үзем башыма яулык урап, тубыктан түбән озын итәк киеп, «дин тотам» дип, кычкырып йөрмим, әмма Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә ышанып яшим. Ходай кушса, гомерем озын булса, намазга да басармын, остабикә дә булып китәрмен әле. Бу дөньяда һәрнәрсәнең үз вакыты бар. Мәчеткә кереп  сәдака җыя торган тартмага акчамны төшереп җибәрдем дә: «Аллаһым, сәдакамны кабул ит, гөнаһларымны кичер, ике дөньяның бәхетен насыйп ит, Халисән лиллахи Тәгалә!» –  дип кабатлап,  чыгып китәргә борылдым. Шул вакыт: «Алсу, ничек хәлләрең, танымыйсыңмы әллә мине?» – дигән тавыш ишетелде. Борылып карасам, дус кызым Гөлчәчәкне күреп аптырап киттем. Аны ярты еллап күргәнем юк иде.  Контактта да, социаль челтәр битләренә дә күренгәне юк, телефон номеры да дәшми. Мин ни уйларга да белмәдем, бер-бер хәл булмагандыр бит, дип борчыла башлаган идем. Аллага шөкер, исән-сау икән. Кочаклашып күрештек. 
– Мәчеттә нишләп йөрисең, дингә кердеңме әллә? – дим. 
– Гаиләмдә үзгәрешләр булды да, аптырагач хәзрәт янына килдем, – диде Гөлчәчәк. 
– Ирең Марат белән пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшисез, менә дигән ике малай тәрбияләп үстерәсез, менә дигән йортыгыз, машинагыз бар, нәрсә булды? – дип кызыксындым. 
Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь, җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем. Һәр кешенең чиләге тулы диләр бит, читтән караганда бик бәхетле парларда да борчулар була. Кайберәүләр эчендәгесен дусларына, күршеләренә чәчеп, күңелен бушата да җиңеллек ала. Кайберләре күңелләрендә  булган хәсрәтен кан төкерсә дә, читләргә чишми. Андыйларга бу дөньяда яшәүләре бер дә җиңел түгелдер. Хәсрәтләрен күңелләрендә  тотканнар йөриләр-йөриләр дә берзаман авырып та китәләр. Минем күршедә остабикә Асия апа яши. «Хәсрәтең булса эчеңдә саклама, бүлеш. Үзеңдә тотсаң, йөрәгеңне кимерә башлый», – дип әйтә ул. Гөлчәчәк дустым кечкенәдән сабыр, аз сүзле булып үсте, бервакытта да ачылып сөйләшкәне булмады.
   Бүген күңелен бушатасы килә иде, күрәсең, ул мине хәләл кафега кереп чәй эчәргә кыстады. Каршы килмәдем. Лимонлы кайнар чәй, татлы пәхләвә алдык. Урамдагы салкын җелеккә үтә башлаган иде, күрәсең,  иреннәргә кайнар чәй тидергәч, эчкә бераз җылы йөгергәндәй булды. Гөлчәчәк яшенә буыла-буыла күңелендәгесен сөйләде.
   Марат белән Гөлчәчәк ун ел бик матур гына яшәгәннәр. Тормышларын тулай торактан башласалар да, киләчәктә бай тормыш көткән аларны. Марат үзенең шәхси төзелеш  фирмасын ачып җибәргән, кирпечтән йортлар салып сата башлаганнар. Гөлчәчәк институтны тәмамлап китапханәгә урнашкан. «Бар гомеремне иремә, балаларыма багышладым. Эшкә дә өйдә утырмас өчен генә чыктым, үз сәгатьләремне утырам да тизрәк өйгә чабам. Балаларым һәрвакыт каралган, чиста булды. Кибеттән әзер ризык алганым булмады, гел үзем пешерәм, камыр ризыклары әзерли идем. Иремә ярарга тырышып яшәдем. Әйтәләр бит халыкта:  «Иреңә яхшы булып ярап булмый, гулять итсәң генә ярыйсың», – дип. Минем ирем җиде елга якын сөяркә тоткан икән. Бу хакта  уртак танышыбыз сөйләде. Алар чит илләргә ял итәргә дә бергә барганнар, эшендә узган корпоративларда да сөяркәсе белән түр башында утыра торган булган. Яңа елларда ирем гаилә белән булды. Ләкин бер көн кунгач, бизнес эшләре дип сәбәп табып, өйдән чыгып югала иде. Гулять итәдер дип башыма да китереп карамадым. Белгәч, шок кичердем. Кулымнан эш төште. Иремнең телефон кенәгәсеннән сөяркәсенең номерын табып алып  шалтыраттым. Регина әйтерсең минем тавышымны гына көткән: «Синең ирең ул минем дә ирем, без аның белән никах укыттык. Мин аның икенче хатыны. Синдәге хокуклар миндә дә бар. Аерыласың килсә, аерылып кит. Мин Маратны бик яратам, мин аны хатын-кыз буларак та кәнагәтьләндерәм. Бөтен хыялым Маратка бала табу!» – дип, пулемметтан аттырган кебек сөйләде ул. Баскан җиремнән катып калдым. Кан басымы күтәрелеп, борынымнан кан ага башлады. Ярый  әле ашыгыч ярдәм машинасы тиз килеп җитте, врачлар укол ясады, тынычландыру дарулары язып киттеләр. Шушы сөйләшүдән соң тормышым чәлпәрәмә килде. Күземнән йокы качты, тамагымнан ризык үтмәс булды. Аерылып кая барыйм, улларым әтиләрен бик ярата. Тормышым бер сөяркә аркасында җимерелер дип һич уйламаган идем. Ирем белән сөйләштем, ул башта ык-мык итеп торса да, икенче никахлы хатыны барлыгын сөйләп бирде. Бер нәрсә дә үзгәрмәячәк, тормышыбыз ничек барган булса, шулай дәвам итәчәк, диде. Син балалар турында уйла, аерылып кая барырга уйлыйсың? Дөньядагы иң тәмле ризыкларны ашыйсың, иң яхшы киемнәрне киясең. Нәрсә җитми сиңа? Дөньяда гулять итмәгән ир юк, ди бу. Мин түләүле психологка да йөрдем, аптырагач, мәчеткә килеп хәзрәткә дә хәлемне сөйләдем. «Хәзрәт нәрсә диде соң?» – дип кызыксындым. «Талак алыр алдыннан уйла, тормышыңны җимермә», –  дип, миңа тынычландыру вәгазе укыды»,  – диде дус кызым.
    Гөлчәчәкне юатырдай бернинди дә җылы сүз таба алмадым. Аның урынына үземне куеп чагыштыра да алмадым. Ярый әле яши торган фатирыбыз ике миллион сумлык ипотекада, җитмәсә, машинабыз да кредитка алынган. Ирем ике эштә бил бөгә. Кайту белән тизрәк караватка ава. Ә мин иремә: «Акча эшлә, кеше ирләре бизнес ача», – дип, адым саен төрттереп торам. Юк инде, ипотека да уртак, яткан мендәребез дә уртак. Акчасыннан битәр, бурычка баткан акчасыз иремнең артынннан матур хатын-кызлар да чапмый. Чапмый гына торсыннар әле!
   Мәчеттән кайткач бик озак уйландым, тормышыбызны яңадан күз алдыннан үткәргәндәй булдым.  Капчыктан калган бәрәңгеләрне алып әрчедем, авылдан алып килгән соңгы ит кисәкләрен вак-вак итеп турап бәлеш ясадым. Ул көнне ирем эштән соң гына кайтып керде. Түшемне ачык итеп күрсәткән халатымны кидем, аягымда кара капрон оеклар.  Чәчләремне бөдрәләттем. Ирем ишектән керешкә мине күреп аптырап китте, күзләрендә курку тойдым. «Хатын, акылдан шаштың мәллә? Минем бүген зарплата көне түгел, акча сорама», – ди бу. Мин иремнең курткасын  салдырдым да,  «сагындым» дип кочаклап үптем.  Үзем үбәм, үзем: «Син мине башка хатынга алыштырыр идеңме? Икенче хатын алыр идеңме?» – дип кабатлыйм.  «Җүләр хатын, утыз елдан ипотека түләп бетерәлсәк, үлсәм дә үкенмәс идем әле. Икенче хатын дип сөйләгән була. Сине ашатырга да акча җиткереп булмый монда», – ди.
    Ул төнне мин гомеремдә булмаганча ирем кочагында тынычлап йокладым. Акча җиткерәлмәсәк тә, ипотекага батып ятсак та, мин иремнең яраткан, беренче хатыны бит! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Маена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бай ирлэрнен ботен байлыгын балаларына яздырасы иде ул, бер тиенсез ир белэн икенче яшь хатыны яшэргэ телэр идеме икэн?

      Хәзер укыйлар