Логотип
Дус-күршеләр

Эп чӑваш, чӑвашла калаҫтӑп

Кече Мәми – Кайбыч районындагы бердәнбер чуаш авылы. Чын полиглотлар яши биредә

Еракта-еракта – Сара дигән шәһәрдә Хунтеслу исемле патша кызы яшәгән. Әтисе аны берәүгә дә күрсәтмәгән.  Әмма Кояш улы кыз янына төшәргә җай тапкан. Кызының Кояш улы белән очрашканын белгән патша, Хунтеслуны алтын көймәгә утыртып, диңгезгә йөздереп җибәргән.  Яр буенда йөргән ике баһадир – Болгар һәм Сувар әлеге көймәне күреп, аны бүлешергә керешкәннәр. «Көймә минеке!» – дигән Болгар. «Миңа исә көймәдәгесе булыр», – дигән Сувар. Көймә ярга килеп терәлгәч, аннан хушны алырдай чибәр кыз төшкән. Хәзерге чуаш халкы әнә шул Сувар белән Хунтеслу балалары, имеш...
Дөрестерме, юктырмы, ләкин чуаш атамасының төрки «сувар» сүзеннән килеп чыккан дигән версиясе яшәп килә. Савир  кабиләләре турындагы мәгълүмат гарәп сәяхәтчесе Ибн Фадлан язмаларында да телгә алына. 
Чуашларның төркиләр төркеменә керүче халык булуын беләбез. Чуаш теле – төрки телләрнең болгар төркеменә карый. Иң кызыгы – әлеге төркемдәге  бердәнбер тере тел булып санала ул. Чуаш теленең ике диалекты бар. 
Россиядәге миллион ярымга якын чуашларның бары тик яртысы гына Чуашстан Республикасында яши. Калган яртысы исә дөнья буйлап таралган. Татарстанда да чуаш авыллары күп. Менә шундый авылларның берсенә – гомер-гомерләр чуашныкы дип саналган Кече Мәмигә юл тотышыбыз. Кайбыч районына керүче (элек Апас районы) бу авылга 1775 елны нигез салына. Бүгенге көндә дә төп халкы – чуашлар. 
Авыл җирлеге башлыгы Елена Николаевна Алексеева әйтүенчә, авылда дүрт йөзләп кеше яши. Тугыз еллык урта мәктәп, балалар бакчасы, китапханә, ФАП, клуб эшли, «Дубрава» агрофирмасы төзелгән. Таза гына тормышлы матур авыл. Тирә-юнен күлләр уратып алган. Шуңа да монда оста балыкчылар күплегенә һич гаҗәпләнәсе түгел. «Ул күлне без «Татар күле» дип атасак, татарлар «Чуаш күле» дип йөртә», – дип, үзенең туган авылы белән таныштыра Елена Николаевна. 
Кече Мәминең 90 процент халкы чип-чиста итеп татарча сөйләшә. Чын полиглотлар яши биредә – үзара туган телләрендә аралашсалар, татарлар янында – татарча, руслар янында русча сөйләшәләр. Бары Татарстаныбызда гынадыр ул мондый күренеш. 

«Палан»


«Палан» (безнеңчә балан) фольклор ансамбле 1993 елда оеша. 2017 елдан – халык ансамбле статусында ул. Ишек төбеннән үк җыр-бию белән каршы алдылар үзебезне. Матур! Милли киемнәр дә, милли көй, биюләр – барысы да бу халыкның бай культурасы, борынгы тарихы турында сөйли. 
Ансамбльнең төп составы 14 кешедән гыйбарәт. «Бөтен буш вакытыбыз шушы клубта уза, ирләребез алтын икән, дибез, – дип көлешә апалар. – Районда берәр чара узамы, республикада милли конкурслар үтәме – җыенабыз да, чыгабыз да китәбез».  Зур бер стенаны тутырып эленгән төрле дипломнар, Мактау кәгазьләре – сүзләренә дәлил. «Кырымга әзерләнгәндә, Кырымда булганда...» дигәннәрен ишетеп, кызыксынуыбыз тагын да көчәя. Әллә ансамбль белән Кырымга ук барганнар инде?! Шулай икән бит. 2017 елны Кырымда узган  «Алтын Мәйдан-Кырым» Халыкара инклюзив фестиваль-конкурста катнашып, мәртәбәле урынга ия булганнар. Менә нинди алар, безнекеләр! 
Олылар үзара җыелышып, яшьлекләрен генә яңарта торган ансабль түгел «Палан». Монда мәктәп укучыларыннан торган хореографик төркем дә эшли. «Яшьләргә мәдәни мирасыбызны тапшырып калдырасыбыз килә. Халкыбызның борынгы милли җырлары шулкадәр күп. Туй җырлары, котлаулар, бәйрәмдә башкара торганнары – һәр очрак өчен үз җырыбыз бар. Үзебез әбиләребездән, әниләребездән ишетеп белгәнне балаларыбызга өйрәтмәсәк, ул мирас киләчәккә барып җитмәс бит», – диләр.  Әнә шуңа ансамбль белән авылдагы гомуми белем бирү мәктәбе кулга-кул тотынышып эшли дә инде. 

Мәктәпле авыл – киләчәге булган авыл
Кече Мәмидә беренче мәктәп 1870 елны ачыла. Патша хөкүмәте моның өчен бина бирергә теләми, билгеле. Белем йорты алты почмаклы өе булган нык тормышлы крестьян хуҗалыгында оештырыла. Бары 1925 елны гына ике бүлмәле агач мәктәп төзелә. Баштарак монда башлангыч сыйныф укучылары гына белем ала, 1948 елдан ул – җидееллык, тора-бара – сигез, аннары унбер еллык итеп үзгәртелә. Кызганыч, XXI гасыр башындагы оптимальләштерү Кече Мәми урта мәктәбен дә читләтеп үтми, хәзер аларда тугыз еллык мәктәп кенә эшли. Балалар саны да әллә ни күп түгел – барлыгы 38 укучы. Авылның төп халкы чуашлар булса да, татар, рус гаиләләре дә яши монда. 
– Бездә  чуаш теле укытылмаган чор булмады, – дип сөйли мәктәп директоры Людмила Ивановна Старшова. – Беренче класстан ана теле буларак керә ул. Бүген белем алучы 38 баланың егермесе  туган теле дип чуаш телен сайлады. Татар, рус телен сайлаучы укучыларыбыз да бар. Калган төп фәннәр рус телендә укытыла.
– Кирәк түгел, укымыйбыз, диючеләр юкмы? –  дип кызыксынабыз. 
– Барысы да укытучыдан тора. Әгәр дә педагог дәресне кызыклы итеп оештырса, үз эшен бирелеп эшләсә,  андый укытучының дәресләренә балалар теләп йөри, – ди Людмила Ивановна. 

Милли бизәкләр
Йә, әйтегез, кайсыбыз әбисеннән калган ике гасыр элек тегелгән күлмәк белән мактана ала? Ә «Палан» ансамбленә йөрүчеләрнең өсләрендә әнә шундый – йөзәр, ике йөзәр еллык борынгы киемнәр. Үз милләтең мирасына шушы түгелме олы ихтирам?!  Ансамбльнең җитәкчесе Валентина Николаевна Охотникова әбисенең әбисеннән (!) калган борынгы костюм мисалында чуаш хатын-кызларының элеккеге чорларда ничек итеп киенеп йөрүләрен күрсәтә. Өйдә тукылган җитеннән тегелгән бу күлмәкләр (чуашча «кепе» диләр) әле тагын йөз ел хезмәт итәрлек – ныклыгы, буяуларның җетелеге шаккатарлык. Шул гомердән бирле аларның сакланып кала алуына гаҗәпләнәбез: «Ничек ташламагансыз, кирәге чыкмас, модалы түгел, димәгәнсез?» – дибез. Әңгәмәдәшләребезне исә әлеге сорау үзе үк гаҗәпкә калдыра: «Бу бит гаилә ядкаре. Аны әбиебез үз куллары белән тукып теккән булган. Шундый кадерле әйберне ничек ташлыйсың?! Хөрмәт итмәү була бит ул!» – диләр. 
Күлмәкләр генә түгел, көмеш тәңкәләрдән тезелгән сухал (баш киеменең муенны каплый торган элементы), муенга тагыла торган мыя, күкрәкне каплап киелүче касите (безнең хәситә белән аваздаш та, охшаш та) – барысы да бик борынгы. Кайбер тәңкәләр хәтта XVII–XVIII гасырларга ук карый. 
Мәктәп музеенда без боларның заманча эшләнештәгеләрен күргән идек. Анысын укучылар үз куллары белән ясаган икән. 
– Бер зур хыялыбыз бар әле, – диләр ансамбльгә йөрүче апалар. – Борынгы чигешләрне, бәйләм үрнәкләрен, милли киемнәрнең тегелешен укучы балаларыбызга да өйрәтәсебез килә. Әбиләребез безгә өйрәтте, без оныкларыбызга тапшырырга тиеш. 

Бәйрәмнәр
Бәйрәмнәр – һәр халыкның рухи дөньясын күрсәтүче көзге ул. Христиан динен кабул итү белән бергә, чуашлар тормышына да дини йолалар һәм дини бәйрәмнәр килеп кергән. Асыл максаты югала төшсә дә, гасырлардан бирле килгән үз йолаларын да онытмыйлар. Троица алдыннан пәнҗешәмбе көнне үткәрелүче Ҫимек («Чимек») – шундыйлардан. Элек-электән бу көнне мәрхүмнәрне искә алып, аларны «кунак иткәннәр». Яшьләр исә әйлән-бәйлән  уйнаган, таганнарда атынган. Бу көнне биеп калсаң, ел буе авырмыйсың дигән ышану да яшәгән.  Ҫимекны чистарынып каршы алганнар: чәршәмбе төнлә һәр йортта мунчалар ягылган. Соңыннан корбанга тәкә китерелгән.  Бу йола Кече Мәмедә бүген дә үтәлә. Кичен исә авыл өстенә җыр таралган. Егетләр-кызлар, парлашып, махсус җырлар белән авыл урамнарын узган. Алдагы пар бераздан артка күчеп, сафлар туктаусыз алмашынып торган. Кече Мәмедә җырлаганнары күрше авылда – Акхуҗада ишетелеп тора иде, диләр.  
Акатуй – шулай ук борынгы милли бәйрәмнәрдән. Безнең Сабан туе кебек, ул да язгы чәчү тәмамлангач бәйрәм ителә. Элек, мәҗүсилек заманында ул магик ритуаллар белән бәйле булган. Бу көнне рухи чисталыкны белдергән  ак төсле кием кияргә тырышканнар.  Хәзер исә Акатуй күңел ачу, авылдашларның үзара шаярып ярышуы рәвешендә үтә. 
Уңышлар җыеп алынгач исә Кер сари – уңыш бәйрәме уздырылган. Кече Мәмидә аны Әтәч бәйрәме дип тә атыйлар. 

Уяв бәйрәменең дә тамырлары борынгы чорларга китә. Бүген дә ул – республикабыздагы мәдәни брендларның берсе. Татарстанда Уяв беренче тапкыр дәүләт дәрәҗәсендә 1993 елны Чистай районында уздырылды. 2006 елдан бәйрәм  кунакларын Нурлат районы кабул итте, чөнки Татарстанда яшәүче чуашларның 27 проценты шушы җирлектә гомер итә. 

Милли аш-су


Кайсы милләтне алсак та, милли кухня халыкның тормыш итү рәвешен чагылдыра. Игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән чуашларның да төп аш-суларын камыр ризыклары, боткалар һәм ашлар тәшкил итә. Кошчылык шулай ук зур үсеш алган тармак: милли кухняда тавык, каз-үрдәк итеннән әзерләнгән ризыклар күп. Елга-күл буйларында яшәгән чуашлар өчен балыкчылык та ят кәсеп түгел. 
Алар электән үк сыра кайнату осталары булган. Көндәлек тормышта аны әчетми генә эчкәннәр, исертү үзлеге булмаган аның. Бәйрәмнәр өчен, билгеле, бераз кыздыра торганын әзерләгәннәр. 
Икмәккә аерым хөрмәт. Изге саналган бу ризыкны элек гаилә башлыгына яисә өйдәге иң хөрмәтле кешегә генә кисәргә рөхсәт ителгән. Бүген дә кунакларны түгәрәк ипи тотып каршылыйлар. 
Кунак табыннары өчен гомер-гомергә камыр ашлары әзерләнгән. Иң милли ризыгыбыз дип, алар хуплуны атый. Безнең зур бәлешкә бик тә охшаган әлеге сыйны ешрак кыш көне – сугым вакытларында әзерләгәннәр. 
Хуплуны эченә ит, бәрәңге, суган салып, әче камырдан пешерәләр.
Бер бәлешкә 4–5 эре бәрәңге, 400 г ит, 2 баш суган, тәменчә тоз белән борыч, 20 г атланмай кирәк. Барысын да ваклап турап, тоз-борыч, йомшарган атланмайны кушабыз.
50 г сөт һәм 200 г судан, 1 йомырка, 1 аш кашыгы шикәр комы, тәменчә тоз һәм кирәгенчә оннан чүпрәле камыр басабыз.
Камырны ике өлешкә бүләбез. Зуррагы – хуплуның төбенә, кечерәге – капкачына. Зуррак камырны табаның кырыеннан чыгып калырлык итеп җәеп, эчлекне салабыз. Икенче кисәк камырдан җәелгән капкач белән каплап, читләрен бөрәбез. Капкачның уртасын тишәбез. Мичкә куйганчы, хуплуны 20 минут җылы урында күпертеп алабыз. Аннары кайнар мичтә әзер  булганчы пешерәбез. Пешеп чыккач, өстен майлап, тастымал белән каплап торабыз – парланып, йомшап китсен. 


Чуаш хатын-кызларының баш киеме кияүдә булуына-булмавына карап аерылган. Яшь кызлар сәйләннәр белән бизәлгән очлы баш киеме – тухья кигән. Ә гаилә коргач, аны тупыйк очлы хушпуга алыштырганнар. Монысын инде көмеш тәңкәләр белән бизәгәннәр. Кияүдәге ханымнарның тагын бер мәҗбүри саналган кием элементы – сурпан. Бер башы чигүле ак киндер сөлгене башлык астыннан ураганнар. Сурпан сармыйча урамда күренү оят саналган. 


Паха-тетё – чуашча матур бизәк дигәнне аңлата. Чигешләрдәге төп төс – кызыл һәм кара. Кече Мәмидә яшәүче хатын-кызлар да ак алъяпкычларын кызыл белән чиккәннәр. Кызыл төс бәхет төсе дип саналган, кара төс исә миһербанлылыкны белдергән. Кояш – яшәү, тереклек билгесе, шуңа да чигешләрдә күбесенчә ул өстенлек итә. Борынгы чигешләргә геометрик орнаментлар хас.

Нина  Дунаева, рус теле һәм география укытучысы: «Бу авылга 19 яшемдә эшкә килдем. Тумышым белән Чуашстанның Цивиль районыннан мин. Монда килгәндә рус һәм чуаш телләрен генә белә идем, тора-бара татар телен дә өйрәндем. Бер кыз, бер ул үстердек. Кызым шушы авылда төпләнде, мәктәп директоры булып эшли. Чуаш булуыбызны беркайчан да яшермәдек. Өч оныгым, бер туруным үсеп килә. Чуашча җырлыйлар да, бииләр дә... Телне белү-белмәү гаиләдән торадыр дип уйлыйм». 

 Валентина Охотникова, «Палан» ансамбле җитәкчесе:
«Апас районы Акхуҗа авылыннан мин. Безнең авыл – катнаш авыл, татары, чуашы бергә гомер итә. Телебез берьюлы ике телдә ачылгандыр, дим, чуаш теле анам теле булса, татар теле – даирәм теле. Татарстанда яшәүче чуашларның күбесе өч телдә сөйләшә, балаларыбыз мәктәптә моннан тыш, икешәр чит тел өйрәнеп чыга. Үзем бу авылга Алабуга мәдәният училищесын тәмамлап эшкә килгән идем. Фольклор ансамбле оешканнан бирле, бераз тәнәфесләр белән, аны җитәклим». 

 Нина Чернова, башлангыч сыйныф укытучысы: 
«Мактанып әйтмим, без – бик ярдәмчел халык. Татарлар арасында аз санда гына яшәгәнгә шулайдыр, мөгаен. Кайбыч районында бердәнбер чуаш авылы без. Барыбыз бер гаилә кебек. Зур эшләрне бергә башкаруны «ниме», диләр. Элек йорт хуҗасы авыл буйлап өмәгә чакырып йөри торган булган. Чакыруны ишетеп тә, булышырга килми калу яман гадәт саналган. Бу әле дә шулай, авылдашыңа ярдәм кирәген белеп тә килми калсаң, сиңа карата хөрмәт югалачак». 

Фото һәм видео: Анна Арахамия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар