Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Тәрбия дәресе

Тәрбия дәресе

Бикә РӘХИМОВА
Бикә РӘХИМОВА
25 апреля 2017
526 карау
Беркөнне Миләүшә күршеләренә кергән иде, күршесе, яшь кенә, чибәр генә Илүзә исемле хатын алты-җиде яшьләрендәге малаен ашатып утыра. Малай киреләнә, ашамый, аяклары белән тибенә, хәтта әнисен тибеп-тибеп җибәрә, гүяки әнисен шулай кугач, ашау дигән “җәфа”дан котыла. Кем белә, бәлки, баланың чынлап та ашый­сы килмидер, аны аптыратып тинтерәтәләрдер... Шул хәлне күреп, Миләүшә аптырашта калды. Үзе бәләкәй чактагы бер хатирә исенә төште.
Ямьле яз башы. Үләннәр яшәрә, ташу сулары утыра башлаган чак, әлегә кипмичә калган, әмма шактый ук җылынган күлләвекләргә кереп, бала-чага аякларына “че­би” чыгарып йөри. Менә шундый матур көннәрнең бе­рендә, иртәнге якта күрше авыл Сәлкидән Миләүшәнең әбисе килде дә, бер көн генә кунып, икенче көнне иртән үк китәргә җыена башлады. “Миләүшәне берәр атнага алып китәм. Көзгә укырга барасы ич аңа. Бер укый башлагач, бик йөри алмас”, — диде.
Юлга чыктылар. Әбисенең кулында яулыкка гына төреп тоткан төенчек. Үзе җәһәт-җәһәт атлый. Бераз вакыт баргач, сазлыклы болыннарны киптерү өчен казыган ка­нау буена килеп җиттеләр. Әбисе шунда туктады да, ап-ак җирлеккә “чыпчык күзе” төшкән күлмәген тезенә хәтле күтәреп, биленә кыстырып куйды, чәчәк тирәле яулыгын да маңгаеннан арткарак этеп, шул яулыкның аркасында­гы чабуларын бергәрәк җыештыргандай итте. Аннан соң оекларын, ялтыравык галушларын салып, ыштан бала­гын да сызганды. Миләүшәгә исә бернәрсәсен салырга да, кияргә дә кирәкми: үзе яланаяк, күлмәк-яулыгы да әбисенеке кебек мулдан түгел, пычрак чәчрәр дип курка­сы юк. Ул бары тик әбисенең һәрбер хәрәкәтен, әйтер­сең лә бик күп елларга хәтерендә калдырырдай итеп, бик кызыксынып карап, күзәтеп басып кына торды.
Менә әбисе, юлда очраячак җиде канауны да юешләнмичә, пычранмыйча үтеп чыгачагына ышанычын
ныгытты бугай, алга таба атлады. Миләүшә аның ар­тыннан теркелдәде. Әбисе яланаяклары белән матур аксыл-яшел яшь үләнгә тиз-тиз басып атлый, аның аягы баскан һәр эзенә мөлдерәп көмеш су чыга, әле шунысы да бар: су башта батынкырак җиргә — биш бармак һәм үкчә эзенә — алданрак саркып чыга, аннан соң гына, тере­көмештәй, бөтен эзгә тәгәри. Җиде чакрым җирне әби­се артыннан теркелдәп ничек барып җиткәнен, юлда ниләр күргәнен, ардым дип шыңшыганын бер дә хәтер­ләми Миләүшә, ә менә күп еллар үткәч тә яшел канау буе, көмеш су, шул матурлык уртасында басып торучы зәңгәр күзле, сары чәчле, ап-ак күлмәкле, ак яулыклы чибәр әбисе әле дә булса күз алдында тора. Әбисе дип, әбисе ул вакытта чынлап торып әби дә булмаган икән, яшь булган икән, елларны санап-исәпләп карагач, шулай килеп чыга.
Сәлкигә барып җиткәч, әбисе өйдә тиз генә өс киемнәрен алыштырып, башкаларын киде, бу юлы инде җиңнәрен дә ныклап сызганып, эшкә кереште, йөгереп кенә йөри. Биредә, Сәлкидә, әбисенең тагын бер кызы булса да, ул апаның Миләүшә белән уйнарлык кызы юк иде шул, шуңа күрә чынаяк китекләре, чәйнек ватыклары ише нәрсәләрдән “өй салып”, чүпрәктән әнисеме, апа­сымы тегеп биргән курчакларын шул “өй”дә уйната баш­лады, курчаклар исә әбисенең төенчегендә килгән иде. Әмма берүзең күпме уйнарга була инде? Нишләптер ашый­сы да килә башлады шул... Иртән иртүк камырдан пешерелгән, юка дип аталган тәмле җәймәләр белән чәй эчеп чыкканнар иде дә бит, ай-һай, аннан бирле хәйран вакытлар үтте шул. Әбисе, кунак кызым дип, берәр тәмле әйбер бирерме әллә дип ымсыныбрак торган иде дә бит Миләүшә, кая ул, еллар буе эшләнмәгән, калган эшләре­нең тизрәк очына чыгарга теләгәндәй, чатыр чабып йөрүен белә, һаман эш белән әвәрә килә.
Уф, кайтты Миләүшәнең туган апасы. Аның чибәрлеге!

Балаитәкле күлмәк кигән гәүдәсе уйнап тора, битләре ап-ал, күзләре әбисенеке кебек үк зәп- зәңгәр, яулыгын артка чөеп бәйләгән, шунлыктан колак алкалары күренеп, кояшта ялык-елык итеп торалар. Туган апасының аны кочаклапмы, күтәрепме алуын хәтерләми Миләүшә, күрәсең, әле кызлар кебек япь-яшь чибәр апасының гүзәл ташкындай капкадан килеп керүе калган барлык тәэсирләрне юып, тоныкландырып калдыргандыр.
Туган апасы кайткач, Миләүшәнең әбисе әкият­ләрдә генә сөйләнелә торган тизлек белән баба­сыннан калган өйнең җәйлек — җиләс ягына та­бын корды. Ул андагы мул итеп куелган кай­маклы катыкның пуф итеп утыруы, чәйгә дип куелган сөт өстенең ефәктәй елкылдавы, урта бер җирдә зур табакта ап-ак бәрәңгенең урмандагы ак кар баскан кышлактан күтәрелгән пар кебек була­нып утыруы, түгәрәк ипинең туралган телем­нәреннән тәмле ис таралуы, тагын да “кош теле” һәм әллә нинди киптерелгән җимеш сыман нәрсәләрнең авыздан сулар китерүе Миләүшәнең сүрелә башлаган күңелен яп-якты итеп яктыртып җибәрделәр. Табынның бер читендә самаур гөжли, “түбәтәенә” кечкенә генә чәйнек куелган.
Алар табынга утырырга торганда, тагын бер апа кайтты, бусын Миләүшә белми иде. Кечерәк буйлы, шулай ук ал йөзле; сөйкемле булгандыр ул апа, чөнки чәйләр эчеп бетергәч, беренче генә мәртәбә күргән апаның итәгендә, туган апа­сына сыенгандай, сыеныплар утырмас иде Миләүшә.
Бу яңа апа укытучы икән, исеме — Нурҗиһан. Ерак­тан килгән, Миләүшәнең әбиләрендә фатирда то­расы икән. Соңыннан, югары сыйныфларда Сәлкидә укыганда, ул ападан дәресләр алып, укып та йөрде әле.
Табын янында әбисен алыштырып куйдылармы­ни! Кайтканнан бирле ут чыккандай чабып эшләп йөргән кеше димәссең, гүяки ул башка бер генә эш эшләмичә, гел табында кунак сыйлап кына үткәрә дияр­сең! Үз кызы белән укытучы кызны “тагын берне генә ясыйм, бусын кап, тегесен кап, авыз итми калма” дия-дия сыйлавы аңлашыла инде, ә менә кечкенә генә балага — Миләүшәгә — игътибарның тагын да зуррагын юнәлт­те бит әле әбисе! “Ай минем бәләкәй кызым, кунак кызым бит ул, кая әле, кош теле ашасын әле”, — дип, йә шул “кош телләрен” аның алдынарак этеп куя, йә “мендәр” кәнфитләрнең нәкъ берсен, бербөтенен(!) кызчыкның ку­лына ук тоттыра...
Менә хәзерге заманда, безнең көннәрдә, чит телләрне өйрәнгәндә, “егерме бишенче кадрның эффек­ты”, ягъни мәсәлән, телевизор экранындамы, кампитрдамы егерме биш кадр — сүз узып, имеш, шуның егерме бишенчесе “үзеннән-үзе һич тә онытылмаслык итеп истә кала” дигән бер фикерне куерта башладылар. Тик Миләүшә күңелгә, хәтергә мәңге җуелмас булып нәкъ менә беренче кадрларның — беренче тәэсирләрнең — ныграк уелуын раслый алыр иде кебек. Теге вакытта да әбисе белән бары тик беренче канауны ничек чыгулары хәтердә калган, ә бит ул канаулар җидәү иде! Алар бүген дә урыннарындадыр. Аннан тагын әбисе үз гомерендә Миләүшә алдында бик күп мәртәбәләр табын корды, ә менә бик бәләкәй чагында әбисенә беренче мәртәбә ияреп Сәлкигә кайтканын, шул кайткан көннең беренче табыны искиткеч мул, ямьле булып, әле генә сыйланып утырган­дай, хәтергә уелганын оныта алмый. Шул табын җыелгач, укыту апаның да, туган апасының да Миләүшәне сөеп иркәләүләре, берәм-берәм итәкләренә алып “Аһ каракай, карлыгачкай” дип сокланулары һаман да истә. Чынлап та, әбисе сары чәчле, зәңгәр күзле, туган апасы да зәңгәр күзле, сары чәчле, яңа танышы — укытучы апасы да ап-ак йөзле, күзе коңгырт булса да, сары чәчле булган икән шул. Ә ул, исеме Миләүшә булса да, кара күзле, кара чәчле кыз иде.
Миләүшә үсә торды, ә әбисе... әкрен генә картайган икән лә. Әбисе күрше авылдан көн эчендә йөгереп килеп, йөгереп китеп бару түгел, Миләүшәнең Харис исемле абый­сы ат белән алырга дип барганда да: “Бара алмыйм әле бу юлы, башым да әйләнә, аякларымның да рәте юк”, — дип килми дә кала иде. Тагын бераздан берәрсе артын­нан хәбәр сала: “Килеп алсыннар, барам”. Әби кеше кызы Нурдидәгә — Миләүшәнең туган апасына — тормыш дилбегәсен күптән тапшырган иде инде. Беренче мәртәбә әбисенә ияреп Сәлкигә баргач, туган апасының капкадан гүзәл җәй кебек ургылып килеп кергәнен күз алдыннан югалмаслык булып хәтеренә сеңдергән ул. Хәер, туган апасының, җил-давылдай ашкынып, тагын бер мәртәбә капкадан килеп кергәнен хәтерли әле Миләүшә. Бусы инде башка вакытта, кыш көне иде. Миләүшәләр капкасыннан җигелгән ат, олау белән буранлы төндә килеп керде апасы. Тегермәннән кайтышы икән. Бу юлы Миләүшә аны кар кызы, кыш чибәре дип атамас иде, бусында аның туган апасы кыш патшасының үзенә охшаган иде бугай. Аякта киез итек, өстә сырган чалбар, сырган фуфайка, аның өстенә кыска толып салган, башына шәл бәйләсә дә, бүрек тә кигән, кулында каеш чыбыркы. Шулай менә, хатын-кыз шартлата тормышның чыбыр­кысын. Миләүшәнең әтисе генә түгел, аның җизнәсе — туган апасының ире дә кайтмаган икән бит сугыштан...
Менә шундый тормыш, шундый язмышлар, шундый пейзажлар: яз башы, яшел яшь чирәм, канау буе, Миләүшәнең ак күлмәкле әбисе, аяк табаны эзенә йөгереп тулган терекөмештәй су, капкадан җәй сурәтендә кергән туган апасы, җиләс җирдә корган авыл табыны, аптыраганнан кыш патшасы кыяфәтен чагыл­дырган шул ук туган апасы. Күзен йомып, шуларны уй­лый, күз алдына китерә дә Миләүшә, тыны кысыла, йөрәге кузгала. Инде үз гомерендә дә кемнәрне генә күрмәде дә, нинди генә затлы ризыклардан авыз итеп, затлы табын­нар янында утырмады икән, төрле җирләрдә, төрле илләрдә булды, тик берсе генә дә күңелне өтеп, бәгырьгә шулкадәр дә якын булып керә алмыйлар, йөрәкне кузгалтмыйлар икән? Алар кояш чыккач очып киткән чык сыман кыска гомерлеләр, һәм шуларның иң-иң купшы, бай-зиннәтлеләренең төсмере дә әнә еракта, балачагында калган. Әбисе корган җәйге табынга алыштырып кына куяр иде дә, әгәр мөмкин булса... Аннары шунысын да уйлап куя Миләүшә, мөгаен, әле миңа шуңа да хәтергә нык уелгандыр ул табын, бу беренче мәртәбә көзен мәктәпкә барасы балага әбисенең тәрбия дәресе дә булган икән ич!..

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy