Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Кайту

Ги де Мопассан
Ги де Мопассан
12 декабря 2016
1276 карау
Кыска дулкын булып диңгез ярга кага. Ашкынулы җил куып йөрткән ак кошлардай ак болытлар очсыз-кырыйсыз зәңгәр күк буйлап йөзә; океанга таба төшә торган үзәнлек борылышында кояшка кызынып авыл ята.
Басу капкасы янында ук, башкалардан бер читтәрәк, юл буенда — Мартен-Левеклар өе. Салам түбәле бу бәләкәй генә балчык өйне зәңгәрсу миләүшәләр әйләндереп алган. Ишек каршында — ашъяулык хәтле генә яшелчә бакчасы, анда суган, берничә баш кәбестә, петрушка белән кербель үсеп утыра. Бакчаны юлдан үрмә читән аерып тора.

Хуҗа кеше балыкка киткән, хатыны исә пәрәвез сыман итеп стенага эленгән алагаем зур ятьмәне ямаштырып маташа. Бәләкәй капка буенда читәнгә терәп куелган кәкре аяклы салам урындыкка утырган ундүрт яшьләрендәге кыз бала да киемен ямап утыра. Анысыннан кечерәк икенче бер кыз кулында имчәк бала тирбәтә; нарасый әле бик кечкенә, ничек кыймылдарга икәнен дә белми; ике, өч яшьләрендәге тагын ике бәләкәч, кара-каршы утырып, куллары белән җирне казыйлар да, бер-берсенең йөзенә учлап-учлап туфрак сибәләр.

Берәү дә бер сүз сөйләшми. Йоклатырга дигән бала гына хәлсез тавыш белән бертуктаусыз елавын белә. Тәрәзә төбендә песи йокымсырый. Стена буенда матур булып ак левкойлар чәчәк атып утыра, алар өстендә бихисап чебен-черки безелди.
Ямау ямап утырган кыз кинәт кенә:
— Әни-и! — дип кычкырып җибәрә.
— Нәрсә бар? — ди әнисе.
— Ул тагын килгән!

Иртәдән бирле инде аларны бер нәрсә борчый: өйләре тирәсендә саилчегә охшаган ниндидер бер карт адәм йөри.

Алар аны әтиләрен көймәгә озатканда ук күрделәр. Адәм аларның ишеге каршында ук канау буенда утыра иде. Әтиләрен озатып кире кайтканда да шунда ук аларның өйләренә таба карап утыра иде.
Ул бик тә җәфа чиккән, бик тә авыру кешегә охшаган. Әллә тагы сәгать буена бөтенләй кыймылдамыйча да утырды; аннары, үзеннән шикләнүләрен күрептер инде, торды да аякларын көчкә генә сөйрәп, китеп барды.

Әмма озакламый алар аның, арып-талып, салмак кына атлап кире әйләнеп килгәнен күрделәр; ул яңадан утырасы итте, бу юлы инде бераз ераккарак утырды, һәм боларны күзәтеп торырга җыенган кебек тоелды.
Ана да, кызлар да куркышып калдылар. Бигрәк тә әниләре борчылды, чөнки ул табигате белән үк куркак кеше иде, өстәвенә, Левек та кич кенә әйләнеп кайтырга тиеш.

Аның ирен Левек дип йөртәләр, үзенең фамилиясе — Мартен, авыл кешесе аларның икесен бергә Мартен-Левек дип йөртә. Аның беренче ире Мартен исемле  диңгезче. Мартен җәй саен тәрәч балыгы тотар өчен Ньюфаундленд­ка чыгып китә иде.
Ике ел дигәндә хатынның кызы туды һәм инде икенче баласына җиде айлык авырлы чагында аның ире йөзә торган өч мачталы «Кызлар» исемле шхуна диңгездә юкка чыкты.
Шхуна турында бернинди хәбәр дә булмады; андагы бер генә диңгезче дә әйләнеп кайтмады, һәм шхунаны кешеләре, йөге-ние белән диңгез төбенә киткәнгә чутладылар.

Мартен түтәй ун ел буена көтте ирен, авыр газаплар чигеп ике кызын үстерде; ул булдыклы, эшчән хатын иде. Бер малае белән тол калган Левек дигән балыкчы аны үзенә кодалады. Алар өйләнештеләр; өч ел эчендә хатын аңа тагын ике бала тудырды.
Тормышлары үтә дә авыр иде, ипекәй аларда бик кадерле, ә ит затын гомумән дә күргәннәре булмады. Явым-төшем күп булган кышкы айларда алар ипи сатучыга хәтта бурычка да кергәлиләр иде. Шулай да балалар матур, сәламәт булып үсте.
— Икесе дә әйбәт кешеләр  инде,  Мартен-Левекларны әйтәм: Мартен түтәй бернинди эштән дә курыкмый, Левек исә балык тотуда беркемне дә  алга  чыгара  торган  тү­гел, — дип сөйли иде алар турында авылдашлары.

Читән буенда утырган кыз бала тагын сүз башлады:
— Безне белгәнгә  охшый   ул,   әни, — диде.  — Ә   бәлки ул Эпревильдән яисә Озебосктан килгән саилчедер.

Монда инде әни кеше хаталана алмый иде. Юк, юк, бу кеше мондагы булырга тиеш түгел!
Әлеге адәм һаман да китмичә шунда, Мартен-Левеклар йортына текәлеп юл буенда басып торуында булды; ниһаять, Мартен түтәйнең бик каты ачуы килде, куркуыннан кыюланып, кулына көрәк эләктерде дә ашыгып урамга 
чыкты.
— Сезгә монда ни кирәк? — дип кычкырды ул сукбайга.

Тегесе карлыккан тавыш белән җавап бирде:
— Утырам әле менә күләгәдә. Мин сезгә комачауламыйм ла!
— Әллә сез минем йортымны күзәтеп тормакчы буласызмы? — дип дәвам итте сүзен хатын.
— Мин бит беркемгә дә начарлык эшләмим, — диде әлеге кеше. — Әллә юл буенда утырып торырга да ярамыймы?
Хатын моңа каршы ни дип әйтергә дә белмичә кире ихатасына кереп китте.

Вакыт бик әкрен үтте. Көн урталарында әлеге кеше юкка чыкты. Әмма инде сәгать бишләрдә тагын пәйда булды. Ә кич белән исә яңадан күренмәде.
Левек төн җиткәндә генә кайтып керде. Өйдәгеләр аңа барын да сөйләп бирделәр.
— Иснәнергә килгәндер, күрәсең, юньле  кеше  түгелдер, — дигән карарга килде Левек.

Ул тынычлап йокларга ятты, хатыны исә үзенә шундый сәер итеп карап торган сукбай хакында уйланды.
Таң алдыннан көчле җил купты һәм, диңгезгә чыгарлык булмаганлыктан, балыкчы хатыны белән бергә ятьмәләрен ямарга кереште.
Сәгать тугызларда кызларның олырагы, Мартеннан туганы, ипигә барган җиреннән куркынып кайтып керде.
— Әни, ул тагын килгән! — дип кычкырды кыз.

Каушавыннан агарынган әни кеше:
— Бар әле, Левек, сөйләш әле шуның белән. Каранып-тикшеренеп йөрмәсен әле ул монда, үз-үземә урын таба алмыйм бит инде мин хәзер, — диде.
Һәм менә олпат гәүдәле, кызыл йөзле, зәңгәр күзле Левек дигәнебез — яңгырдан-җилдән сакланып муенына шарф урап йөри торган диңгезче — чыгып, тыныч кына әлеге кешегә таба юнәлде.

Алар сөйләшә башлады. Балалары белән бергә әнкәләре аптырап, борчылып, читтән генә аларны күзәтеп тордылар.
Кинәт теге адәм утырган урыныннан торды да Левек белән бергә өйгә таба юнәлде. Мартен түтәй куркынып арткарак чигенде.
— Ипи белән берәр кружка сидр бир әле син аңа. Ул ике көн буена берни дә ашамаган, — диде Левек.

Алар икесе дә өйгә керделәр, алар артыннан хатын белән балалар да керде. Узгынчы утырды да, үзенә таба текәлгән карашлар астында башын иеп, ашарга тотынды.
Әниләре аны аягүрә басып торган килеш күзәтте, ике олырак кыз — Мартеннан туганнары — ишек яңагына сөялеп, чит кешегә кызыксынып карап тордылар.
Левек моның янына килеп утырды.
— Алайса, ерактан икән сез?
— Сеттан.
— Гел җәяүме?
— Җәяү инде. Түләр нәрсәң булмагач...
— Кая баруыгыз инде?
— Шушында инде.
— Берәр кешегез бармы соң монда?
— Бәлки бардыр да...

Алар тынып калдылар. Әлеге адәм, ач булса да, ашыкмыйча гына ашый һәм ипинең һәр кабымлыгы артыннан сидр эчеп куя. Аның җыерчыклы ябык йөзе күп җәфалар чиккән кешенекенә охшаган. Күрәсең, шактый авырлык кичергәндер.
Левек кинәт:
— Ә сез ни исемле? — дип сорап куйды.
— Мартен исемле мин, — дип җавап бирде теге.

Әни кешенең бөтен гәүдәсе калтыранып куйды. Ул алга табарак атлады, әйтерсең лә сукбайны яхшылабрак күрергә теләде һәм кулларын салындырган, авызын ачкан хәлдә аның каршысында басып тора башлады. Берәү дә бер сүз дә эндәшмәде. Яңадан да Левек сүз башлады.
— Сез мондагымыни? – диде ул.
— Мондагы, — дип җавап бирде теге.

Ниһаять, ул башын күтәрде; хатынның күз карашы белән аның күз карашы очрашып, хәрәкәтсез калды, бер-берсенә тартып китерелгән сыман, аларның карашлары бергә кушылды. һәм кинәт хатын калтыранган, үзгәргән тавыш 
белән:
— Синмени бу, ирем? — диде.
Әлеге кеше сабыр гына:
— Әйе, мин, — диде.

Левек, каушап та түгел инде, аптырабрактыр бәлки:
— Синмени бу, Мартен? — дип мыгырдагандай итте.
Теге тагы гади генә итеп:
— Әйе, мин, — диде.

Икенче ир:
— Каян килеп чыктың соң син? — дип сорады.

Беренчесе сөйләп бирде:
— Африка ярлары буеннан, — диде ул. — Без сайлыкка барып утырдык. өчебез — Пикар, Ватинель белән мин — исән калдык. Аннары безне   кыргыйлар   тотып   алдылар   да унике ел буена үзләрендә асрадылар. Пикар белән Ватинель үлеп китте. Бер сәяхәтче инглиз шул җирләрдән үткәндә мине үзе белән алып китеп Сеттка хәтле илтеп куйды. Мин менә шуннан кайттым.

Мартен түтәй алъяпкычы белән битен каплап елап җибәрде.
— Нишләргә соң инде безгә хәзер? — диде Левек.
— Син аның иремени? — дип сорады Мартен.

Алар бер-берсенә карашып алдылар да тынып калдылар. Аннары Мартен үзе тирәсенә җыелган балаларга күз төшерде, ике кыз балага таба ымлап:
— Болары минекеме? — диде.
— Синеке, — диде Левек.

Мартен урыныннан кузгалмады да, балаларны кочып та алмады.
— Йа Аллам, үсепләр беткәннәр!
— Нишләргә соң инде безгә хәзер? — дип кабатлады Левек.

Мартен  да нишләргә белмичә уйга калды. Ниһаять,  бер карарга килде:
— Соң, нишләргә дип, әйт үз сүзеңне, ни әйтсәң дә, синеңчә булыр. Мин сиңа начарлык теләмим. Менә йорт белән җайсыз килеп чыга бит әле. Балалар... минеке икәү, синекеләр — өчәү, һәркемгә үзенеке. Ә менә әниләре — синекеме ул, минекеме? Син ничек телисең, шулай булыр. Ә менә йорт — минеке, ул миңа атамнан калды, мин монда тудым. Кәгазьләре дә нотариуста бар.

Мартен түтәй, өзек-өзек итеп сулкылдап, һаман елавында булды, үзе йөзен зәңгәр киндер алъяпкычына яшерде. Олы кызлар, бер-берсенә таба елыша төшеп, борчылган кыяфәт белән әтиләрен күзәттеләр.
Мартен ашап бетерде. Хәзер инде үз чиратында ул:
— Нишләргә соң? — дигән сорау куйды.
Левекның башына бер уй килде:
— Әйдә, священник янына барыйк, ничек итсә дә шул хәл итәр, — диде.

Мартен, урыныннан торып, хатыны ягына таба атлауга, Мартен түтәй, үксеп, аның күкрәгенә ташланды:
— Җаныкаем! Мескенкәем, ничекләр кайтып җиттең?
Һәм ул аны ике куллап кочып алды, кинәт бөтен барлыгы белән әллә кайчан булганнарның шаукымын тойгандай, яшь чакларын, беренче үбешү-кочышуларын исенә төшергәндәй булды.
Мартенның да күңеле йомшарды, һәм ул берничә кат хатынының калфагыннан үбеп алды. Мич буенда уйнап утырган ике малайның икесе дә, әниләренең елаганын күреп, бертавыштан елый башладылар; иң бәләкәе, Мартеннарның кече кызы кулындагысы, ярык кубыз сыман ачы тавыш белән чинап җибәрде. Левек аягүрә баскан килеш көтеп торды.
— Әйдә, барын да тиешенчә рәтләргә кирәк, — диде ул.

Мартен хатынын кочагыннан җибәрде. Аның, кызларына карап торганын күреп, әни кеше кызларына әйтте:
— Нишләп торасыз, кочаклап үбегез әтиегезне! — диде.

Балалар куркып та, аптырабрак та, икесе бергә аталарына якын килделәр, алай-болай күзләреннән яшь-мазар чыкмады. әтиләре дә, үбә белмичә генә, крәстиәнчә итеп кенә бер-бер артлы аларның икесенең дә битләреннән үпкәндәй итте. Бәләкәч исә, үзенә таба чит кеше якынлашуын күреп, дөнья бетереп үкерергә тотынды.
Аннары ирләр икесе дә чыгып китте.

«Сәүдә» дигән кабак яныннан үтеп барганда Левек:
— Кереп берәр стакан җибәрәбезме әллә? — диде.
— Мин каршы түгел, — дип килеште Мартен.

Алар кереп буш бүлмәгә урнаштылар да, Левек:
— Әй! Ишко! Ике стакан катырак нәрсә китер әле. Мартен кайтты бит, минем хатынның ире. Беләсеңме, теге «Кызлар» дигән шхунадан югалган иде бит.

Бер кулына өч стакан, икенчесенә шешә тотып, алар янына кып-кызыл чырайлы кап корсаклы симез кабак хуҗасы килеп басты һәм бер дә исе китмичә генә:
— Кара син, ә, кайттыңмыни, Мартен? — дип сорап куйды.
— Кайттым шул, — дип җавап бирде Мартен.

Саимә ИБРАһИМОВА тәрҗемәсе.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy