Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Күз яше ачы була

Күз яше ачы була

Гөлнур АЙЗАТ
Гөлнур АЙЗАТ
03 февраля 2017
5030 карау
(повесть)

Гадилә ашыгып-ашыгып табын әзерли. Өйгә, борыннарны кытыклап,  тәмле бәлеш исе таралды. Аның бик кадерле кешеләре – ире Сәяр белән улы Инсаф менә-менә кайтып керерләр. 8 Мартны шулай бергә гаилә белән каршыларга яраталар алар. Белә инде хуҗабикә: әтиле-уллы юкка гына чыгып китмәде ич алар! Гадиләне сөендерер өчен бүләк сайларга китте аның кадерлеләре.
Гадилә газ плитәсенең мичен генә ачкан иде,  кесә телефоны шалтырады. 
Иредер инде – ул һәрчак ни эшләсә дә, шулай хатыны белән киңәшергә ярата. 
– Гадиләм...  Сәярның тавышы нишләптер калтырап чыга иде.
– Гадиләм... – ире сүзен әйтә алмый аптырады...
– Әтисе, йә, ни булды?
– Гадиләм...  Улыбыз... – тавыш өзелде...
– Гадиләнең кулындагы таба тоткыч бияләйләре бармакларын гына түгел, йөрәген үк кыскан сыман тоелды. Хатын нишләргә белми, беравык баскан урынында катып калды. Ишектәге кыңгырау тавышы Гадиләне айнытып җибәрде. Йөгереп диярлек ишеккә барды. Ишек төбендә полиция киеменнән таныш түгел ир-ат басып тора иде. 
– Гадилә ханыммы?
– Әйе.  Сез кем?
– Мин полиция капитаны Илсур Мидхатович булам. Ирегез белән улыгызны хастаханәгә озаттым. Әйдәгез, киенегез, бәлки әле улыгызның исән чагын күреп, сүз әйтеп кала алырсыз. 
Гадилә өстенә язгы пальтосын киде дә,  капитан артыннан атлады. 
– Кайда булган бу хәл? Соң бит әле өйдән чыгып киткәннәренә дә күп түгел,  ярты сәгать вакыт узмагандыр?
Бераз баргач, машина туктады. 
– Менә монда!
Гадилә борылыштагы асфальт юл өстен тутырып яткан сап-сары лалә чәчәкләренә карап, тын калды. Полиция хезмәткәрләре авария булган урынны камап алган, юл читендәрәк ап-ак төстәге машинада кып-кызыл кан таплары... Улының гомерен өзгән машина шулдыр, күрәсең! Улы белән ире бик матур чәчәкләр алган булган икән! Яз кояшы төсле күз явын алырлык чәчкәләрдә дә кызыл таплар күренә.  Кан таплары... Бәйрәм... Көтеп алган 8 Март! Улы, ире, фаҗигә... Гадиләнең бер мәлгә күз аллары караңгыланды.  «Яраббым, саклый күр баламны, саклый күр күз нурымны!»
Илсур Мидхатович хатынга бераз уйланып, күреп калырга рөхсәт итте.  Аннары хастаханәгә юл алдылар. Авария булган җирдән хастаханә ерак түгел, бер-ике минутлык юл. Капитан ишек янында кизү торучыга тиз генә аңлатты да, икенче катка – реанимация бүлегенә күтәрелделәр. Коридорда аларны каршылаган өлкән шәфкать туташы палатага озатып куйды. Ап-ак кар төсле җәймә җәелгән өстәлдә аның бәгырь җимеше ята. Иренең дә кулына нидер булган, бәйләгән бинт аша кан саркып чыккан.
– Улым, бәгырь кисәгем, балам! – Ишектән атылып кергән хатынын күрүгә Сәяр урыныннан кузгалды.  Гадиләнең үзәк өзгеч тавышы палатага гына сыймады – тәрәзә пыялалары зеңләп куйды. Күкрәк астында тугыз ай көтеп үстергән мәхәббәт җимеше шулай кадерле була шул! Ничә еллар күзгә-күз карашып яшәп тә, балалары булмаган, ничә еллар узгач, Ходай аларның теләген ишетеп,  уллары Инсаф туган иде.
Тагын бер атнадан улларына 14 яшь тулган булыр иде! Иде... Ай бу үкенечле үлемнәр! Гадиләнең күзенә ак-кара күренми иде – ул әле улының система тоташтырылган кулыннан, әле кан саркып торган чигәсеннән үбә:
– Улым, улым,  юк, юк, синең үләргә хакың юк, балам! Син яшәргә тиеш,  тиеш, улым! Бөтен тормышымның яме ләбаса син, улым! Шулчак Инсаф әкрен генә күзләрен ачты. Әмма әтисе белән әнисен күрдеме ул, әллә күрмәдеме – какча гәүдәсе яртылаш күтәрелде.
Малайның тәне ут кебек яна,  йөзе дә әллә ни мазар кызарып китте.  Гадилә улының кулларыннан тотып:
– Улым, Инсафым, йә, менә мин монда, әниең монда, әтиең монда... без монда синең белән, улым!
Җавап булмаганга мизгелләр шулкадәр озак тоелды анага, ник җавап бирми улы, авызыннан бер сүз чыкса иде... Инсаф бик аз гына чиксезлеккә карап торды да, авыр гына тын алып, яңа кисеп төшерелгән яшь каендай,  кинәт кенә урынга ауды. Шәфкать, туташы ир белән хатынны аралап,  пациентны җайлап, төзәтеп куйды.
– Борчымагыз, зинһар, ул инде саубуллаша сезнең белән, мәңгелеккә! Гадиләнең бу хәлнең дөреслегенә ышанасы килмичә, кабат улының кулларыннан алды.
– Юк, юк! Яраббым, нишләп кенә өйдән чыгарып җибәрдем мин сезне бүген, нишләп риза булдым, нишләп?
      – Гадиләм, синең бер гаебең дә юк, бетермә әле үзеңне! Ходайдан уза алган кеше юк! – Сәяр сәламәт кулы белән хатынын кочаклады. Шәфкать туташы Инсафның беләгенә тоташтырган катетерны алды да малайның үлеме турында белгертергә табиб янына чыгып китте. Палатада ир белән хатын,  инде җаны бакыйлыкка күчеп барган уллары гына калды. Гадилә бераз тыела төшеп кенә елый:
      – Инде нишләрбез, Сәяр, нишләрбез, ничекләр яшәрбез аңардан башка, ничекләр?..
Палатага өлкән табиб Шамил Госманович килеп керде. 
– Кайбер күзәтүләрне карточкасына тутырасы булыр.  Хөрмәтле әти-әнисе,  коридорга чыгыгыз,  калдырыгыз пациентны!
Сәяр хатынын сыңар кулы белән кочаклап диярлек бүлмәдән алып чыкты. Коридордагы диванга утыргач та, Гадилә сүзсез генә иңрәп елавыннан туктый алмады.
«Ата йөрәге таудан өлкән, Ана йөрәге диңгездән тирән», – дип юкка гына әйтмиләрдер шул! Сәяр, күңеле никадәр тирән өзгәләнсә дә,  хатынына терәк булырга тиеш, тынычландыру – аның бурычы. Аңлый, бик аңлый ул Гадиләсен! Яши башлауларына бер ел тулгач та, хатын, кара кайгыга төшеп,  табибларга йөрде. Ник балага уза алмавының сәбәпләрен ачыклады. Төннәр буе пошынып,  йоклый алмый газапланып чыккан хатынына ни актан,  ни карадан гаепләп, сыңар сүз дә әйтмәде ир. Көтте. Гадиләсен елга икешәр тапкыр санаторийларга алып барырга акчасын да, вакытын да кызганмады.  Яши башлауларына тугыз ел булган иде инде.

Хатынының дерелдәгән иңнәрен тагын да ныграк кочты ир. Ничек тынычландыра ала соң? Хастаханә коридорында табиб чыкканчы биш минут көтеп утыру, әйтерсең – бер гомер яшәү! Ә яшәлгән кадәресендә вакыйгалар-сөбханалла-машалла гына!
Язмышы шулай булгандыр инде – Сәяр соң өйләнде. Ничектер, кыз-кыркын артыннан чабарга вакыты да җитмәде. Әти-әниләре иртә үлеп китте.  Өч сеңлесенә ул әтиләрен дә, әнисен дә алыштырды. Сеңелләре буйга җитеп,  аларны кияүгә биреп, артка борылып караса, 36 яшь тә тулып киткән.  Авылдагы нигезне ябарга йөрәге җитмәде. Алай да, шәһәргә килеп урнашты.  Авылда төпләнер, гаилә корыр өчен сыңар кыз булмавы сәбәп булдымы, әллә инде шәһәрдә яшисе килү теләгеме – үзе дә аңламады. Эштә сыната торган егет түгел анысы, белеме дә, кул егәре дә җитәрлек.
Гадилә белән тәүге тапкыр очрашкан көннәрен хәтерләде. Квартирасына кирәк-ярак карарга кергән иде. Ремонт өчен обойлар караштырып йөргәндә,  карашлары очрашты. Сәяр да, Гадилә дә зәңгәр кыңгыраулар төшкән обой рулоны янында тукталдылар.
– Бигрәк матур, нәкъ без урман аланыннан җыйган кыңгыраулар! – диде таныш түгел кыз.
– Миңа да ошый. Мондый чәчәкләрне күп тапкыр күргәнем булса да,  җыеп бүләк итәргә туры килмәде, – диде Сәяр да. 
– Төсләрен яратам – хыял төсе, җәйләр төсе! Миңа да бүләк иткәннәре булмады шул. Менә,  карап, сокланып торам шуңа, – диде яңа таныш.
Сәяр кызның күзләренә игътибар итте – алар обойдагы кыңгыраулар төсле үк икән! Зәп-зәңгәр күзләрдәге карашлар инде сазаган егетнең йөрәген чеметеп куйды.
– Исемегез дә матурдыр әле, туташ? Бик сер булмаса,  бәлки әйтерсез?
– Гадилә.
– Гадилә, Гадилә! Минем әниемнең исеме кебек үк! Бик гадел, бик инсафлы кеше иде бәгырькәем!
– Ә ник иде? Исән түгелме әллә?
– Әйе, Гадилә. Әти дә, әни дә бик иртә киттеләр шул. Сеңелләрем генә бар минем, бай мин – өч сеңлем бар!
– Ә обойны алыгыз, бик матур, өегез дә көлеп торыр, урман аланын хәтерләтеп торыр.
– Шул аланның былбылы буласыгыз килмиме, Гадилә? – дип шаяртты Сәяр. – Ходайның насыйбы кемдер бит?!

Сәяр ул чакта квартирасын бер көн эчендә обойлап чыкты. Күз алдындагы зәңгәр кыңгыраулар, әйтерсең лә, Гадилә күзләре! Бер-ике көн шулай янып-көеп йөрде дә, кабат Гадиләне очраткан кибеткә юл тотты,  әйтерсең, анда аны кыз көтеп тора! Ходайның бирмеш көне булгандыр – кыз чынлап та кибеттә иде. Сәяр, бәхет кошы тоткандай, Гадилә янына атылды:
– Кыңгыраулы аланның былбылы нишли икән монда? – диде ул елмаеп.
– Менә сездән соң мин дә алган идем бит теге обойларны. Азрак алынган. Бер буй җитмәде дә, кабат алырга килдем, – диде Гадилә. Ә монда андый обой башка юк икән, беткән. Инде зал ягыбыз шулай бер полоса газетлы килеш каламы?
– И юкка кайгырып торасың! Миндә калды ич ул кыңгыраулар, ике төргәк, әйдә, теләсәң, бирәм дә җибәрәм сиңа!
– Чынлапмы? Исемегезне сорарга онытылган. Гафу итегез, чынлап бирәсезме? Менә бит ә, бәхетем бар икән! Берничә минуттан Гадилә белән Сәяр, инде күптәнге танышлар кебек, гөр килеп, сөйләшеп, егет торган йортка таба атлый иделәр.
Егетнең квартирасы матур гына икән, зал ягының зур-зур тәрәзәләреннән бүлмә яп-якты кояшлы алан сыман! Стенадагы зәңгәр кыңгыраулар шул аланда үскән чын чәчәкләр кебек тоелды кызга.
– Фатирыгыз бигрәк нурлы!
– И, син монда килеп кергәнгәдер әле ул! – Кунакны чәй эчермичә җибәрми иде әни дә, әйдә кухняда хуҗабикә бул әле! Мин сиңа кирәкле обойларны хәзер гараждан алып керәм, ерак түгел – өч минутлык юл.
Гадилә Сәярның квартирасы бик чиста булуга исе китте. «Ялгыз ир-ат шулай җыеп торыр микән, бардыр моның берәр кешесе!» – дип фикер йөртте.  Кухнядагы савыт-сабалары да ялт иткән. Кухня диварларына да бигрәк якты төсләр сайлаган икән – ачык яшел җирлектә ап-ак ромашкалар гөлләмәсе – утырып җыясы килеп китә! Гадилә газ плитәсе өстендә торган чәйнеккә су агызды да кабызып җибәрде. «Сеңелләрем бар», – диде бит, алар килеп тәртипкә салып китәдер фатирны – Гадилә шулай уйлады...

Чәй кайнап чыкканда,  Сәяр ике төргәк күтәреп керде. 
– Менә сине көтеп ятканнар бу обойлар, Гадилә! – Әле ярый теге чакта күбрәк алынган, алайса синең белән болай бергәләп чәй эчә алыр идекмени?! – дип гөлдердәде ир. Бергәләп чәй өстәле әзерләделәр. Гадилә дә бу фатирда әллә кайчан яшәгән хуҗабикәдәй, чәй эчкәч тә өстәл өстен җыештырып,  чынаяк-савытларны юып та куйды. Бу күренешкә Сәярның сөенече йөзенә чыккан иде:
– Гадилә, бәлки, сеңелләремне дә чакырыргадыр кичкә, сине аларга да бик күрсәтәсем килә. Бигрәк әнигә охшаган бит син! Алар да яратмый калмаслар сине! Син ризамы? – дип, кызны бераз аптырашта да калдырды.  Кыз, ул-бу уйлап, каршы килгәнче, Сәяр трубканы кулына алды да, номерлар җыярга кереште:
– Алло, алло, Фәнзирә, синме? Апаларыңа да әйт тә кичкә миңа кереп чыгыгыз әле, сезне бик яхшы яңалык көтә!
Гадилә белән Сәяр кичке өстәлгә кирәк-яракны алып, кибетләрдә йөреп кайттылар.  Ир бигрәк йорт җанлы, һәр хәрәкәтен, гамәлен ошатты кыз да.
Табын әзерләнеп беткәндә, ишектә кыңгырау зыңлады. Ишекне бергә ачарга булдылар. Сәярның сеңелләре бүлмә тутырып керделәр – шактый ук таза бәдәнлеләр, озын буйлылар икән!
– Фирдәвес, Фәния, Фәнзирә! Менә сез ишетәсе, күрәсе сюрприз – Гадилә апагыз! Кем дисезме? Дөрес сорыйсыз?! Мин өйләнергә булдым.  Җиңгәгез булыр бу апагыз! Гадилә бер мәлгә вакыйгаларның бу чаклы тиз үзгәрүенә аптырап, ни дияргә дә белмәде. Әйләндереп бер сүз дә әйтә алмады.
– Йә, әйдәгез, утырыгыз, чәй өстәлебез әзер безнең, җаннарым!
Сеңелләре дә буш кул белән килмәгәннәр иде, аларның күчтәнәчләре дә өстәлгә куелгач, туй табыны булды да куйды.  Кунаклар берәр сәгать утыргач та,  кузгалырга булдылар. Шунда өлкән сеңел Фирдәвес:
– Абый, Гадилә апа безгә бик ошады, без никах көнен көтеп калабыз, – диде. Сеңелләре киткәч тә, Сәяр Гадиләне кунарга кыстарга уйласа да,  әйтмәде, рәнҗетермен дип курыкты. Ике төргәк кыңгыраулы обойлары белән өенә озатып куйды. Гадилә әнисе белән генә яши икән, әтисе күптән бакыйлыкка күчкән. Гадилә, әнисен ялгыз калдырудан куркып, кияүгә чыкмый икән. Бар белгән хәбәрләре шул булды.
Кызның залын кыңгыраулы обойлар белән балкыткач та, бер атнадан никах мәҗлесе уздырып, җылы мөнәсәбәтләргә, назга сусаган ике яшь йөрәк бергә яши башлады.

... Сәяр, коридорга чыккан табиб тавышыннан айнып китте:
– Улыгызны берәр сәгатьтән алып китә аласыз. Мин заключение язып куярмын. Кайгыгызны уртаклашам, кулдан килгәннең барысын да эшләдек бит, үзегез күрдегез!
Сәярның сынган кулы тартышып куйды. Кул нәрсә ул – урынында,  төзәлер, ә менә дистә еллар көтеп алган бердәнбер улы инде кабат кайтмас җиргә китә...
– Гадиләм, әйдә, өйгә кузгалыйк, улыбызны алып кайтыр өчен әзерлек күрергә кирәк бит! – диде ир.  Гадиләнең бите буйлап күз яшьләре ерганак ясаса да, каты тавыш чыгармый – сабыр итә! Кеше күтәрә алмаслык хәсрәтләр бар шул, ә кеше түзә, иреннәрен аркылы тешләп булса да түзә шул!Татар халкында кычкырып, үрсәләнеп елау гадәткә кермәгән, шәригать тә кушмый. 
Гадиләне өйгә кайтарып куйгач та, кирәк-яракны алып, Сәяр кабат хастаханәгә килде. Улы яткан бүлмә ишеге ябык, анда табиб һәм шәфкать туташларының сөйләшкәннәре ишетелә. Ир әлеге ишекне ачарга җөрьәт итми... Кеше гомере дә шулай – бер ишектән керәсең, икенчесеннән чыгасың... Бик күп авыруларны күргән ишек улы белән Сәярны яшәү белән үлем арасын аерып торучы авыр дивар сыман!
– Керегез! Ишек ачылды. Табибның да тавышы кылтырап чыкты. Бик еш үлем шаһиты булырга туры килсә дә, табиб йөрәге дә таш түгел!
– Улыгыз белән сезне «Ашыгыч ярдәм» машинасы илтеп куяр, сезгә мәетне урнаштырырга булышырлар. Сәяр улының агарып калган йөзенә карады. Әле иртән генә әтисе янында: «Әнигә нинди бүләк алабыз, әти, әни ул сап-сары лалә чәчәкләре ярата бит!» – дип гөрләп йөргән улының үлеменә һич ышанасы килми, күзләре күрсә дә, йөрәге кабул итми иде. 

Улының мәетен залга урнаштырдылар. Аякларын кыйблага каратып,  Инсафның башын азрак күтәрә төшеп куйгач, залга Сәярның сеңелләре узды.  Гадилә, улының инде суынган гәүдәсен кочып, кабат иңгелдәп елап җибәрде:
– И Аллаһым, нинди генә гөнаһларым булды икән синең каршыңда,  никләр алдың газиз парәмне, инде нинди өметләр белән, ничекләр яшим,  ничек яшим? – дип үкседе дә үкседе ул. Иртән әнисен кочып, елмаеп чыгып киткән улының бер хәрәкәтсез, җавапсыз ятуына, үлеменә ана йөрәге ышана алмады.  Гадилә белән Сәяр да, туганнары да бу үлемнең сәбәпчесе булган исерек ирнең мәет өстенә беркеме дә килмәвен, гафу да сорамавын бик авыр кичерделәр. Хәсрәтләрен бүлешергә улларын таптатучының анасы белән атасы килсә дә, күңел йомшар иде югыйсә.
Инсафның мәетен саклап, төн уздыручы хатын-кыз Гадиләнең бәгырь өзәрлек хатирәләрен ишетте:
– Сәяр белән бергә кушылгач та, тугыз ел балага уза алмадым...  Ни сәбәпле? Бер табиб та, бер им-томчы да әйтә алмады. Икебез дә сау-сәламәт,  ә балабыз юк та юк.
Беркөнне иске мәчеткә хәер керттем. Мәчет ишек төбендә ак яулыклы бер әби генә утыра.
– Балам,  кемгә адарынып керттең хәереңне? Кемгә багышлап укыйм? –ди. 
– Туачак балама, әби! Ирем белән бергә тора башлавыбызга менә унынчы ел инде, балабыз юк, – дидем мин.
– Быел узарсың, әмма аның өчен хаҗ сәфәре кыларга кирәк, кызым! – диде әби.  Сәдакамны биргәч тә, ул бик озак укыды. Ул дога укыган чакта күңелләрем әллә кайлардан урап кайтты.  Өйгә кайткач та, бу хакта Сәярым белән дә сөйләштем. Бу изге сәфәргә ирем белән бергәләп әзерләнә башладык.
– Хаҗның ислам диненең бишенче баганасы булуын да, гомерендә бер генә тапкыр булса да шуны үтәү кеше өстендә фарыз булып торуын да әлеге ак яулыклы әбием – Сабира апа аңлатты миңа. Мин аның янына йөреп намаз укырга, ислам кагыйдәләрен үтәргә өйрәндем. «Бу,  Гадилә балам, сезнең өчен бер изге сәфәр булачак, туачак сезнең балагыз. Алай гына да түгел,  улыгыз – нәсел җимешегез булачак», – дип,  үзе янына килгән саен күңелемне үсендереп торды.
Хаҗ кылу ирем белән икебез өчен хыялланган иң олы теләкнең берсенә әйләнде. Теләк кенә түгел, ният кирәк иде. Тиешле киемнәрне булдырдык та,  Аллаһы Тәгалә ярдәме белән хаҗ сәфәренә кузгалдык. Самолетка утыргач та,  черем итеп киткәнмен. Арафат тавында йөрим, имеш. Үзем дә ап-актан,  ирем Сәяр да. Тау түбәсендә икәү бергә кулга-кул тотынып теләк телибез кебек. Шул вакыт безнең куллар тотынышкан урынга зур якты шар төште күктән... Ирем бер кулы белән шарны күтәрде дә, без бергәләп таудан төшә башладык. Шардан икебезнең дә кулыбызга җылылык, әллә нинди бер рәхәтлек килә...

   Гадилә сөйләвеннән туктады. Зал уртасында яткан улы Инсафның битләреннән куллары белән йомшак кына сыйпап куйды. Җаны чыккан йөрәк җимеше, әйтерсең лә, тере! Һаман исән, әнисенең гел шулай яратып,  битеннән сыйпавын көтеп ята сыман.  Бигрәкләр яратып үстерделәр бит улларын. Ире дә, Гадилә үзе дә ялгыш кына да малайга бер тавыш та күтәрмәде. Хәер, нигә бер дә юкка ачуланырга?! Инсаф бик тәртипле, ипле,  иманлы бала булып үсте бит. Ярдәмчел, эшчән дә, әтисе белән бергә биш вакыт намазын да калдырмый иде ул. Кечкенәдән әтиле-уллы бергә җомга намазларына йөрделәр. Улының кутырлап киткән маңгаендагы җәрәхәт эзен сак кына сыйпап узды хатын.

– Мәдинәгә төнге икедә килеп төштек. Казаннан очучылардан бер төркем «Иләф әл һүдәә» дигән кунакханәгә урнаштык. Сөйләгәннәре бар иде хаҗдан кайтучыларның. Әмма бу кадәр нурлы дип күз алдына да китермәгән идек. Мөхәммәд исемен йөртүче мәчетнең янәшәсендә генә. Мәдинәдә шул мәчеткә кереп, монда килүче йөзләгән, меңләгән мөселманнар белән дога кылдык, намаз укыдык. Самолетта безнең кебек үк пар очкан иде. Алар белән кайда барсак та,  бергә йөрдек... Самира белән Мәхмүтнең туган бер баласы үлеп бара икән.  Алар Ходайдан туачак балаларына гомер сорап килгәннәр.  Мөхәммәд пәйгамбәребезнең каберен күрдек,  аның рухына салаватлар укыдык.  Көне буе самолетта күргән төшем озатып йөрде.  «И Раббым,  бирсәң иде безгә дә олы бәхетне – күкрәгемә кысып үз баламны сөяргә,  күкрәк сөтләре имезергә язсаң иде, Ходаем!» – дип намазым саен теләк теләдем. Куба мәчетендә ике рәкагать намаз укыдык,  бусы Гомрә хаҗы дип аңлаттылар безгә. Икенче көнне, гөсел коенып тәһарәтләндек тә ихрам киемнәребезне киеп,  Мәккәгә киттек. Юл буена тәлбия (хаҗның бөтенлеген һәм символын күрсәтә торган изге сүзләр) укып бардык.  Җитәкчебез Фәиз хаҗи вәгазьләр сөйләде.  Күңелләребез Аллаһыма якынаю теләгеннән нур белән тулган иде...  «Булачак безнең балабыз,  Алла боерса!» – дип һәр даим эчемнән бер теләкне кабатлыйм.  Самирага карыйм,  аңардан да ниндидер ышаныч,  нур бөркелә.  Юлда автобусларны туктатып,  Зәмзәм сулары,  хөрмә җимешләре бирделәр,  Коръәннәр өләшеп чыктылар.  Мәйкатта йомшак,  бик җылы тоелган сулы тәһарәтханәдә тәһарәтләр алдык,  кайнар чәйләр эчеп хәл алдык. Күңел ашыга, тизрәк теләк телисе урынга барып җитәсебез килә.  Дөньяның илаһи нурына коенып утырган Мәккә шәһәренә килеп җиттек.  Монда безнең пәйгамбәребез туган,  яшәгән. Монда аңа илһам, ышану хисе килгән – Коръән иңә башлаган.

      – И балам, улым, шушы Мәккәдә теләгән теләкләребез белән дөньяга килгән бәгырь җимешебез идең бит, – дип, Гадилә кабат улы Инсафның кулларына битен куеп ала, кычкырып еларга курыкса да, үзәге өзгәләнә, күзләреннән яшьләре Инсафның күкрәк турысына ябылган ап-ак җәймәгә төшә иде. Беравык туктап, тынып торды Гадилә... Залда да тынлык, беркем эндәшми.  Ананың ничә еллар, нинди авыр сәфәрләр кичеп тудырган улын югалту хәсрәтен һәркем үз йөрәге аша кичерә.
– Әл-Хәрам мәчетендә намазлар укыдык. Бер намаз укыган кешегә 100000 әмер языла икән. Мин инде намазга басуга, сурәләрне кабатлаганда балага узу теләгемне дә бергә кушып укыйм... Гомрә хаҗы кылганнан соң,  Сәяр белән икәү тагын шул бер үк теләгебезне күңелебездә тибрәтеп, олы хаҗга әзерләнә башладык. Олы хаҗ көне килеп җитте. Тәлбия укый-укый,  Мина үзәнлекләренә юнәлдек. Минада тагын өмет тулы бер кич! Иртәнге намазыбызны ничек укып, ничек Гарәфәгә җиткәнне сизми дә калдык.  Гарәфәдә көне буе догалар кылып, вәгазьләр тыңлап, теләкләр теләдек. Аяк өстендә торылса да, арыганлык та, кызулык та сизелмәде – иң зур максатыбыз гына күңелнең әллә кайсы бер почмагын җылытып, үзенә бер рәхәтлек, серлелек биреп торды. Мөздәлифәдә ташлар җыйганыбыз,  Минага кайтып, Җәмәратка барып шул ташларны җиде тапкыр атканыбыз да исемдә.  Тәнемнең генә түгел, җанымның да сафлануын бик-бик теләдем шул.  Ходаем, миңа бала табу бәхете насыйп итсә, бар җирем чиста, пакь булсын дип уйладым. «Гөнаһларым – белеп кылганнарым, белми кылганнарым булса, Аллаһым ярлыкар» дип инануым бер минут та күңелдән китмәде.  Кәгъбә ташы янында «Рабби ләә тәзәрни фәрдән вә әнтә хайрел-ваарисиин» («Раббыбыз безне ялгыз калдырма, хәерле нәсел биреп, варисчылар калдырырга насыйп ит! Син исә бу эштә безгә ярдәм итүчеләрнең иң хәерлесе») дип, дога кылып, Аллаһы Тәгаләдән бала сораулары бер мизгел эчендә кабат хәтереннән сызылып узды.

– Инсаф әнә шундый олы сәфәрләр, асыл догалар укылып, изге гамәлләр кылып дөньяга туган бала иде югыйсә. Ходаем үзе сакларга тиеш түгел идемени бу баламны?! – дип иңрәде хатын.
Гадилә туктады. Тавышы калтырап чыга, әйтерсең лә, хаҗда Ходайдан бала сорап, Мәккәдә елый-елый тәваф, сәгый кылулары кабат күз алдыннан узды...
Гадилә, хаҗдан кайтып тугыз ай узуга, тупырдап торган ир бала тапты.  Гаиләнең шатлыгы өйгә генә сыймады, шәһәрнең һәр мәчетендә имамнар вәгазь сөйләгәндә, хаҗ сәфәренең зурлыгы,  изгелеге, мәгънәсе турында сөйләгәндә, еш кына Сәяр белән Гадиләнең бәхетле сәфәре турында да әйтеп китә иделәр. Инсафлары әтисе белән өч яшеннән мәчеткә намазга йөри башлады. Хәтере бик яхшы, Коръән аятьләрен ике тапкыр укып чыгу белән үк исендә калдыра, кичләрен аларны әти-әнисенә тыңлата иде шул...
Гадилә зал уртасын тутырып яткан улының мәетенә һаман да ышана алмый газаплана.
– Гадилә, улыңның аякларын тот, ул аякларның салкынлыгы балаңның үлеменә ышандырыр, – диде Сабира карчык. Төн шулкадәр тиз үтте кебек тоелды анага. Ул ничек тә баласының өйдә озаграк булуын,  аның янында мөмкин кадәр күбрәк торырга теләде. Авызына бер йотым су да алмыйча,  төне буе газиз парәсен саклап чыкты. Сәярның сеңелләре Инсафны күмү хәстәрләрен күрделәр.
Инсафның мәете җомгага кадәр зиратка куелды. Март ае булса да, бик матур булып йомшак кына кар төшеп торды. «Бигрәк инсафлы, иманлы бала куелды. Табигать-анабыз үзе дә елый, үзе дә сагышлана, җәмәгать!» – диде кабергә иңдерүчеләр дә. Озатырга килүчеләрнең күплеге әлеге сабыйның тормышына битараф түгеллекләрен аңлатса да, шулар арасында баланы таптатучы ир гаиләсеннән сыңар адәм дә күренмәде...
Газинур (Инсафны таптатучының исемен шул көнне ишетте) белән Сәяр хөкем залында танышты. Улын җирләп, берничә көн узгач та, ирне мәхкәмәгә (судка) шаһитлыкка чакырып повестка килде. Газинурның өстә зур урында утыручы җизнәсе бар икән – шул беркемгә сүз әйтергә ирек бирмәде,  сөйләде дә сөйләде... Газинурның туктаусыз башы авырта, имеш, тумыштан ук баш өянәге бар икән, исерек тә булмаган икән, баш давлениесе югары күтәрелгән дә, юлны аркылы чабып чыгучы малайга туктатып өлгерә алмаган икән... Малай юл кагыйдәсен үзе бозган, тиеш булмаган урыннан чабып чыккан икән... Гаиләдә бердәнбер ир, кыз туганнарына терәк булып яши,  имеш! Дүрт апасы да, берсен-берсе бүлдереп, энеләрен яклап сөйләделәр.  Аракы дигән зәхмәтне авызына да алганы юк икән... тагын әллә нинди имеш икәннәр... Сәярның торып басып сөйләргә ничә тапкыр җыенуын да исәп-санга алып тормадылар, хәтта судья да сорау бирүне кирәк дип тапмады.

«Их, кеше гомерен бернәрсә белән дә бәяләп булмый. Ул бәһасез.  Беркем дә, бернинди шартларда да аңа кул сузарга тиеш түгел, ул закон белән якланырга, кемнеңдер тормышына куркыныч тудыргансың икән,  моның өчен законда кырыс җинаять җаваплылыгы булырга тиештер бит!» дип әйтәсе килде ирнең, әмма... Сәяр чыгарылган хөкемне каяндыр бик ерактан ишетелгән кайтаваз сыман гына ишетте:
– РФның 73 нче статьясының 5 нче маддәсе буенча шартлы рәвештә ике елга кадәр ирегеннән җәза үтәтү канунлаштырыла. 
Мөбарәкшин Газинур Рәфәгать улы яшәү, эшләү урынын алыштыру хокукыннан мәхрүм ителә;
– ресторан, бар, казино, ипподром кебек җирләргә барудан тыела;
– сәламәтлеге начар булу сәбәпле, дәвалану учреждениеләрендә савыктыру курслары уза ала;
– гаиләсенә ярдәм итә ала... 
Сәярның йөрәге чәнчеп куйды.  Сүз сорамыйча да торып басты:
– Кеше үтергән өчен 8 елдан 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.  Бу җинаять явызларча кылынмаган булса да,  15 елга кадәр ирегең чикләнергә мөмкин.  Ә сез 2 ел,  анысы да шартлы рәвештә...  дисез.  Кем безгә улыбызны кайтарып бирер? Олыгайган көнебездә безгә кем терәк булыр?
Судта гаепләнүче гаепләүчегә әйләнде дә куйды.  Бар нәрсә дә – хәтта законнар да сатыла икән! Хөкемдар Сибгатуллин җәза бирү карарын укып бетергәч тә,  Газинурны суд залыннан алып чыгып киттеләр.  Сәяр үзенең олы югалту ачысы,  өзгәләнүләре белән Сибгатуллинга бик озак текәлеп торды да:
– Бер Ходайдан сабырлык сорыйбыз.  Гаиләмә килгән ачы хәсрәтне күтәрергә ул ярдәм итәр! Ә менә сезне,  иптәш судья,  бала күз яше бер көн килеп тотар! Сез әле бу көнне,  улыбызны бер кат кына түгел,  йөз кат искә төшерерсез!
Көннәр Инсафтан башка да уза,  уза гынамы соң,  йөгерә,  оча...  Улларының өчесе дә,  җидесе дә бер мизгел кебек кенә узды да китте.  Сәяр өйдә күбрәк вакытын булырга тырыша,  хатынын ялгыз калдырудан курка башлады.  Кайчакларда эштән өйгә кайтып керсә,  Гадиләнең улы бүлмәсендә,  аның караватында мендәр кочаклап,  дөньясын онытып утырган чакларын еш күрә торган булып китте.  Болай барса,  акылын җуярга да ерак түгел. 
– Гадиләм,  улыбыз безнең бик иманлы бала иде бит,  авыр булганда,  син аның рухына күбрәк догаларың укы болай утырганчы.  Ул да шатланып ятар,  үзеңә дә җиңеллек булыр,  – диде ире. 
– Бу мендәрләрдә улым исе бар кебек, Сәяр, яткан урыннарында аның тән җылысы калган кебек миңа. Нишлим соң, күпме көтеп алган балабыз иде бит! Мин бит инде сиңа башка бала таба алмаячакмын, юк бит, юк! Миңа бит инде кырык биш! – дип, Гадилә ирен кочаклап алды да үкси-үкси елап җибәрде. – Син әле әти була аласың. Өйлән син! Калдыр мине, үпкәләмәм мин сиңа. Өйлән берәр яшьрәк кызга! Күп ич шәһәргә китеп картайган кызлар, тулай торак тулы! Улыбыз хәсрәтен дә онытырга җиңелрәк булыр. 
– Ни сөйлисең, Гадиләм, каян уйлап таптың бу сүзләрне, ничек телең әйләнә?!
Тагын өч көннән улыбызның кырыгын уздырасыбыз бар. Әйдә бергәләп кирәк-ярак әйберләрне җыештырып кайтыйк, ичмасам! Сәяр хатынының маңгаеннан үбеп алды, эчендә ут булса да, бирешмәскә тиеш, ул ир-егет ләбаса!..

(дәвамы бар)

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy