Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Остазбикә (кыскартылып бирелә)

Остазбикә (кыскартылып бирелә)

Гаяз Исхакый
Гаяз Исхакый
26 апреля 2017
528 карау
Моңарга кадәр дә анасыннан, туталарыннан: «Балаңыз гына юк, тормышыңыз бик матур»,— дигән сүзне ишеткән булса да, Сәгыйдә аларның мәгънәсен хәзерге кебек аңламаганга, әһәмият бирмәгән иде. Мәгълүм кичтән соң шул сүз бөтенләй икенче төрле мәгънә алганга, шул балалы булу, угылыңны «үт-үт» иттереп сөю дигән сүзләр Сәгыйдәнең бөтен тәне-җанының теләвенә әверелгәнгә, ул кулындагы бөтен көче белән шул уйга ябышты.

Мулла хатыннарыннан сорап, элгәре әллә нинди догалар укырга тотынды.
Кырык көнгә кадәр меңәрдән салат мөнҗия укыды.
Җиде атнада җиде мәртәбә Коръән хәтем итте.
Унике атнаның баш кичендә, кече атнасында җиде газизгә җиде ясин чыкты.
Үзенең генә көченә, ихласына ышанып җитмәгәнгә, җиде Коръән чыгарга күрше авыл остазбикәсенә җиде бөтен тәңкәсен җибәрде. Үзенең кияү күлмәге-не сәдака бирергә нәзер итте. Өч ел рәҗәб, шәгъбан рузасын тотарга вәгъдә бирде. Аллаһе тәгалә аның ялваруына, ялынуына тик калды.
Ул, гөнаһ булса да дип, имчеләргә күренде.
Бер карчыктан чүлмәк салдырды, бер хатыннан сылатты, күрше авылның керәшен хатыныннан ырым ясатты. Чуваш хатыныннан китергән әллә нинди ырымлы икмәкне бисмилласыз ашады... Әллә нинди бер марҗадан китерелгән, чиркәү шәме тамызган чиркәү суын да эчте...
Алла бирмәде дә бирмәде...

Бала сагыну белән өметсезлектән мөрәккәб бер хис Сәгыйдәнең йөзендә әллә нинди бер кайгылы сызык сызды, шул китеклек аның тавышына мескенлек мәден кушты, аның кыяфәтенә әллә нинди разый түгеллек буявын бизәкләде.
Аның табигате йомшарды, изрәде. Ул, сабак белмәгән кызларны чаж-чаж чыбык белән пешерә торган абыстай, бөтен кызларга «ай гакыллым, кызым» дип дәшә торган булды; аның сүзендә, сөйләшүендә әллә никадәр йомшак сүзләр күбәйде. Авыл хатыннарына: «Канатым, абыстаем!» дип сүзләргә башлаган кебек, кош-кортларга, мал-туарларга сөюле атлар кушты. Тавыкларга «тавыккаем» дип, чебешләргә «чебешкәем» дип дәшүгә башка, өстләрен мамыклы җон гөнаһсыз иттереп каплаган чебешләрне кулына алып, авызына китереп сөя торган булды.

Чуар бозауга умач эчергәндә ул аның җоннарын сыйпады, аның ахмак күзләрендә әллә ни аңлаган кебек: «Тагы эчәсең киләме? Юк инде, җитте... Җитте, хуш инде»,—дия торган булды.
Бер-бер кардәш-кабилә кунакка килсә, ул бөтен гомерен шуларның баласы артыннан йөрергә сарыф итте: ул үзе йоклатты, үзе коендырды, үзе уйнатты, сөяргә тотынса, баланы елатмаенча туктамады.
Элгәре Вахид хәзрәт Сәгыйдәнең шул сагышына каршы читтәрәк торган кебек күренсә дә бик тиздән үл да үзенең күңелендәге балага сагынуны шуңарга кушты. Ике дәрт бергә кушылгач, тагы киңәеп китеп, тагы тирәнәйде.
Инде икәүләп бала булдыру дарусын эзләргә керештеләр. Сәгыйдә үзенең бөтен кылганнарын, хәтта чиркәү суы эчүенә кадәр, мулласына сөйләде. Вахид хәзрәт тә үзенең фельдшерлар, докторлар, ишаннарның барысыннан да мәдәд эстәгәнен ачты. Һәммәсеннән дә нәтиҗә бер булса да, алланың рәхмәте киң дип, тагы тотындылар.

Икәүләп Хуҗалар тавы өстенә барып корбан чалдылар, икәүләп барып Мулла-морад бабайның чишмәсеннән алып кайткан су белән тәһарәтләнеп Коръән чыктылар. Икәүләп, Чәһарьяр гыйзам рухына багышлап җиде көн руза да тоттылар...
Хәзрәтләрнең бала алырга теләүләре әллә кайдан чыгып өлгергәнгә, төрле җирдән балалар әйтә башладылар. Бер көнне бер хатын матур гына кара кашлы, биш-алты яшьлек бер малай тотып керде. Сәгыйдәгә:«Абыстай! Йортларымызны карарга кайткан идем. Ирем авырды дип хат алдым. Балаларымыз, аллага шөкер, җитәрлек. Шул угылымызны тәрбиягә алсаңыз ла. Үзе гакыллы, үзе үткен. Теләсә-ңез, бөтенләй сезгә бирермез»,—диде.
Хәзрәт тә, Сәгыйдә остазбикә дә малайны бик ягымлы тапкач, калдырырга булдылар. Малай бик тиз өйгә ияләште. Бик тиз тазарып китте.
Чиккән кәләпүш, кызыл төймәле казаки, аягына читек киеп, малай бик тиз мулла баласына охшады.

Сәгыйдә тагы аны юындырырга, киендерергә, ашатырга, эчертергә бөтен вакытын сырыф иткән кебек, хәзрәт тә аңарга уенчыклар китерергә, телдән генә догалар өйрәтергә бөтен көчен сарыф итте.
Бала көннән-көн матураеп, үсеп килгәндә, көннән-көн боларның мәхәббәтләрен җәлеп итә барганда, абыстайның бер йөзеге югалды. Ул, шулай, зур мәсьәлә булмаенча үтсә дә, бераздан тагы беләзеге югалгач, күрше килене Маһруйдан шикләнә башладылар.
Тагы бераздан соң хәзрәтнең кесәсеннән акчасы югалды.
Берникадәрдән соң күрше хатыны абыстайга, акыртын гына иттереп, угыллары кибеткә йомырка илткәнен сөйләде.

Икесе дә Вәгыйзне шул гадәттән биздерер өчен кыш буе тырыштылар, тырматтылар. Ләкин көн үткән саен ул гадәт аңарда шәбәя барды.
Өйдәге әйберләрне бикләмәенчә йөрү мөшкелләште.
Икенче елны теге хатынга, кайтуы белән, Вәгыйзне кире бирделәр.
Вәгыйз киткәч, хәзрәт белән остабикәнең тормышы тагы буш булып калды.
Ул тагы үзенең мәгънәсен, кирәклеген югалтты...
Тагы аларның икесен дә өметсезлек басты.


* * * 
Кул күтәреп дога кылып башлаганда Сәгыйәнең башына бердән: «Хатыннармы?»—дигән фикер төште.
«Чыннан да, хәзрәткә бер хатын алып бирсәм? Аның баласы бит хәзрәт баласы була. Хәзрәт баласы бит минем балам» - дип уйлады һәм дә шулай җиңел генә була кебек тә тоелды.
Ләкин дога кылып бетереп, тагы башын мендәргә куйгач та уй башкаланды: «Хәзрәткә хатын алып бирү?.. Ул, хәзрәт белән булырмы? Миңа «Сәгыйдә» дип тора торган, миңа эндәшә торган, минем белән генә сөйләшә торган, киңәшә торган хәзрәт «Әсма» дия башлармы?.. Икемезнең арамызга әллә нинди ят, сөйкемсез бер хатын кереп басармы?..» Көндәш?..
Әнә туганым абыстайның көндәше бар  иде. Туганым абыстайның кизүе көнендә ашына керосин тамыза торган, түшәге үлгән мәче баласы сала торган, аның яккан мунчасына былчырак ыргытып исертә торган көндәш кебекме?..
Юк, юк! Мәңге юк!..
Ник алай?.. Менә карт җиңгинең дә көндәше бар иде бит: ул кечкенә чакта, теге шалкан  йолкып кайткан көнне чибәр җиңги үлгәч, карт җиңги нинди елаган җеназасын күтәреп чыкканда тавыш белән: «Бәхил бул, бәхил бул!» - дип кычкырган иде. Үлек-гүр әнигә үзе китереп, нинди чәй эчкән иде.
Шундый булса?..
Ул тагы шундый көндәшле әллә ничә хатыннарны искә төшерде. Шуларның кырык төрле җәфаларын, җәзаларын күзеннән кичерде.
«Көндәш» дигән сүз Сәгыйдәнең саф уйларына юыла-юыла ачысын бетерә  төште; ул аны ул кадәр куркытмый башлады: ул шул сүз белән гади сүз кебек иттеребрәк кылына башлады.
Әйе, көндәш алып бирсә?
Ул хатын... әлбәттә, хатын түгел: кыз...
Шул кыз бик матур, түгәрәк алма кебек балалар бирә дә, хәзрәтнең шул баласызлык китеклеген бетерә дә, үзе әллә кая читкә китәме?
Әллә нишли кебек тоелды. Тоелды гына да түгел,  ул шул үз хәзрәтенең үзеннән башка хатын-кыз белән икесе арасында булган, булачак, булырга тиеш гаилә хәятына катышуын уйламады да, уйлый да алмады.,.
Ул бит Сәгыйдә белән боларның икесенеке генә — башканыкы түгел.
Балалары юк икән, менә бер хатын аларга бала бирә. Ул бала әллә ничек туа?.. Ничек булса да була... Ләкин ул баласы була, ул бала Сәгыйдәнең баласы була...
Уй шуннан узмадымы, шунда туктадымы? Ләкин ул үсте, ныгыды, беректе. Хәзрәтне өйләндерергә дигән төскә кереп тамырланды, бөреләнде, яфрак ярды. Бик озак эзләгән авыруына дару тапкан кеше кебек, Сәгыйдә, тынычланып, рәхәтләнеп тә китте.
Шул эшне тиз-тиз булдыру өчен хәзрәткә дә сөйләмөкче булды, күңеленнән яраклы кызларны эзләргә дә тотынды.
Авылларындагы үзеннән сабак укыган, уртача гына бер мужикның кызына яучы булырга, дигән карарга килде.
Менә ул, Сәгыйдә, үзе яучы булып бара. Зөлфия абыстай самовар куеп чәй янына утыргач: «Мин бит, Зөлфия абыстай, Галимәне бик яхшы бер урынга сорарга килдем. Дәүләт зур, дәрәҗә зур, кешесе яхшы,  ләкин бер генә җитмәгәне бар: көндәш өстенә»,— ди... 
Зөлфия абыстай: «Кемгә соң ул, абыстай?» - дигәч, Сәгыйдә күзен дә йоммаенча: Үз хәзрәтемә!»—ди.
Зөлфия абыстай аптырап кала. «Әллә абыстай гакылдан язды микән?»—дип шөбһәләнә. Бүлмәдәге Галимә дә тиз генә чулпыларын шылдыратып чыгып китә... Ләкин Сәгыйдә һаман шул сүзендә...
Кызны бирергә разый булалар... Менә туй... Никях та укылды, ди... Менә кияү алырга килделәр, ди...
Кияү алырга?..
Хәзрәт кияү булып барачак, ди...
Хәзрәт, Сәгыйдәнең хәзрәте, кияү булып барачакмы?..
Теге елны Сәгыйдәгә кияү булып килгән хәзрәтме?.. Ул, Сәгыйдә янында бикәчләп яткан кебек, Галимә янында да бикәчләп ятачакмы?..
Аның күңелендә Галимәгә каршы иксез-чиксез дошманлык туды.
Ул шул әдәпсез, остазының өстенә көндәш булып килгән хатынны— оятсыз кызны тетмәсен теткәләмәкче, изүен өзмәкче булды.
— Юк, юк, мәңгегә юк... Хәзрәт минеке, хәзрәт минеке...
Бирмим, бирмим! — дип кычкырды...
Ләкин шул туган фикер, никадәр ачы булса да, үсте, аның зәһәре никадәр тәмсез булса да, Сәгыйдәнең йөрәгенә кергәннән-керә барды.
Балага мәхәббәт, хәзрәтне бәхетле итәргә теләү — аның күңелендә көндәш ачысыннан көчлерәк булып чыкты. Ул акрын гына шул уйга өйрәнә килде. Гакыл белән: «Хәзрәтне өйләндерергә»—дигән карарына үзенең йөрәген өйрәтә башлады.
Шул эштә иптәш-ярдәмче итеп ул тагы китап — Коръәнгә кереште, ул тагы намаз-ниязга чумды.
Иске китаплардан изге хатыннарның тәрҗемәи хәлләрен эзләп, аннан рухына азык алды.
Әюб пәйгамбәр хатыны 18 ел авыру иренең яраларын-җәрәхәтләрен юып торган. Ахырда, ирен ашатыр өчен бер нәрсә булмаганга, матур толымын кисеп сатып, азык китергән...
Әллә нинди бер әүлиянең изге хатыны, иренең язу өстәлендә язуы бетүдән элек шәме беткәч, ирен эштән аермас өчен, зур толымын кискән дә, шуны майга чумырып, шәм иттереп яндырган...
Хәзрәти Хәдичә үлгән чакта; хәзрәти Рәсүл Хәдичә разилуллаһе ганһега:
— Хәдичә! Анда баргач, синең кыямәттә көндәшең булачак — фиргавен кызы Асия белән Мәрьямне күрерсең... Аларга миннән сәлам әйт! — дигән.
Көндәшкә сабыр...
Көн үтте, ай үтте.
Сәгыйдә үзенең күңелен шул авырлыкка өйрәтә килде. Вакыт үткән саен, көндәшнең ачысы кимемәсә дә, Сәгыйдәнең ачыга чыдавы арта барды.
Аның күңеле ныгый килеп, ахырдан, ул, үзенең шул корбанны итә алырлык көч җыйганны хис итеп, хәзрәткә мәсьәләне чиште.
Хәзрәт ашыга-ашыга җомгага хәзерләнә иде.
Сәгыйдә чапанны биргәч тә:
— Менә, хәзрәт, баламыз булса, җомгадан кайтуыңа балаң каршы чыгып торыр иде. Ул, зурая башлагач, синең белән бергә мәчеткә барыр иде, бергә кайтыр иде. Хәзер?.. Әллә, хәзрәт, сине өйләндерикме?..—диде.
Шул сүз хәзрәткә шулкадәр ерак булды: ул чит бер телдә сөйләнгән сүз кебек кенә аны ишетте, аның мәгънәсенә дә ирешә алмады, аның тугърысында уйлый да алмады.
Тиз-тиз мәчеткә ашыкканнан-ашыкты.
Ләкин шул сүз, «лөфзаи морад» кына булса да, аның күңеленнән китмәде.
Тәхият әл-мәсҗед намазы укыганда ул аның мәгънәсенә төшенгән кебек тә булды... Хөтбәгә менгәч, ул шуның мәгънәсен иҗекли-иҗекли хөтбәсен дә яңлы-шты... Фарызда да аз гына сүрәи Фатихадан соң рокүгъка китмәде...
Ләкин кайткач да, Сәгыйдә белән бик ачык сөйләшеп шул уйны, шул «булмый торган» уйны баштан ыргытырга булды...
Җомгадан соң Хәйрулла агайның анасының зиярәтенә сүрәи мөлек укып кайтканның соңында, Вахид хәзрәткә, элгәре-ге кыяфәттә, элгәреге самовар, чәй белән көтә торган Сәгыйдә остазбикә каршы чыкты, һаман элгәреге сүзе:
— Исәнме, хәзрәт? — булды.
Ләкин Вахид хәзрәт гомерендә беренче мәртәбә — ун еллык бергә тормышларында беренче мәртәбә — кашын төшереп, Сәгыйдәгә карамаенча, мыгыр-мыгыр гына җавап бирде.
Ул үзе дә шул табигый түгеллеккә, үзенең тавышының ятлыгына аптырап киткән кебек булды, «ни булды?» дип уянып киткән кебек булды.
Шуның сәбәбен табар өчен тирә-юнен күздән кичерде. Чәй ясап тора торган Сәгыйдәгә күзе төште. Берни дә юк... һаман иске самоварлар, иске хуш чәй исе, иске җиһазлар...
Һәммәсе иске... Сәгыйдә дә иске Сәгыйдә... Ләкин... Аның күзенә сыек кына, сыек кына әллә ни сөртелгән...
Әйе, сөртелгән!..
Моңлык, кайгылык сөрмәсе тартылган...
Маңлаенда да яңа бер сызык бар...
Яңа...
Вахид аны күргәне юк иде... Шул сызык, шул моңлы күз өстендәге сызык Сәгыйдәнең төсенә бер башкалык, нәрсә икәнен әйтеп бирергә мөмкин түгел башкалык куша...
Ул Сәгыйдәнең йөзенә бер уйга килү, бер уйга туктау, сүзендә тору буявын сөртә...
Әйе, аның бөтен йөзендә әйткәненнән чигенмәү язылган...
Бу элгәре бит юк иде...
Әллә Вахид күрмәде генәме икән?..
— Хәзрәт, синең әллә ник кәефең юк...—диде.
Вахид хәзрәт ачуланган тавыш белән:
— Юкны сөйлисең!—дип җавап кайтарды.
Вә үзе дә шул тавышның дорфалыгыннан, мәдләренең ямьсезлегеннән оялып та китте.
Сәгыйдә, йөзенә тагы көләчлек кушып, баягы күзенә тагы әллә нинди көч кушып:
— Хәзрәт, юкны сөйләмим. Менә бергә тордык, бергә яшәдек. Мин синнән бер авыз яман сүз, күңел калдырырлык бер эш күрмәдем... Унике ел бергә торамыз... Әлхәмделиллаһ, көнемез иркен... Дәүлә-темез мул... Үзең беләсең... Ләкин, хәзрәт, боларга хуҗа кем?.. Болар кемгә кирәк?... Мин, хәзрәт, менә шул ындыр тулы икмәкләремез, йорт тулы малымыз-туарымызның кирәген белмим... Мин алар белән нишлим?.. Шул зур өйләр, шул җиһазләр миңа хуҗасыз, иясез кебек тоела... Без шуларга хуҗа таба алмадык... Мин, хәзрәт, сиңа бала бирә алмадым...— Ул озын иттереп хәзрәткә карады.
Хәзрәт: «Бу тавышны, бу көчне Сәгыйдә кайдан алды? Әллә гакылга җиңеләя башладымы?..»—дип уйларга өлгермәде, Сәгыйдә тагы:
Хәзрәт, монда мин гаепле, синең тормышың, шул тормышыңны мин бизәкли алмадым, шул тормышка мин китеклек бирдем... Сине бала мәхәббәтеннән мәхрүм иттем... Сине, хәзрәт, үлгән-соңында догачысыз мин калдыр-1... Шул бабадан бабага килгән мих-ны хуҗасыз мин иттем...
Захидның тамырлары, сеңерләре килә барса да, Сәгыйдәнең тавышында ренә бер мәд булганга, ул аның сүзен ә алмады.
Зәгыйдә:
— Хәзрәт, син җигәреңдә әле, сиңа , аллага шөкер, өмет бетмәгән... Шул әр, шул дәүләтләр, шул мәчет, мәд-әгә хуҗа, үзеңә дә, миңа да догачы дыру өмете бетмәгән... Хәзрәт, сиңа әнергә кирәк!..
Ул тагы тирән күзе белән хәзрәтне сөзде...
— Пәйгамбәрләр дә өйләнгән... Әүлияләр дә өйләнгән... Шуның өчен, хәзрәт, менә мин сине өйләндерергә кирәк дигән уйга килдем... Сиңа яучы булмакчы булдым. Кызын да таптым. Үзе инсафлы. Үзе тәрбияле. Үзе укыган. Үзе чибәр. Фәхри абзый кызы Галимә... Миңа, хәзрәт, рөхсәт бир! Мин Зөлфия абыстайга яучы булып барыйм...
Сүзнең ахырын әйтеп бетерә алмады, Вахид хәзрәт сикереп торды, тез өстенә куйган китабы төшеп китте. Ул ямьсез тавыш белән:
— Ахмак, тик тор!.. Авызыңны сугып ярырмын! —диде.
Шул сүзләрне ул Сәгыйдәгә гомерендә беренче мәртәбә әйтсә дә, шулкадәр куәтле чыкты: ул үз тавышыннан үзе куркып китте.
Күзендә уйный торган ачу чаткылары белән яндырыр өчен Сәгыйдәне бер мәртәбә сөзде.
Сәгыйдә һаман көләч йөзе белән, керфекләреннән батырлык чыгып тора торган, нурланган күз белән Вахидның күзен каршы алды.
Вахид, аның күзендә әллә никадәр мәхәббәт, шәфкать кушылган көч күреп, шуңарга ачуы чыдый алмаганны сизеп, ишекне бик каты ябып чыгып китте.
Шуннан соң Сәгыйдә гүя шул сүзләрне оныткан кебек, шул уйга кайтмады.
Ләкин һәр тугыры килгәндә акрынлап-акрынлап хәзрәтнең күңеленә: «Баласыз тормыш — хәят түгел, балалы булыр өчен икенче хатын алудан башка юл юк»,— дигән уйны сугарга кереште.
Ул хәзрәтнең балага мәхәббәтен тагы арттырыр өчен авылның бөтен гуштур балаларын, әле берсен, әле берсен алып килеп сөя башлады. Әле берсе, әле берсе хакында хәзрәткә сөйләп, аның күңелендә балалы тормыш мәнзарәләрен төрле-төрле буяуда күрсәтә килде.
Аның белән генә дә хәзрәтне аударырга мөмкин булмагач, Сәгыйдә хәзрәтнең дикъкатен икенче хатыннарга, икенче кызларга таба борырга карар бирде.
Бер мәртәбә ул матураеп, үсеп җиткән Фәридәне: «Кызым, бар, хәзрәт өйдә юкта өйләрне җыештырып чык!» —дип, хәзрәт өстенә тасрайган Фәридәне җибәрде.
Бер мәртәбә ул бүлмәдә чигеш чигеп тора торган Галимәне күрсәтер өчен: «Хәзрәткәем, бүлмәдән комганыңны үзең ал! Сыерым моңаеп тора», — дип, Галимә өстенә кертте.
Ул һаман элгәреге игътикад белән — «Сәгыйдәдән башка хатын юк» фикере белән яшәде дә яшәде.
Бер көнне хәзрәт әллә нишләп үлек күмгән җирдән суык тидереп кайтты. Икенче көнне намазга чыга алмады. Өченче көнне җомгага да бара алмады.
Дүртенче, бишенче көннәрне хәзрәт ятактан тормады. Алтынчы, җиденче көннәрне хәзрәт каената хәзрәтне алдырды, күрше авылдан берничә мулланы чакыртып, васыять язарга кушты. Фидиясен әйтте. Бурычлары чыкса, түләргә сумма күрсәтте. Мәдрәсәдә укыганда йомыркасын урлап ашаган Шәхми абзыйның балаларын ризалатырга кашты. Хаҗына алты йөз сум аерды.
Шуннан калган йортын-җирен, мал-туарын— бөтен дәүләтен Сәгыйдәгә яздырды.
Ләкин Сәгыйдә:
— Хәзрәт, мин синсез нишлим? Мин аның белән синсез нишлим? Хәзрәткәем... Миңа калдырма!..— дип ялынырга тотынды.
Вахид хәзрәт, күңеленнән кемгә калдыруны эзләсә дә, Сәгыйдәдән башка кешесе булмаганга, таба алмады.
Менә мәхәллә картлары күрешергә керделәр.
Картлар керә-керә үк күзләре яшәрсә дә, хәзрәт авыру тавышы белән:
— Җәмәгать! Сезгә каршы гөнаһым зур. Имамлык вазыйфасын үти алмадым. Мине аллаһе тәгалә алдында тоткар ит-мәңез... Мине кичереңез... Миннән мәхәллә халкы бәхил булсын!—дигәч, бөтенләй яшьләрен тота алмадылар.
Берсе:
— Хәзрәт! Авылымызны яктырткан идең, мәчетемез, мәдрәсәмезгә нур керткән идең, безне калдырып китәсең? Михрабыңны кемгә калдырасың? —диде.
Вахид хәзрәтнең авыру башында шул уй тагы чуалчык булып басты.
«Михрабыңны кемгә калдырасың?..»
Шул михрабта менә йөз дә унбер ел бер нәселнең балалары имам булып килделәр.
Инде ул буын өзелә!
Вахид михраб иясе имам калдырмый... Вахидның баласы юк...
Вахидның үзенең китапларын, читләренә хашияләр язган китапларын да калдырырга, бабадан атага, атадан балага калып килгән китапларны да калдырырга угылы юк...
Вахидның дәүләтен, мал-туарын, йорт-жирен дә калдырырга угылы юк... Аның «Әнкәңне тыңла, әнкәңә итагать ит!»—дип васыять әйтеп калды-угылы юк...
Юк...
Ичмасам, шул тәрбиягә алган балалар да яшәмәде!..
Шәт, Сәгыйдә теге көнне хаклы иде...
Озын сырхаудан озынлап терелгәндә  уйларга вакыты бик күп булып, шул очсыз уйдан бер нәтиҗә чыгардымы, авыр хәстәлек хәзрәтнең башында иске уйлар, иске тойгыларны җимереп, алар урынына яңа фикер, яңа хис тудырдымы, әллә башкача берәр сәбәп булдымы, алар яңадан бер мәртәбә сөйләмәенчә дә шул фикердә Сәгыйдә  сүзгә килделәр.
Шуны да сүз белән түгел, тойгы белән, әллә ничек, күзгә күз карашу белән аңлаштылар.
Шуның ничек булуын да озын иттереп уйлашмаенча, сөйләшмәенчә таныштылар-белештеләр.
Шуның өчен Сәгыйдә: «Хәзрәт, сәфәр ае кергәнче әллә эшне тәмамлыйкмы?» - дигән сөальгә дә хәзрәт, искедән беткән кебек: 
- Үзең кара, остазбикә! — диде.
Шул сүзне әйткәндә аның күңелендә тмаган кебек, сүзендә дә фәукыльгадә  бер карар хакында сөйләнгәнлекне белдерерлек һичбер төрле мәд булмады.
Сәгыйдә: «Мин, соң, хәзрәт, алай булса, бармыйм!» — дигәч тә хәзрәт тагы, кемгә икәненең  әллә кайчан сөйләнеп, беркетелеп куйганкебек иттереп:
- Соң, Зөлфия абыстай әле ишаннан кайтканмы? — диде.
Сәгыйдәнең «Әйе!» җавабын алгач, ул бер эш эшләнде дә, тагы бер икенчесенә рәт җитте дигән кебек:
- Мин, соң, Сәгыйдә, базарга барып килмәемме, — диде.
Бөтен туйның вакларына кадәр планнарын төзеделәр.
Туй-төшемдә була торган бүләкләрне дәрәҗәсенә күрә бүлеп, кәгазьләргә яздылар.
Никях көне җиткәч, шул ук кәеф белән үзе мунчага кертте, үзе яңа  күлмәкләр кидерде.
Үзе хәрәтнең сакалын, мыегын төзәтте.
Кияүне алырга килүчеләрне дә үзе ашатып,хәзрәт  кояш баеганчы барып керерлек булсын дип, ашыктырып, үзе тәһарәтләндерде.
Һәммәсе хәзер булып, хәзрәт кияүчә  киенеп, аятелкөрси укырга утыргач та, Сәгыйдә акыртын гына хәзрәттән түбәнгә тезләнде вә озын иттереп кулларын  алла дөргяһына сузды,.
Атка утыргач та хәзрәтнең: «Хуш, Сәгыйдә!” - диюенә каршы тагы ук шул шатлыклы, көләч йөз белән: «Хуш, хәзрәт, сәләмәт бул!»—диде.
Атлар күтәрелеп, кыңгыраулар шалтырап, түбән очка төшеп киткәч тә, аның йөзенә кайгылык, кәефсезләк чымады.
Ул кияү озатуны карарга килгән әллә никадәр балага да, туй төсе булсын дип, бүләкләр бирергә онытмады.
«Абыстайның хәле бик авырдыр» — дип бергә кайгырышырга килгән авыл хатыннарының  күз яшьләренә дә көлеп караудан башкача җавап бирмәде.
Гади көндәге кебек, ул ахшамнан соң өйләрен җыештырып бетерде. Ястүдән соң, гади көндәге шикелле, урын салды.
Түшәкне кабартты, ястыкны күпертте, япмаларны пөхтәләп япты, юрганны ачты, хәзрәт ята торганча иттереп ястыкның мамыгын теге якка таба төртте.
Менә хәзер хәзрәт ястүдән кайтыр кебек иттереп, шуларны ашыга-ашыга, тиз-тиз эшләде.
Ашыга-ашыга үзенең кичке күлмәген алыштырды.
Ләкин, ни өчендер, ул шул урынга якын килә алмады...
Ул унике елда беренче мәртәбә шул урыннан суыклык хис итте.
Беренче мәртәбә шул урыннан үгилек исе тойды, беренче мәртәбә шул урынның ят икәнен, бөтенләй ят икәнен сизде.
Икенче көнне иртүк кияү чәенә Сәгый-дәне алырга килгән атка утырып баргач, калтырабрак, аптырабрак каршы чыккан Зөлфия абыстайга да ул һаман элгәреге кебек көләч йөз белән:
«Исәнме?» —диде.
Сәгыйдә тагы көчене җыйды.
Аның күзе бөтен шул өйдә булган, булачак нәрсәләрне күрәсе килгән кебек бердән түргә атылды.
Аның күзләре Галимәнекенә очрарга өлгермәде: Галимә, иелеп, башын бөкте, йөзен яшерде.
Аның күзе хәзрәтнең йөзен сыйпарга өлгермәде: хәзрәтнең бөтен өстеннән бер калтырау, олугълар алдындагы бер калтырау узды.
Хәзрәт туп-тугъры иттереп Сәгыйдәгә карарга батырчылык кылмаса да, Сәгыйдә һаман шул көләч йөз, һаман шул хәтфә тавыш белән: «Исәнме, хәзрәт?»—дигәч, ул акыртын гына күзен күтәрде.
Сәгыйдә кара сыманрак күлмәк киеп, кара өстендә ак бизәкле яулык бәйләгән.
Йөзе балавыздан ясаган кебек ап-ак...
Галимә мулла хатыны булып китеп, мәҗлесләргә йөри башлагач та, бөтен эшләр, бөтен хәрәкәтләрнең Сәгыйдәгә ияргәнлеге бетмәде.
Шунысы гаҗәп: Галимә аналыкка чыгып бала тудыргач та, хәзрәткә дә, Гали-мәгә дә чын ана Сәгыйдә булып урынлашты.
Ул гына да түгел, балалар, үсә башлап, беренче сүзне әйткәндә дә иң беренче «әннә, әннә» дигәнне Сәгыйдәгә эндәште.
Зурая башлагач та бөтен балалар, чын әни — Сәгыйдә дип ышанып, Галимәгә бик озакка кадәр «Әни» дияргә базмадылар.
Аңлый башлагач кына көчләнеп «әни» дип йөрсәләр дә, аны һәрвакыт икенче дәрәҗә әни иттереп йөрүдән котыла алмадылар.
Балалар күбәйде.
Йорт-җир бала белән тулды.
Бала тәрбиясе, бала мәшәкате хәзрәтнең дә, Сәгыйдәнең дә бөтен тормышын тутырды.
Алланың биргән бер елында Галимә абыстай йә бер кыз, йә бер угыл багышлап торса да, хәзрәт үз кулы белән метрике дәфтәренә исемен «атасы Вахид, анасы Галимә» дип язып торса да, ул үзен-үзе һаман бер хатынлы иттереп хис итте; бер хатынлы иттереп уйлады; бер хатынлы иттереп торды.
Галимә һәрвакыт бергә булса да, Галимә хәзрәткә дә, Сәгыйдәгә дә матур балалар багышласа да, әллә ничек, ул хәзрәткә хатын булып, бала анасы булып күренмәде.
Ул шунда җарияме, кәнизәкме?.. Әллә... әллә нәрсә генәме булды да калды.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy