Логотип
Мода

Ташламалар сезоны ачык!

Ташламалы сатулар вакытында нәрсә алырга кирәк? Шул хакта берничә киңәш.

1 июльдән барлык кибетләр дә иске коллекцияне, сезонлы киемнәрне ташламалы бәягә сата башлыйлар. Кибетләрдә ташламалы сатулар башланганын кайбер кеше түземсезлек белән көтеп ала. Кайберәүләр, гомумән, аның нигә кирәген аңламый, маркетинг алым дип кенә уйлый. Әлбәттә, анысы да бар. Ләкин күп кенә ханымнар «распродажа» вакытында нәрсә алырга кирәклеген белми икән. 
Ташламалы сатулар вакытында нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? Шул хакта берничә киңәш.
1. Гардеробның нигезен тәшкил иткән киемнәр алыгыз. Аларны «базовый» дип йөртәләр. Гадәттә, хатын-кызның киштәсендә нәкъ менә шул төп киемнәр җитми дә инде. Шуңа күрә узып баручы сезонның хитларын алганчы, иң элек базага караган киемнәрне булдырыгыз. Бу исемлеккә ак майкалар, футболкалар,  кара төстәге водолазкалар, туры киселеп тегелгән чалбар һәм гәүдәгә идеаль утырып тора торган джинсы чалбар керә. Шушы киемнәрне дөрес кулланып бик күп образ тудырырга була.
2. Әйбәт күн сумка алырга бик кулай вакыт. Ул брендлы булмаса да, яхшы тегелешле, сыйфатлы, сыйдырышлы булырга тиеш. 
3. Сыйфатлы аяк киеме сайлагыз. Үз бәяләре, гадәттә, кыйммәт, ләкин ташламалар вакытында кулай бәядән алырга мөмкин булганнарына тукталыгыз. Лодочка моделе генә түгел, үзенчәлекле, күзгә ташланып торучы туфлига да тукталсагыз була. Гади генә кием кигән очракта да образга акцент ясап торырлык булсын.
4. Яхшы пальто һәм кыска күн куртка (косуха) алып куярга була. Иң мөһиме, пальто классик тегелешле, декорсыз булсын, «кычкырып» тора торган модельләр алмагыз. Тукымалары натураль составлы булырга тиеш. Шушы ук киңәшләр курткага да карый.
5. Бренд әйберләр алырга мөмкин. Гардеробта бер генә брендлы әйберегез булса да, сез үзегезне башка төрле хис итәчәксез. Мәсәлән, күзлек, муенга юка яулык теләсә кайсы образга зәвыклылык өсти.  
6. Тагын шуңа игътибар итегез: ташлама белән сатылучы коллекциядә киләсе сезонда модага керәсе киемнәр дә бар. Аларны билгеләп, хәзер алып куя алсагыз, акчагызга бик яхшы экономия ясарсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар