Логотип
Актуаль тема

Посткроссинг яки көтелмәгән хатлар

Посткроссинг ул – почта аша бер дә таныш булмаган һәм төрле илләрдә яшәгән кешеләр белән открыткалар алышу системасы.  Аны моннан 16 ел элек Португалиядә яшәүче, компьютерларга мөкиббән студент – Пауло Магальяйнш уйлап тапкан. Шул рәвешле, җир йөзендәге бар халыкны берләштерергә теләгән ул. Открыткаларның бәхет алып киләсенә ышанган!

Посткроссинг ул – почта аша бер дә таныш булмаган һәм төрле илләрдә яшәгән кешеләр белән открыткалар алышу системасы.  Аны моннан 16 ел элек Португалиядә яшәүче, компьютерларга мөкиббән студент – Пауло Магальяйнш уйлап тапкан. Шул рәвешле, җир йөзендәге бар халыкны берләштерергә теләгән ул. Открыткаларның бәхет алып киләсенә ышанган! Посткроссингның рәсми сайтында бүгенге көндә 60 миллионнан артык кеше теркәлгән. Һәм иң күңеллесе – күптән түгел генә «Миллиард татар» сайтында бөтендөнья татарларын берләштерү максатыннан татар телле посткроссинг барлыкка килде. Татарларның бер-берсе белән кулдан язылган сүз, хат аша аралашу мөмкинлеге туды!

Әлеге сылтама белән кереп, посткроссингта сез дә теркәлә аласыз: https://milliard.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар