Логотип
Монда үз соравыгызны бирә аласыз

Ирем балаларны кыйный 

Бер авылда тыныч кына яшәп ятучы гаиләдә гауга чыккан. Кыз бала, әти кыйнады дип, көеп беткән аркаларын, кулларын күрсәтеп, интернетка куйган. Артык таралып өлгермәде бугай бу вакыйга, ничек хәл иткәннәрдер...

Бер авылда тыныч кына яшәп ятучы гаиләдә гауга чыккан. Кыз бала, әти кыйнады дип, көеп беткән аркаларын, кулларын күрсәтеп, интернетка куйган. Артык таралып өлгермәде бугай бу вакыйга, ничек хәл иткәннәрдер...
«Бик аптырашта калдык инде. Ул тыныч кына кеше, беркайчан да андый-мондый хәлләре ишетелмәде. Хатыны да сабыр гына, иреннән куркып, өркеп яшәүче кеше дип әйтмәссең», – дип сөйлиләр танышларыбыз.

Кызлары Казанда укып белем алган, аңа 28 яшь диләр. Аның сөйләүләре буенча, әтисе тугыз яшьтән бирле кыйный икән. Бер юктан сәбәп табып, салкын кышта урамда да бастырып торган... Бу юлы да машина тәрәзәсен ачык калдыргансың дип, тавыш чыгарган... «Мин түгел ул, әти, син үзең шулай калдыргансың», – дип акланган кызын кыйнаган әтисе. 

Үзебезнең дә баштан үткән хәлләр бу... Шуңа күңелгә якын алдым. Минем ирем дә балаларга кул күтәрә. Инде яшьләре егермегә якынлашкан балалар бик гарьләнәләр, ләкин куркалар. Мин дә берничек яклый алмыйм. Нишләргә, кая мөрәҗәгать итәргә безгә, киңәш бирегез әле...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин бу Инстраграммда калдырган язма гаиласен бик якшы белам. Бу кыз Алия исемле ботен кешедан кимчелек кена эзлауче кыз. Узебезнен авылдагы кешене Интернетта хур итеп чыгарып, мескен бер хатынны шикар авыртуы барлыкка килде. Шун,а кура кыз узе ялгыш адымнар ясый. Атасы белан анасы бик кадерлап устерделар ул баланы. Кыйнаучы тугел анын, атасы.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Әти-әнигә бер бөртек кыз. Утыз яшенә җитеп эшләгәне юк. Әти-әни акчасына яшәүче. Җәй аенда әнисен хурлап язды: "минем әни кыяр үстерә, тозлый белми" дип. Шуннан үзегез бәя биреп карагыз инде

      Хәзер укыйлар