Логотип
Матур булыйк

Арка мускулларын ныгытабыз

​​​​​​​Бик күп хатын-кызлар зур бер хата ясый: кысып торган бюстгальтер кия дә, аның өстеннән трикотаж кофта киеп куя. Алдан, бәлки, бик матурдыр, ә менә арттан, бигрәк тә ишелеп утырган вакытта бюстгальтерның киң поясы тирәсендә бөрмәләр барлыкка килә: буй-буй май катламнары ерактан ук «кычкырып» тора. Әлбәттә, дөрес итеп киенә белү, артык таза булмау бу кимчелекне качырыр. Әмма физик күнегүләр ясасагыз, арка мускуллары җыелып, сыныгыз төз булса, җаныгыз ни тели шундый кием кия аласыз. Тренер Резеда МУСИНА өйдә ясау өчен махсус күнегүләр өйрәтә.

 

Бик күп хатын-кызлар зур бер хата ясый: кысып торган бюстгальтер кия дә, аның өстеннән трикотаж кофта киеп куя. Алдан, бәлки, бик матурдыр, ә менә арттан, бигрәк тә ишелеп утырган вакытта бюстгальтерның киң поясы тирәсендә бөрмәләр барлыкка килә: буй-буй май катламнары ерактан ук «кычкырып» тора. Әлбәттә, дөрес итеп киенә белү, артык таза булмау бу кимчелекне качырыр. Әмма физик күнегүләр ясасагыз, арка мускуллары җыелып, сыныгыз төз булса, җаныгыз ни тели шундый кием кия аласыз. Тренер Резеда МУСИНА өйдә ясау өчен махсус күнегүләр өйрәтә. Моның өчен бары тик ике кечкенә гантель кирәк. Һәр күнегүне өчәр тапкыр 12–15 кат эшләү җитә. Бу ярты сәгатьтән әзрәк вакыт кирәк дигән сүз. Бары тик теләк кенә булсын!

1. Корсак белән идәнгә сузылып ятабыз. Гантель тоткан кулларны алга таба сузабыз. Аякларны һәм иңсәне идәннән күтәрәбез. Сулыш чыгарганда кулларны үзебезгә тартып китерәбез. Сулыш алганда – алга сузабыз. Күнегүне бик салмак кына эшләргә кирәк.

2. Дүрт аяклап басабыз. Кулларда – гантельләр. Башта сул кулны һәм уң аякны, аннан соң уң кул һәм сул аякны күтәрәбез. Бу күнегүне эшләгәндә арка сыгылмасын. Аяк-куллар арка белән бер дәрәҗәдә күтәрелсен. Сулыш алу турында да онытмагыз.

  1. Аякларны сузып утырабыз да: арканы әз генә артка җибәрәбез, аякларны тездән бөкләп, идәннән күтәрәбез. Куллар – күкрәк турында. Башта бер якка борылып кулларны артка сузабыз, аннан – икенче якка. Күнегүне ясаганда аякларны идәнгә тидерергә ярамый. Арка да төз булсын.

  2. Ян белән туры итеп сузылып ятабыз. Уң терсәкне идәнгә куеп, гәүдәне күтәрә төшәбез. Сул кул белән башны тотабыз. Сулыш чыгарган вакытта сул аяк тезен сул кул терсәгенә тидерәбез. Сулыш алганда элекке халәткә кайтабыз. Шушы ук күнегүне икенче якка да ятып эшләргә кирәк.

  3. Туры итеп басабыз. Гантель тоткан куллар алга каратып күтәрелгән. Сулыш чыгарганда куллар ян-якка төшә. Сулыш алганда кабат күтәрелә. Күнегүне эшләгәндә туры торыгыз, бөкрәймәгез.

Фото, видео: Анна Арахамия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар