Гайшә ханым һәм аның «Париж очерклары»

Автор, парижлыларның XX гасыр башындагы тормышын тасвирлау белән бергә, күзәтүләрен шул чор Россия мөселман өммасы тормышы белән чагыштырып, билгеле бер нәтиҗәләр ясый.
Хатын-кызларның, шул исәптән мөселман хатын-кызларның да, җәмгыятьтәге урыны хакында элек-электән төрле-төрле фикер-карашлар яшәп килә. XIX гасыр ахыры – XX йөз башы төрки-татар матбугаты да бу проблемага зур игътибар биргән. Шулар арасында 1908–1911 елларда Франция башкаласы Парижда кумык халкының күренекле вәкиле Мөхәммәтбәк Хаджетляше мөхәррирлегендә рус телендә нәшер ителгән «Мусульманин» дигән популяр-иҗтимагый, гыйльми-әдәби журналны да атап китәргә була. 32 битле әлеге журнал айга ике тапкыр дөнья күргән. Ул, нигездә, Төньяк Кавказдагы тау халыкларының һәм Россия мөселманнарының милли-мәдәни үсеш проблемаларын яктырткан. Төп эчтәлеген исә Россия мөселманнары тормышыннан, мөселман илләреннән алхәбәрләр, мөселман халык-лары арасындагы мәгариф-мәктәп, мәгърифәтчелек эшләре, мөселман хатын-кызларның җәмгыятьтәге урыны мәсьәләләре, шәрык сәнгате, әдәбияты һәм гыйлеме, мөселман армияләре көнкүрешенә караган материаллар, әдәби әсәрләр, финанс-сәүдә, спорт яңалыклары тәшкил иткән.
Мөселман хатын-кызларның XX гасыр башы Россия империясе шартларындагы иҗтимагый хәлен, тормыш-көнкүреш шартларын яктырткан язмаларның күркәм бер мисалы – Гайшә ханым («Айша-ханум») авторлыгында журналда 1910-1911 елларда дөнья күргән «Париж очерклары» («Очерки Парижа») циклы. Бу очерклар Франция башкаласында яшәгән, аның тормыш-көнкүрешен яхшы белгән инсан тарафыннан язылган. Автор, парижлыларның XX гасыр башындагы тормышын тасвирлау белән бергә, күзәтүләрен шул чор Россия мөселман өммасы тормышы белән чагыштырып, билгеле бер нәтиҗәләр ясарга, соңгысының хәлен Европа казанышлары яссылыгында карап, алгарыш юлларын билгеләргә омтыла. Шунысы игътибарга лаек, автор журнал укучыларын һич кенә дә XX гасыр башындагы бай тормышлы Париж тәртипләреннән үрнәк алып, аларга сукырларча иярергә чакырмый. Киресенчә, мөселман хатын-кыз күзлегеннән карап, ул анда күп кенә җитешсезлекләр күрә, аларны тәнкыйть утына ала. Кыскасы, авторның чагыштырулары һич кенә дә парижлылар файдасына түгел!
«Мусульманин» журналы битләрендә «Айша-ханум» исеме белән «Париж очерклары»н бастырган авторның чын исеме – Гайшә Богданова.
Гайшә Богданова – XIX гасыр азагы – ХХ гасыр башы татар иҗтимагый хәрәкәтендә күренекле урын тоткан зур шәхес. Ул 1890 елның 24 ноябрендә Казан шәһәрендә сәүдәгәр гаиләсендә туа. Яхшы тәрбиялелекнең нигезе гаиләдә ятуын искә алсак, Гайшәнең зыялы гаиләдән булуына шик юк. Әтисе Габдулла һәм әнисе Маһруй Казанның Иске Татар бистәсендә яшәгәннәр. Гайшә 1899 елда Казандагы Мария гимназиясенә (Мариинская гимназия) укырга керә. Әлеге гимназия Идел буендагы иң абруйлы гимназия булып санала, биредә, уку-укыту эшләрен югары катлам кызлары өчен ачылган институтларга (Институт благородных девиц) якынайту максатыннан, 1879 елдан ук алдынгы уку программалары кертелә башлау үзе үк күп нәрсә турында сөйли.
Гимназиядә татар кызлары да аз булмый. Моның төп сәбәпләренең берсе – 1902 елдан башлап татар кызларының чиркәү-славян теле өйрәнүдән, дини йолаларга катнашудан азат ителүе. Моннан тыш, ата-аналар соравы буенча, биредә ислам дине дәресләре кертелә башлый. Ислам дине дәресләрен алып баручы мулла Фәсәхетдин Мөхетдиновның кызлары Мәрьям һәм Әминәнең дә шушы гимназияне тәмамлавы мәгълүм. Гайшә Богданова белән бер чорда гимназиядә Рокыя Гобәева, Әминә Терегулова, Зәйнәп Саинова, Сара Әхмәровалар укый. Алар барысы да – тарихыбызда билгеле бер урын тоткан гүзәл шәхесләр. Бу асыл туташларыбызның туган телләреннән тыш гарәп, фарсы, рус, француз телләрендә дә сөйләшә алулары аларның зыялылык дәрәҗәсен тагын да калкурак итеп күрсәтә.
Мәгълүм булганча, 1903-1904 елларда татар шәкертләре арасында барган ислах хәрәкәте белән янәшә, рус мәктәпләрендә укучы татар яшьләренең мәдәни хәрәкәте дә җанланып китә. Бу хәрәкәт 1904 ел башында «Шимбә» түгәрәге оештырылудан башлана. Гайшә ханым түгәрәк хакында үз истә-лекләрендә болай дип яза: «Шимбә» түгәрәген алдынгы татар яшьләре төзеде... Түгәрәк үзенең эшен нык конспиратив (яшерен) рәвештә алып барды, чөнки патша хөкүмәте татар яшьләренең нәрсә эшләүләрен өзлексез күзәтеп тора иде. Түгәрәк революцион эш алып барды, аның мәкъсуды татар массасының аңын күтәрү һәм аңа революцион идеяләр кертү булды. Мулланур Вахитов бу түгәрәкне төзүчеләрнең, татар яшьләренә революция рухы бөркүчеләрнең берсе иде. Аннары ул Петербург политехника институты студенты булган вакытында башкаладан үзенең туган шәһәренә (Казанга) кайтып, безне Петербург түгәрәкләренең эшләре белән таныштыра һәм андагы революцион хәрәкәтнең барышы турында безнең белән бүлешә иде... Бу чорда Фатих Әмирхан һәм атаклы большевик Хөсәен Ямашев иптәшләр дә күренекле роль уйнадылар. «Мәдрәсәи Мөхәммәдия» шәкертләре ул елларда алдынгылардан саналалар иде. Алар татар яшьләрен революциягә әзерләүдә зур хезмәт күрсәттеләр».
«Шимбә» түгәрәгенең тагын бер әһәмиятле башлангычы – татарча өй спектакльләре оештыру. Башта берничә тапкыр рус телендә спектакль куелып, аннары татарчага күчәләр. Татар телендәге иң беренче спектакльләр Гафифә Габитова квартирасында уйнала. «Беренче спектаклебездә Габдерахман Ильясиның «Бичара кыз» исемле әсәре уйналды. Икенче мәртәбәдә төрекчәдән тәрҗемә ителгән «Кызганыч бала» белән «Гыйшык бәласе»н уйнадык», – дип яза спектакльдә уйнаучы (соңыннан Татар дәүләт театры артисткасы) Суфия ханым Әхмәрова (Мөрсәлим-бекова). Шунысы да кызык, «Кызганыч бала» спектакле 1907 елда татар хатын-кызлары өчен генә дә уйнала. Уйнаучы «артистлар» барысы да кызлар. Спектакльдән соң алар үзләренең артист киемнәрендә фоторәсемгә дә төшәләр.
Гайшә Мария гимназиясен 1908 елда тәмамлый. Иж-Буби кызлар мәдрәсәсендә рус теле укыта. Мәдрәсә ябылгач, Казанга кайтып, Теш табиблары мәктәбенә укырга керә. Бу хакта безгә «Сөембикә» журналы («Сөембикә», 1914, 32, 19 б.) хәбәр итә: «Хәзер фельдшерлык, сәүдә мәктәпләрендә, теш шкуласында укучы байтак мөслимәләр бар. Былтыр Казандагы теш шкуласында мөслимәләрдән Гайшә ханым Богданова берүзе укый иде. Инде бу ел шкулага мөслимәләрдән өч кеше кергән».
Гайшә ханым, кияүгә чыккач, Ибраһимова фамилиясен ала. Ленинград шәһәрендә яши, 1966 елда әле исән була.
Гайшә Богданова Парижга кайчан, нинди шартларда барып чыккан соң? Кызганыч ки, бу шәхеснең тәрҗемәи хәле буенча мәгълүматлар әлегә бик аз. Журналда урын алган фоторәсемнәр дә Татарстан Дәүләт Милли музее фондларында табылып, матбугатта тәүге кат дөнья күрә. Чынлыкта, Гайшә Богданованың, Казанда Теш табиблары мәктәбендә укыганнан соң, белем алуын Франциянең Сорбонна университетында дәвам итүе дә ихтимал. Әлегә кадәр без анда укыган туташларыбыздан Сара Шакулованы гына белә идек. Әмма Польша татарларыннан булган Үзбәк Якуб улы Богдановичның хәбәр итүе буенча, Сорбоннада биш татар кызы белем алган.
«Сөембикә» журналы укучыларына «Париж очерклары» циклыннан хатын-кызларның тигез хокуклылыгына багышланган язма (бераз кыскартып) тәкъдим итәбез.
Рәшит Галләм, тарих фәннәре кандидаты, ТФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре.
Тәэминә Биктимерова, тарих фәннәре кандидаты, ТФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре.
Фотода: сулдан уңга: Габитова Рабига, Гобәйдуллин Газиз, Х. Гали, Богданова-Ибраһимова Гайшә,
Гобәйдуллина Мәрьям, Мөхәммәдъяров Шакир, Габитова Зәйнәп. 1907-1908 еллар.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
Соңгы комментарийлар
-
1 март 2021 - 08:42Без имениИх, ирең турында шундый матур истәлекләр калырлык итеп яшәсәң икән ул. Бер сулыш белән укыдым.Кияүгә сүз әйтмәгез!
-
28 февраль 2021 - 20:56Без имениО, да уземне белеп.. Эшли башлаганнан бирле ир ат арасында.. Нэкь шулай сездэгечэ...Ирләр коллективында хатын-кызга кыенмы?
-
28 февраль 2021 - 14:23Без имениБез өйрәтмәсәк,кем өйрәтер улларыбызны.Шундый шәп хикәя.Үземне күрдем.Килен дә кеше баласы
-
28 февраль 2021 - 14:50Без имениШәптән башка ни язасың.Һәр язганың энҗе-мәрҗәннән җыелган.«Кешелекне дәвалыйсым килә»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.