Бутый, итек һәм... итек кенә дә түгел

Казанга килеп КГУга укырга кергәч, татарлар арасында да бер үк нәрсәне, бер үк әйберне төрле исем белән атауларына баштан ук игътибар иттем. Ул сүзләр, һәрберсе үзенчә матур яңгырый һәм, шул предметның мәгънәсен дә аклаганлыгына төшендем. Бүгенге сүзем резина итек – бутый хакында.
Кибетләрдә өелеп яткан, төрледән-төрле резина итекләрне күргән саен язгы-көзге баткакларда киелә торган аяк киемнәре исемә төшә. Базарга юлым төшеп, резина итек һәм галошлар сатыла торган сәүдә павильонына керергә туры килде. Аллы-гөлле, чәчәкле, җәнлек, тутый кош... рәсемнәре белән бизәлгән бутыйлар. Ниндиләре генә юк!..
Бутый дип безнең якта, язгы-көзге пычракларда туфли өстеннән (туфли пычранмасын өчен) киеп куя торган, үкчә урыны (ул бушлык туфлинең үкчәсе өчен ясалган) булган, ян-яктан каптырмалы («керт» итеп кала каптырганда), кыска кунычлы резина аяк киеменә әйтәләр иде.
Балачагымда, ачылмалы күтәрмә астында яткан шул бутыйларны берничә тапкыр киеп караганым булды. Аннары, әнинең бик матур киез итекләре, бездә аны пима, диләр, әле булса күз алдымда. Ул шулкадәр матур, аны кигәч үзеннән-үзе биеп китәсе килеп тора иде. Киез итеккә яхшы күннән туфли беркетелгән сыман итеп эшләнгән ул. Аны күз алдына китерү өчен сай галош кидерелгән киез итекне искә төшерү кирәк. Алда әйтелгән күнле киез итекләрдә, галош урынына, күн туфли кидертеп куйган сыман ясалган. Ул «туфли» милли орнамент белән бизәлгән. Мин, никадәр генә эзләсәм дә, башкача андый аяк киеме күргәнем булмады. Әнием гүзәллекне сөя торган, матурлыкка гашыйк кеше иде. Аның матур туфлиләрен, крепдешин, табигый ефәк тукымадан үзе теккән күлмәкләрен үскәч киеп карый идем. Укытучылы уйнаганда, әнинең шифон шарфларын иңемә салып, балаларга «дәрес бирүем» дә истә.
Бутый, ягъни резина итек, ул чорда магазинга бик сирәк кайта иде. Хәтерлим, башлангыч сыйныфларда укыганда әниләр фланель, мамыклы тукыма эчле кара резин итеккә тамга салалар – кечкенә чүпрәк кисәген тегеп куялар, өлкән класста укучылар инициалларын һәм сыйныфын яза. Аяк киемнәре кием салгыч (вешалкада) махсус урынга куела иде. Итеген югалтып яисә алыштырып елап йөрүче балалар да байтак булды ул елларда.
Алай да, миңа затлы резина итек кию насыйп булды. Универмаг мөдире – Мәкия апа. Аның әтисе Шәйхулла Зиннәтулла улы белән әтиемнең әнисе Шәмсиҗиһан Зиннәтулла кызы – бертуганнар. Шулай булса да, туганлык буенча, магазиннан дефицит товар алу гадәте булмады бездә. Мәкия апа һәр атнаны Бүздәктәге тауар складына барып әйбер алып кайта иде. Әни, ничектер, универмагка товар кайткан чакка туры килгән. Иң кирәкле әйбер – резина итекләр кайткан икән. Кара яу сыман халык җыелган. Чөнки ул заманда гаиләдә иң кимендә өч бала, күбесендә биш-алты, сигез балалылар да байтак. Ни әйтерсең, җиде йөз хуҗалыклы авыл мәктәбендә 500 ләп (700 бала укыган еллар да булды) бала укый иде. Менә шуларның һәммәсенә итек кирәк! Фермада, басу-кырларда эшләүче колхозчыларга, гомумән, һәркемгә дә итек кирәк!
Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, без бит әле магазинда – итек чиратында. Бер тартманы ачып җибәрсәләр, йә Раббым, фирүзә төсендәге, бик матур резина итек, үзе үкчәле! Авыл халкы гомерендә беренче күрә мондый итекне. Сумала сыман ялтырап торган кара итекләр арасында яткан бу аяк киеменә барысының да күзе кыза. Гомерендә кешегә ялынуны, нидер сорап алуны белмәгән әни: «Кызым районга юнкор (юный корреспондент) мәктәбенә укырга ялтыравыгы ашалып беткән итек киеп барганга бик оялам», – ди. Чираттагы халык шунда:
– Мәкия, сат син аны Филзәгә, Зәриябез гәзитләргә яза торган бала. Кемнеке дигәндә, ул – безнеке! Редакциягә матур булып барсын, – диләр беравыздан. Ул заманда редакциягә, анда эшләүчеләргә хөрмәт зур булганлыгын да аңлата бу мөгамәлә, кешеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәтен дә чагылдыра.
Ул итек, чынлап та, бик матур, ыспай итеп эшләнгән иде. Кунычы балтырга сыланып тора, ә үкчәсе, уймак сыман формада, матур итеп ясалган. Мин ул итекне 7, 8 нче сыйныфларда укыганда рәхәтләнеп кидем. Аннары, 9 нчы класста да укыганда, шундый ук итекнең кап-кара төстәгесен сатып алырга да язган булып чыкты.
Сәүдә ноктасындагы павильонда итекләрнең төрлесен күрдем. Тик менә... минем күңелдә калганы – зөбәрҗәт төслесен, уймак үкчәлесен тапмадым. Ул бары тик минем хәтер сандыгында гына калган булса кирәк.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Ялгыз торна Коллективта биш кеше, шуларның икесе генә шәһәрдә туып үскән. Шунсы кызык – коллективта эшләүчеләрнең берсенең дә шәхси тормышы барып чыкмаган: икесе аерылган, ялгыз бала үстерәләр, өчесе бер тапкыр да кияүгә чыгып карамаган кызлар. Җәмилә арада иң олысы...
-
Кайту Безне ташлап киткән иремнең сөяркәсе шалтыратты...
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
-
20 май 2022 - 19:55Без имениЭгоистка устергэнсез, чынлап та. Ике дэ уйламагыз. Яхшы кешелэр сирэк хэзер, Аллага тапшырыгыз. Беркемне тынламагыз, тулке уз йорэгегезне тынлагыз. Бэхетле булырга беркайчан да сон тугел. Бэхетле булыгыз!Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
18 май 2022 - 22:33Без имениИр кеше яратса,гражданский бракка риза булмый ул,узенеке итэсе килэ ул кызны.Э инде Кыз егет сузенэ ышанып алдан ук ана бирелэ икэн,нэрсэгэ егеткэ ойлэну,рэхэт булганда яши дэ проблемалар тугач тая.Ирем миңа өйләнми
-
18 май 2022 - 21:49Без имениИ аллам, доньяда нинди хэллэр генэ очрамый. Елыйм-елый укыдым. Рэхмэт , шундый узәк озгеч хикәяләрегезгә. И Аллам, хәерле картлыклар, иманлы балалар бир. Хәркемнең картаясы бар бит...Балаларына сыймаган Галия әби
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.