Сары диңгез

Машина сайлыйсың икән – мң шәбе булсын, ә үрдәк икән – !

Уенын-чынын кушып сөйлиләр! Җөмләнең беренче өлеше турында әйтә алмыйм, әмма икенче өлеше... Аңа барысы да сыйган! Үрдәк, аны үстерү турында ничә сәгать сөйләп була? Берме, икеме, бишме? Минем хәзер моңа җавабым бар: әгәр  токымлы үрдәк икән – тәүлек буе!

 

... Бу 25 август көне ул. Барысы да шушы көнне хәл ителә. Ялда авылда чакта. 

Без күчеп кайтабыз!

Аларга гаҗәпләнеп караучыларны аңларга була: уналты ел яшәп, инде шәһәрдә тамыр җәйгәннән соң бит бу! Торыр урыннары бар, бизнеслары... Карьера дисәң – аның баскычлары буйлап та шактый югары күтәрелгән. (Айгөл: «Эштән үз теләгем белән китәм», – дип гариза язып кергәч, министрлыкта аңа хәтта яңа вазыйфа тәкъдим итәләр: «Кал гына!»)

Әниләрдән берничә чакрымдагы Биклән авылында ташландык булып яткан  фермаларны сатуга куйганнарын ишеттек. Барыбыз бергә барып карарга булдык. Әти белән әни, сеңлем, ирем белән мин... Георгий белән бу фикергә шунда, ферма эчендә басып торганда ук килдек... Калганы бик тиз булды: 1 сентябрь җитә иде бит – Казанга кайтып, мәктәптән баланың документларын алдык, фатирны саттык, кредит артыннан йөри башладык...

Хәер, читтән генә көтелмәгән адым кебек күренә бу.  Айгөл үзен беркайчан да шәһәрнеке дип санамадым ди. Беренчедән, Суыксу авылыннан алар ул мәктәпкә керәсе елны гына шәһәргә киткәннәр. Аннан яллар, бәйрәмнәр, каникуллар саен Зәй районында яшәүче әби-бабайлары янына кайтып йөргәннәр. Ә  әниләре кабат авылга күченгәндә Айгөл институтта укый торган була инде. Аның әти-әнисе – Гөлнур һәм Ренат Хановлар – Тукай районының гына түгел, ә Татарстанның беренче фермерлары. Кошчылык белән шөгыльләнүне безнең республикада алар башлый. 1991 елның сентябрендә Калинин дигән авылга кайтып төпләнәләр. Берсе – инженер, икенчесе – педагог. Үз яннарына: «Эшлибез!» – дип атлыгып торган биш гаиләне туплап, «Птицевод» кооперативы төзиләр. Колхозлар таралгач, буш калган ферманы арендага алалар. Боларның барысы да Айгөлнең күз алдында була: очрашулар, сөйләшүләр, планнар корулар... Бер елдан кооператив тарала – һәркем үз юлы белән китә. Ул чакта яңа эшкә тотынучыларның бүген инде икесе генә эшли, шуларның берсе – әтиләре Ренат Ханов. Әйе, Айгөл белән Георгий буш җиргә кайтып төшми: алар артында әти-әниләренең өч дистәгә якын ел эчендә туплаган тәҗрибәсе, ялгышлары, уңышлары... Янәшәдә – әти-әниләренең эшен алардан алдарак дәвам итәргә алынган апасы Чулпан һәм сеңлесе Гөлнара гаиләсе. Алар бүген ирешелгәнне саклаучылар, юк, алай түгел, аны күбәйтүчеләр, ишәйтүчеләр.

Алар командасына кушылырга теләүчеләргә таләп бер – эшләргә теләк булу кирәк. Күзләр янып тору!

Алар кайтып эшкә тотынгач, әтиләре нигез салган крестьян-фермер хуҗалыгы «Ханов» гаилә кош комплекслары группасы булып үзгәрә. Айгөл Ханова – шушы группаның башлыгы. Хуҗалыкны бары тик саннар телендә генә сөйләштерүгә ул күчерә. Икътисадчы буларак тәҗрибәне менә ни өчен туплаган икән! 

Ә дүрт ел элек... Эшкә тотынабыз дип кабат Бикләнгә аяк басканда инде көз җиткән, яңгырлар башланган була. Ферма бинасына керәләр дә аптырап калалар: түбәдән тамчы тама. Бөтен җирдән су үтә! (Алдан ук әйтеп куям: авылга күчеп кайтканнарына алар үкенми. Бер тамчы да! Хәзер дә ул уй юк аларда, дүрт ел элек тә булмаган.) Нишләргә? Түбәне алыштырырга кирәк – башка чара юк... Ремонт төгәлләнгәндә инде кыш җитә. Әмма яңартылган корпуслар эчендә урамдагы салкын сизелми дә. Тавык бик сизгер кош: микроклиматта да, яктылыкта да үзгәрешләр булырга тиеш түгел. Сүз уңаеннан: Айгөл белән Георгий эшләрен ул чакта 50 мең тавыктан башлыйлар. 

Ә бүген... Бүген без алар белән Яңа Мусабай авылындагы предприятиеләрендә очраштык. Биклән белән мондагы мөмкинлекләрне чагыштыра торган да түгел!

Быел гына алдык... Чаллы төзелә башлаганда, шәһәрне ит белән тәэмин итү өчен салынган дуңгыз комплексы булган бу. «Авито»да «сатыла» дигән хәбәрне күрдем дә, иремә: «Әйдә, барып карап кайтыйк әле», – дим. Киңәергә дигән уебыз да юк иде әле. Тик комплексны әйләнеп кире чыкканда хәл иткән идек инде: алабыз. Нинди акчага икәнен әле белмибез, тик алабыз!

(Әти белән әниләре фатиха бирмичә эш башлау гадәте юк аларда. Бикләндәге фермаларны карагач, Ренат ага: «Мин үзем сезнең яшьтә мондый эшкә тотынмас идем», – дип икеләнебрәк торса, Мусабайдагы корпусларны әйләнеп чыккач: «Үсәргә була монда!» – дип нәтиҗә ясый. Эчкә җылы керә: ата кеше, димәк, кызына ышана. Ә аның ышануы бик зур көч!)

Бер хуҗа кулыннан икенчесенә, аннан өченчесенә күчкән, шактый таркалган комплексны аякка бастыру өчен күп кирәк әле. Тагын өч ел, диләр алар үзләре.

85 КамАЗ машинасы чүп-чар гына чыгарып түктек. Ике корпуста реконструкция эшләре бара хәзер. Күрәсезме, алар инде әзер диярлек. Түбәләр алыштырылды, идәннәр җәелде... Тиздән җиһазлар урнаштыра башлаячакбыз. Ә бу корпуслар әле чират көтә. Барлыгы унау алар монда. Сез икенче килгәндә бөтен җирдә инде ямь-яшел газон булачак. Объектның инфраструктурасы көчле. Хәтта корпуслар арасы да бетонланган. Дүрт этаплы чистарту системасы бар – ул эшли, төзек. Янәшәдә 13 гектар җир. Күрәсез, урманга терәлгән. Янәшәдә – күлләр... Без анда үзебезгә өй салырга җыенабыз. Хезмәткәрләребез өчен дә йортлар төзисе килә...

Сөйләшә-сөйләшә инде төзекләндерелгән корпуслар янына да җитәбез. Ишекләр ачык. Ә анда... Анда – диңгез! Үрдәк бәбкәләре диңгезе!  Хуҗаларының: «Бак-бак!» – дип бер дәшүе җитә – дулкын булып синең якка агылалар...

«Ханов»ларның атаклы токымлы үрдәкләре шушы инде! Алар турында: «Күзгә күренеп үсә», – диләр. Айгөл белән Георгий бу үрдәкләрне беренче тапкыр Биклән фермасына  кайтарткач, әниләре Гөлнур апа килеп, аларны карап китә. Берничә көннән ул кабат «кунак» бәбкәләрнең хәлен белергә килә. Берничә минуттан әниләре офиска йөгереп керә:

Нишләттегез? Нәрсә ашаттыгыз? Алар бит кабарганнар!

Кызы белән кияве үрдәк бәбкәләренә «финиш» дип аталган ризык биргән дип куркуга төшкән икән. (Кайчак кошчылар, тиз үстерү өчен, кошлар алдына  шушы ризыкны сала. Әмма ул аларның бавырына бик тәэсир итә – берничек тә аны ашатырга ярамый.) Үзе кабат кереп, комбикорманы тикшергәч кенә тынычлана ул.

Утыз ел буе кош-корт үстергән кешене дә шаккаттыргач!

Айгөл: «Әле күптән түгел, республикада узган «Кыр көне»ндә төшердек», – дип,  фотосурәт күрсәтә: үрдәкне үлчәүгә бастырганнар. 4 килограмм 300 грамм! Кайбер каздан да авыррак бит! (Сез аларның ул үрдәкләрен Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның инстаграмыннан да кереп карый аласыз: зурлар, матурлар, төслеләр!)

Әңгәмәбез бик озак шушы үрдәкләр тирәсендә генә әйләнә. Беренче елны бройлер үрдәкләрен көчкә сатып бетергәннәр. Ә аннан... кулдан тартып алып китә башлаганнар. (Чагыштыру өчен: әти-әниләре сезонга 80 мең кош-корт сата торган булса,  Айгөлләр инде ике елдан 300–400 мең баш сата, өч елдан бу сан 800 меңгә җитә.  Быел исә 1,5 миллионнан артык булыр дип көтелә.)

Халык ни өчен нәкъ менә аларны алырга тели соң? Ул тиз үсә (уникаль үрдәк бу: аның йөрәк тибеше башкаларныкыннан шактыйга ешрак. Шуңа организмында ашкайнату, кан әйләнеше кебек процесслар тизрәк бара – иммунитеты күтәрелә. Башка үрдәкләр 24 көннән «ката», ягъни үсүдән туктый, ә ул юк), ите майлы түгел, «үрдәк су ярата» дисәләр дә, аңа су да кирәкми. Иммунитеты югары булгач, юлда алып кайтканда да, үстергәндә дә югалтулар юк диярлек. Ә ул үрдәкләр кая гына таралмый: Башкортстан, Удмуртия, Мари Иле... Оренбург, Түбән Новгород, Чиләбе, Пермь, Самара, Севастополь, Әстерхан, Саратов, Краснодар... Иркутскига кадәр, мәсәлән, өч тәүлек кайталар. Быел Алтайдан килгәннәр: махсус җиһазланган машинага 3-4 мең бәбкә төяп киткәннәр... Темп ике айда үсеп җитә: сезонга өчәр тапкыр алучылар бар. (Бозауны әнә бер ел ашатырга кирәк!) Ите тәмле – шулпада үрдәк исе дә килми (күпләр өчен бу да бик мөһим!)

Бу үрдәкләрнең тамырлары  инглиз токымлы үрдәкләргә барып тоташа. Моңа кадәр аны үстерү, тарату белән Белоруссиядә шөгыльләнгәнгәннәр. Хәзер Хановларныкы –  яңа токым. Болар – төсле үрдәкләр. («Халыкка ак үрдәкләр генә кызык түгел, төслесен яратыбрак алалар», – ди Георгий.) Бүген Хановларның Тагын да көчлерәк үрдәк токымы барлыкка китерү буенча селекционерлар белән килешүләре бар. Киләсе елга инде алар авырлыгы бишәр килограммга җитүче үрдәкләр сата башлаячак. Юк, хата түгел – биш килограммлы! Ышануы да кыен!

Үрдәк бәбкәләрен бастырып чыгару белән Оренбургтагы партнерлары – «Алексеевский» кош комплексы шөгыльләнә. Һәр ике көн саен аннан Тукай районына бер көнлек 15–20 мең бәбкә кайта. Сары диңгез! Үрдәкләрне ашату, эчертү, микроклиматны саклау – боларның барысын автомат башкара. Атна-ун көн узуга – капка төбенә су буе чират тезелә: ике көн эчендә 20 мең бәбкә таралып та бетә. Һәм барысы да яңадан башлана...

 Күрше өлкәнең 50 ел элек оешкан бер кош фабрикасы узган ел алар бренды белән үз үрдәкләрен сата. Сатып алучылар бу ялганны бик тиз ачыклый...

һәрбер эшнең үз нечкәлекләре. Үрдәк бәбкәләренең читлектә түгел, идәндә генә үсүендә дә хикмәт бар икән.

Бүгенгесе көндә Европа кош-кортны читлектә үстерүдән инде баш тарта. Менә без корпуска керәбез дә барысы да күз алдында: бәбкәләр йөгереп йөри, авырмый, боегып утырмый. Бу сатуда да чагылачак. Читлеккә япсаң, безнеке кебек корпусларга 25 мең түгел, ә  90 меңгә кадәр бәбкә урнаштырып була. Җылытырга да азрак кирәк булыр иде. Әмма хуҗа 365 нче читлектә ни булганын күрмәячәк бит... Асларын көн аралаш алыштырабыз: кошларның сәламәтлеге өчен бу бик мөһим.

Юллар төшеп, тагын өч елдан Мусабайга килеп чыксак, монда инде күп нәрсә үзгәргән булачак. (Георгий кебек: «Алла боерса!» – дип тә өстик әле!) Ун корпусның унысыннан да үрдәк бәбкәләре тавышы киләчәк. (Айгөл дә, Георгий да аларның ничә көнлек икәнен тавышларына карап та аера. Күрмичә дә!) Корпуслар күбәйгәч, үрдәкләрне азрак үстереп сату мөмкинлеге дә туачак. Бу вакыт инде ит эшкәртү цехы да төзелеп бетеп, ишекләрен ачар, мөгаен... Уллары гына түгел, инде кызлары да кул арасына керә башлар. («Улыбыз Адельгә карата безнең таләп башкаларга хезмәткәрләргә караганда кырысрак, – ди Айгөл. – Аңа 17 яшь, быел инде эшкә тәмам тартылды: көн саен шушында. Кош-кортка азык әзерләү – аның өстендә. Ул барысын да белергә тиеш: кайда ничек, күпме эшләнә... Моны үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм. 1999 елда Казанга күчеп килгәч, Татарстан дәүләт торак фондында эшли башладым. 1 нче категорияле белгечтән идарә башлыгы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелдем. Һәр баскычны үзем үткәнгә, кул астымда эшләүчеләрдән нәрсә таләп итәргә кирәклеген яхшы белдем.)

Күмәртәләп сатып алучылар тагын да арткан булыр. (Элегрәк фермер кош-кортны үзе үстереп, үзе сатып та йөргәнгә, кошчылык рентабельле булмаган. Ә Георгийның бүген ватсаптагы төркемендә – 1400 күмәртәләп сатып алучы. Һәм ул исемлеккә сезон саен яңа исемнәр өстәлә. «Беренче тапкыр алучыларга: «Нәтиҗәне күргәч, «рәхмәт» дип бер сүз генә языгыз, сезнең канәгать икәнне шуннан аңларбыз», дим. Телефоныма бертуктамый хәбәр ява минем: «рәхмәт», «рәхмәт», «рәхмәт»...)

Хәер, бөтен нәрсә дә үзгәрмәс. Мәсәлән, әтиләре Ренат Хәниф улы көн саен ферманы бер урап китә – җитмешкә җитсәләр дә, аларның эштән аерылганы юк. Һәм бу әле озак еллар шулай калыр. Иртән уянгач, иң беренче эш итеп, әтиләре һәр көнне интернет аша барлык фермаларны күзәтеп чыгар. «Фәлән фермага сатып алучы килгән, нигә каршылаучы юк?» – дип, балаларына шалтыратырга да онытмас. Аларга биргән киңәшләре дә гел шул калыр: «Тәүлегенә 24 сәгать, атнасына 7 көн сез фермаларда булырга: бөтен җиргә үзегез барып җитәргә, кул белән тотып карарга, күз белән күрергә тиешсез!» (Берьюлы бөтен җирдә дә була алуның заманча юлы табылган: сак хезмәте (ә анда нибары ике кеше эшли!) видеокамералар аша бөтен фермаларны күзәтә: кем килә, кем китә... Айгөл бер минутка гына телефонына күз сала: «Калининдагы базага оптовик килгән... Бу атнада анда сатабыз. Менә Биклән... Күрәсезме, машина тора. Күмәртәләп сатып алучы, димәк, инде бәбкәләрне төягән. Офиска документлар тутырырга кергән...»

Алар кул астында эшләүчеләр дә гел шул калыр, мөгаен. Кабат килсәк, Валя апаны да очратырбыз, Гриша дәдәйне дә, башкаларны да... («Ханов» гаилә кош комплекслары группасы фермаларында бүген 50 кеше эшли! Бу әле ремонт ясаучылар кебек килеп эшләүчеләрне санамаганда.) «Эштән китүчеләр күпме?» – дип сорагач, Айгөл белән Георгий аптырап бер-берсенә карадылар: «Ә бездән кеше китми...» Шулай, бер көнлек уртача хезмәт хакы 1500 сум булган булган җирдән нигә китсеннәр?!

«Бездә проблемалар юк – хәл итәсе мәсьәләләр генә бар», – ди алар. Онлайн-касса кирәк дип таләп итәләр менә, андый кассасы булмаучыларга тиздән штраф янаячак. Ә авылда интернет та булмаса нишләргә? Аны китереп җиткезү 300 меңгә төшәчәк... Зарланып сөйләмиләр. («Нинди зарлану, ди?! Иң авыр вакытта – кредитлар 28 процент булганда эшләгән әти белән әнидән оялмыйчамы?!) Үзләре әйткәнчә, Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтә бүген алар кебек фермерларга. Аннан башка бизнесны үстерү авыр булыр иде. (Ялгыштым! «Бизнес» дип әйтеп ялгыштым. «Безнең өчен яшәү рәвеше бу! – диләр ирле-хатынлы беравыздан. – Табыш артыннан кумыйча, җан рәхәтлеге алып эшләү башка ул...»)

...Токымлы үрдәкләрнең нинди була алганына инандырдыммы инде сезне? Айгөл белән Георгий минем үземне моңа тәмам ышандырып җибәрделәр. (Үрдәк турында сөйли-сөйли, Айгөлнең ел ярым элек кабат әни булганын – өченче баласын алып кайтканын әйтергә дә җай чыкмады менә.)

Узган ел аларга Оренбургтагы партнерлары янына барырга туры килә. Кич буе Георгий үрдәкләре турында сөйли. Ахырда «Алексеевский» кош комплексы директоры Рөстәм Исәнбәтов түзми:

Минем сезгә барып, ул үрдәкне сатып аласы килә инде! Үземдә дә алар ничә корпус югыйсә! – ди.

 


 


 


 


 


 


 


 


 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Реклама
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...