Хыянәтме, Флиртмы?
Гаилә корганыбызга 15 еллап. Моңарчы тату гына гомер иттек. Ләкин соңгы араларда ирем нык үзгәрде. Элек телефонны сөйләшер өчен генә тоткан кеше, хәзер аны кулыннан да төшерми. Мөнәсәбәтләрдә дә ниндидер салкынлык барын тоям. Балаларга да игътибары кимеде. Беркөнне үзе сизмәгәндә генә телефонын караган идем, бер хатын-кыз белән язышкан «смс»ларына юлыктым. Ул хатынны ир-ат исеме белән язып куйган. Яшь егет белән кыз кебек, шаярышып, тегесен-монысын язышканнар, мәхәббәткә дә ишарә бар кебек. Моны белгәч, миңа шок булды. Бу хакта әлегә иремә белдермәдем, чөнки гаиләне таркатудан бик куркам. Хәзер миңа нишләргә? Аның үзе белән сөйләшергәме, әллә, белмәгәнгә сабышып, иремнең мәхәббәтен кабат яулар өчен тырышыргамы? Нинди киңәш бирер идегез?
Исемем редакция өчен генә.
Сарман районы.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
«Төшләремдә ак күлмәктән син...» – «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
27 гыйнвар 2023 - 11:48Без имениЭллэ кем булып кыланган хатыннарга ирлэрэ тузэлэр -тузэлэр дэ күңеллэре кайткач шартлатып сындыралар.Андый ирлэрне иплэп кенэ игьтибарлы,назлы хатыннар элэктереп ала хэм тормышын койли.Бәхетле булам дисәң
-
27 гыйнвар 2023 - 17:40Без имениМин дэ килешэм язган комментарийлар белэн. Мэхэббэт утте дип, яна яр эзли башласан,санарга бармагын житмэс. Яшьлектэгечэ калмый инде ул мэхэббэт, тормыш узган саен ,сурелэ. Бер-беренэ хормэт, иялэшу белэн алышына. Баштарак дорлэрлэр эле, э еллар узгач,олыгая башлагач, кем-кемгэ кирэк? Узеннеке узеннеке инде, бергэлэп корган тормыш, бергэлэп устергэн балалар,оныклар. Энэ шулары белэн кызыклы да инде ул тормыш дигэнен. 2 гаилэ бозып.. алда ни котэ аларны. Балаларга, оныкларга узенеке кирэк, чит эби-бабай тугел!!!«Мин аны сыйныфташлар очрашуыннан алып кайттым...»
-
28 гыйнвар 2023 - 08:54Без имениИртэ таннан укып рэхэтлэнеп еладым.Мин узем Зэйдэ яшим,10яшьтэ энисез калдык,10бала.Безнен эти бар иде,бу балалар кургэнне курмэдек.Сабыйлар бер тапкыр эни дип эйтергэ тилмергэннэр,бер тапкыр эни кочагына сыенмаганнар.Сыгылганнар гел сынмый
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.