Үсентеләр чирләсә

Тәрәзә төбендә рассада үстерү шактый четерекле гамәл. Инде матур гына тишелеп, үсеп килә дип куанырга өлгермисең, берәр төрле чир чыгып, бәләкәй үсентеләрне кыра да сала. Күп очракта моңа караяк  чирен чыгаручы гөмбәләр сәбәпче була. Русча «черная ножка» диләр аны.

Яшелчә үстерүчеләр аның нәрсә икәнен белә инде. Үсентенең башта сабак төбе нечкәрә, бераздан сабагы каралып чыга да, үсемлек шәлперәеп төшә, аннары корый. 
Караяк белән күп очракта тәрәзә төбендәге үсемлекләр авырый. Помидор, борыч, баклажан, кәбестә, кыярда гына түгел, петуния, циния, яран, сальвия ише чәчәкләрдә дә була ул. 
Кайдан килеп чыгамы? Караякның килеп чыгуында бактерияләр, гөмбәләр һәм гөмбәгә охшаш организмнар гаепле. Алар туфракта яшәп үрчи. Болар үрчеп, үсемлекләрне харап итсен өчен, берничә шартның үтәлүе кирәк. Бу шартлар билгеле:
салкын туфрак;
температураның әле салкын, әле эссе булуы;
үсемлекләр арасы куе;
үсемлекләр үскән тәрәзә төбе җилләтелми;
суны артык сибү;
әчелеге югары тыгыз туфрак;
азотны күп куллану.

Ничек сакланырга? Рассада үстергәндә туфракның сыйфаты бик мөһим. Ул көпшәк, җиңел булырга тиеш. Туфракны зарарсызландыру өчен марганцовка эремәсе, «Байкал», «Триходерма»,  «Фитоспорин» препаратын кулланырга була. Соңгылары аеруча нәтиҗәле. Алар караякны гына түгел, фитофтороз гөмбәләрен дә юк итә. 

Үсентеләрегезгә суны чамалап кына сибегез. Ул җылымса булсын. Суны иртән сибәргә кирәк. Су сипкәннән соң, туфракны бераз йомшартып, көпшәкләндереп алыгыз. Сүрән, болытлы көннәрдә рассадага су сипми торырга да була. 

Ничек дәваларга? Үсемлекләрегездә чир билгеләре барлыкка килсә нишләргә? Иң беренче эш итеп авырган үсентеләрне алып ташлагыз. Ә калганнарының төбенә «Фитоспорин» эремәсе салып чыгыгыз. Аның кабына ничек әзерлисе язылган. Башта ул куе итеп ясала. Аннары шул куе эремәне тиешле күләмдә генә алып, су белән сыеклыйлар. «Фитоспорин» булмаса, кура җиләге төсендәге марганцовка эремәсе куллана аласыз. 1 процентлы гына бордос сыекчасы да ярый. 1 чәй кашыгы бакыр купоросын 1 стакан көлгә кушып, туфракка шуны да сибәргә була.

Чир бик азып китсә, исән калган үсемлекләрне башка туфракка, башка савытка күчереп утыртыгыз да, күләгәле җылы урынга куеп торыгыз. Беренче көннәрдә су сипмәгез. Туфрак кипкәч, йә «Фитоспорин», йә «Бактофит» эремәсе белән сугарыгыз.  200 мл суга 1 чәй кашыгы аш содасы кушылган су да сибәргә мөмкин. 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
    5639
    7
    61
  • Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
    8424
    0
    52
  • Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
    4215
    2
    28
  • Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
    5038
    1
    24
  • Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
    6830
    2
    19
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»