Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Ул бит кичә иде

Ул бит кичә иде

Айгөл Әхмәтгалиева
Айгөл Әхмәтгалиева
16 ноября 2016
1111 карау
Телефон трубкасының теге ягындагы елак аваз кырт өзелде. Хәер, Диләрә моңа артык гаҗәп­ләнмәде дә, ахирәтенең гадәтен белә ләбаса: аһ-зарына ияреп, беркадәр вакыттан соң үзе дә ишектә пәйда булачак. Зәкия алай юксындырып тормый, яңа кием алса да, кибеттә йөрергә иптәш кирәксә дә, иреннән зарланырга теләсә дә, ялт итеп килә дә җитә.

Диләрә үзалдына елмаеп, юеш чәчләренә урап куйган зәңгәр сөлгене сүтеп ташлады. Душ кабинасыннан чыкканда өстенә шактый искергән йомшак халатын элгән иде, аны җәһәт кенә ак җирлеккә сары ромашкалар төшкән кыска җиңле күлмәккә алыштырып куйды. Зәкия очрашкан саен:
– И Диләрәкәем, үзеңне гел курчак урынына карап кына торасың, бездән юк инде, юк. Эштән кайтсаң, өстән халат, баштан яулык төшми, ял көннәрендә чәч тә таралмаган чаклар була, малай, – дип, Диләрәнең чәчен-башын, күлмәген мактап, ахирәтенең күңеленә сары май сызып сала белә бит, шуннан соң аны ничек инде иске халаттан каршылыйсың, ди?!

Хатын, кияү каршыларга җыенгандай, бизәнеп-төзәнеп бетергән генә иде, ишектә кыңгырау чыңы яңгырады.
– Бер көн тормас идем шуның белән, бер генә көнкәйләр дә тормас идем! – Зәкиянең тавышы ике кат ишек арасындагы тар гына аралыкка сыймыйча, подъезд баскычыннан аскы катларга тәгәрәде. – Ир белән торып кем рәхәт күргән, ә? Диләрәкәем, илләмнәр дөрес яшисең син, малай, илләмнәр дөрес яшисең!

Коридорда Зәкиянең билсез гәүдәсе күренүгә, кәнәфидә үз көенә мырлап яткан Актәпи җәһәт кенә идәнгә сикерде, уттан качкандай җитезлек белән диван артына кереп тә посты. Күмәч кебек кабарынкы куллы, мимылдап торган гәүдәле бу хатынны песекәй өнәп бетерми иде. Үзенең язылмаган кануны диярсең: Зәкия килүгә, тота да шулай, гаебе бар шикелле, берәр почмакка шылу җаен гына карый.

Зәкия җылы курткасын салып элде, ялтырап торган кара сумкасын тумбочка өстенә куйды. Кайчандыр сарыга буятып, хәзер инде ала-кола төскә кергән, «химия»се чыгып барган кыска чәчен бармаклары белән тарагандай итте. Аның шактый мул гәүдәсе зал ягына үткәндә, Диләрәнең бер бүлмәле фатиры тагын да кечерәеп, тараеп калгандай тоелды.
– Йә, бу юлы нәрсә инде? – Ишек яңагына сөялеп, үз-үзен кочаклап торган Диләрә елмаюын яшерергә тырышып, йөзенә борчулы кыяфәт чыгарды.
– Нәрсә, нәрсә... «Бүген өйгә кайтасы, күземә күренәсе булма!» – дип, ишекне шапылдатып бикләп калды... Вәт хайван, ә! Малай, синдә генә кунармын инде, яме. Үземне мыскыл иттереп, кайтып йөримме соң?! – Зәкия диван почмагында яткан пультны үрелеп алды, телевизорны кабызып җибәрде.
– Ни сабыр Динарыңны да чыгырыннан чыгара алгач... Хәзер кеше төсле итеп сөйлә, бая телефоннан берни дә аңламадым.

Диләрә бар көченә кычкырган телевизорның тавышын киметте, аякларын бөкләп, ахирәте янына менеп утырды.
– Маена чыдый алмый, шуңа котыра... – Зәкия мышык-мышык килеп еларга ук тотынды. – Базарда йөргәнемә ачуы чыккан... Йөрсә, шулпа утыртып чыгып киттем, бәрәңге-кишерен турап калдырдым, шул әзерне пешереп бетер дә аша бит инде. Обед­ларга кайтып җитәм дигән ием дә, базарга керсәң, сәгать кенә уйлап йөрисеңмени... Телефонына акча салырга кушкан ие, ул да онытылган, шуңа җене купкандыр инде. Малай, базар бикләнгәнче йөргән­мен! – Зәкия юан ботына учы белән шапылдатып алды да урыныннан кыймылдап, сумкасы янына ашыкты. – Алган әйбер дә булмады, бер җүнле нәрсә калмаган... Чыккан-чыккан дип кенә бер юка күлмәк алган булдым. Кая, рәтләп киеп карыйм әле. – Зәкия үтә күренмәле пакетны култык астына кыстырып, ялт кына ванна бүлмәсенә кереп югалды.

Диләрә кухняга кереп, чәйнеккә су агызды, аны газга утырткач, суыткыч ишеген ачып, бертын ярымбушлыкка текәлеп торды. Иртәсен-кичен кофе, ипи, сыр белән тамак ялгарга гадәтләнгән ялгыз хатынның сыгылып торырлык өстәл нигъмәтләре юк иде. Шулай да, чынлап еласаң, сукыр күздән яшь чыга дигәндәй, суыткычта өч йомырка, бер-ике помидор табылды. Шуларны кыздырып йөргән арада Зәкиянең көзге тирәсеннән:
– И-их! Менә бу майларның әзрәген генә сиңа бирергә! Күпме әйтәм үземә, ашавыңны кыс, Зәкия, әнә бит Диләрә, кырык яшендә дә кызлар кебек, дим... Юк, малай, булмагач булмый, әй. Ну күлмәге матур, чукынган! – дип шәрран ярып сөйләнгәне ишетелде.

Диләрә түзмәде, кухня ишегеннән башын тыгып, Зәкиянең яңа күлмәгенә күз ташлады. Ахирәте ялтыравык озын күлмәкне тегеләй-болай тарткалап, бил тирәсеннән бүселеп чыккан җирләрен үз күзеннән яшерергә маташа, тик нечкә билле җырчыларга гына атап тегелгәндәй өрфия күлмәк, хатынның тәненә бөтенләй сыланып бетеп, аны әллә нинди мәзәк кыяфәттә күрсәтә иде.
– Моны киям дисәң, точно диетага утырасың! – диде туры сүзле Диләрә артык төчеләнмичә. – Йә кире илтеп тапшыр, йә егерме-утыз килога ябык!
– Килешми дисеңме? – Зәкия ирен читен тешләп, кашларын җыерып, көзгегә текәлде.
– Синеке түгел. – Диләрә ашыкмыйча гына йомырка тәбәсен тәлинкәләргә бүлеп салды. – Минем халатны ки дә ашарга чык.
– Әл-ләй, көн буе ашамаган бит мин, малай! Хәзер!

Өстәл тирәсендә сүз әлеге күлмәк темасын дәвам итеп, базарга, Зәкиянең ашалмыйча калган тавык шулпасына, аның хатын кадерен белмәгән холыксыз иренә барып ялганды.
– Яшьлегемне әрәм иттем шул юньсезгә. Мәктәптән үк озатышып йөреп, яратам дигән булып... Кем уйлаган аның шулай өйдән куып чыгарасын... – Зәкия ипи катысы белән тәлинкәсен сөрткән җиреннән кул аркасы белән күз төпләрен сыпырып алды. – Бүген кайтма, күземә күренмә ди шул! Соң, обедка дигән җирдән кичке алтыда кайтып кергәч ачуы да килгәндер инде... Менә шалтыратмый бит әле, мужыт мин баскыч төбендә катып утырамдыр, мужыт мин трамвай астына ташланганмындыр, аны уйлау юк! Шулай, хәзер Зәкия кирәкми! Зәкия ямьсез, Зәкия юан... Кая, ак маең юкмыни соң синең, бөтен ипиеңне коры килеш ашап бетерәм бит, малай!.. И-и, сиңа рәхәт, Диләрәкәем! Дөрес эшләдең Шәүкәтеңнән аерылып! Үзең баш, үзең түш булып яшисең! Ир өчен дип, иртә-кич ашарга әзерлисең юк, монда булдым, тегене алдым дип отчет бирәсең юк. Илләмнәр дөрес эшләдең!
Диләрә керфекләренең тибрәнеп куюын үзе генә сизде...

Зәкиягә диванга, үзенә идәнгә урын әзерләгәч, хатын утларны сүндерде, ахирәтенә тыныч йокы теләп, башын ялгыз мендәргә салды. «Сиңа рәхәт, дөрес эшләдең», – ди дусты. Дөресме, ялгышмы – Диләрә Шәүкәтне үзе җибәрде. Унбиш ел бергә яшәп, иренә ата булу бәхетен бүләк итә алмаганын аңлагач, үз теле белән әйтте. «Башканы тап, Шәүкәт, бәхетле булырга тырыш», – диде. Әйтте дә тилмереп, өзгәләнеп, иренең күзләренә текәлде: йөрәгеңне үз кулларың белән күкрәк читлегеннән каерып алу җиңелрәк түгел микән? Гаҗәп, ир гомер буе шул сүзләрне генә көтеп яшәгән диярсең. Шулкадәр гади, шулкадәр ихлас һәм... шулкадәр коточкыч килеп чыкты аларның аерылышуы. Диләрәнең аяк астында җир убылды, баш түбәсендә күк гөмбәзе чатнап ярылды. Өйдән әйберләрен төйнәп чыгып китүгә, Шәүкәт күрше урамдагы ялгыз хатын белән оя корды... Аларның бала җитәкләп узганнарын күрмәс өчен генә Диләрә үзәктәге фатирын шәһәрнең икенче очына алыштырды.

Ялгыз хатын ялгызлыкның ни дәрәҗәдә «рәхәт» икәнен үзе генә белә... Елар урында елмайган чаклары күп, бик күп аның. Күз яшьләреңне җиде ятлар йә булмаса ахирәтең белән уртаклашу гына язмышларны өр-яңадан язарга мөмкинлек бирми шул...

Диләрә үзе турындагы уйларын читкә куып, Зәкия өчен борчылып куйды. Өйгә үк кертмәслек булгач, тавыш-гаугалары зурга киткәндер инде. Динар болай холыксыз түгел кебек иде юкса. Хәер, кешене белер өчен бер пот тоз ашау гына да җитмәстер шул... Иртәгә нишләп бетәрләр? Иртәме-соңмы, Зәкиягә барыбер үз бусагасын атлап керәсе булыр лабаса... Аларны уйлый-уйлый, Диләрә урынында кырыкка бөтерелде, күзенә йокы төшмәде, төн буе җәфаланып кына чыкты. Аның каравы, Зәкия урынга ятуга изрәп йоклап киткән иде, иртән Диләрә эндәшкәнгә генә күзен ачты.
– Инде дә тәмле итеп йокладым, малай, төш күрергә дә вакыт булмады! – Юынып, чәйләр эчеп алгач та Зәкия киерелде-сузылды, янә мендәргә баш төртеп маташты. Бераздан гына йөзенә борчылган кыяфәт чыгарып, торып утырды.
– Диләрәкәем, син дә минем белән бар әле, малай. Икәү кайтып керсәк, синең алда кычкырып маташмас. Бер дә ачуланышасы килеп тормый, әле бит күлмәкне дә күрсәтәсе бар...
Ни дисен инде Диләрә, ял көне, эшкә барасы юк, ахирәтенә ияреп китүдән башка чарасы калмады.

Тугыз катлы йорт подъездын домофон ачкычы белән кыю гына ачып керсә дә, лифттан төшеп, үз фатирының ишек төбенә якынлашкач, Зәкия күзгә күренеп кечерәеп киткәндәй булды, ачкычын кире кесәсенә салып куйды, икеләнеп кенә кыңгырау төймәсенә басты.
Эчке якта шактый көттереп кенә аяк тавышлары ишетелде. Шоколад төсендәге тимер ишек бөтен буена ачылып китте, Динарның майка-шортик кына кигән арык гәүдәсе пәйда булды. Ял көннәрендә кырынып тормаган бугай: болай да ябык йөзе тагын да каралып, озынчаланып калган. Аяз күк йөзедәй зәп-зәңгәр күзләре хатыннарга сораулы караш ташлады, ир Диләрә белән ияк кагып кына исәнләшкәндәй итте дә кашын җыерып Зәкиягә төбәлде:
– Мин сиңа ни дидем? Өйгә кертмим димәдемме?

Ахирәтенең янәшәдә булуы Зәкиягә ниндидер көч өстәде бугай, ул бер дә исе китмәгән тавыш белән чәтердәп җавап кайтарырга ашыкты:
– Алай димәдең, җаным. «Бүген кайтып күренмә!» – дидең!
– Ну? – Ир әле дә булса ике ахирәтне өйгә уздырырга ашыкмый иде.
– Нәрсә нулыйсың? Ул бит кичә иде, «бүген кайтма» дигәнең кичә иде. Ир сүзен тыңламый буламы? Ялгыз башым сыңар мендәрдә йокым йокы булмаса да, түздем, сүзеңне өстен калдырдым, кайтмадым.

Ну анысы кичә иде! Кая, аркылы торма әле Диләрәне куркытып...
– Нишләп куркыйм, ди, син бигрәк, Зәкия! Динарыңның кулы алтын дип, сәгатемне төзәтергә алып килдем бит, борылып китмәм инде...

Бу сүзләрдән соң Динарга телсез калып кереп китүдән башка чара юк иде.

Өчәүләп гөрләшә-гөрләшә чәй эчкәч, Динар ә дигәнче Диләрәнең сәгать чылбырын рәтләп бирде. Ике ахирәт ике яктан ирнең уңганлыгын, сабырлыгын, кулыннан гөл тамуын кат-кат искәртә торгач, өйдәге киеренкелек тәмам эреп юкка чыкты. Зәкия тез өстеннән генә торган халатын киеп, диван култыксасына менеп утырды, йомшак куллары белән иренең тырпаеп торган калак сөякләрен сыйпый-сыйпый:
– Әй кичә талашып куйдык та, әйеме, әтисе! – дип бүлмә яңгыратып көлеп җибәрде.
– Кызып киткәндә әллә нәрсәләр әйтелә шул... – Динар, хатынының мут күзләренә текәлеп, гаепле кешедәй елмаеп куйды.

Диләрә бу икәү янында үзенең артык икәнен сизеп, тизрәк чыгып китү ягын карады.

Язны көтеп челтәрләнгән карны четердәтеп, сукмак буйлап ялгыз хатын атлый. Ашыгыр җире дә, көтеп торыр, куып чыгарыр, елатыр-юатыр кешесе дә юк аның. Зәкия әйтмешли, бүген нәрсә пешерим дип пошынасы да, соңга калдым дип хисап тотасы да юк. Һәр почмагыннан ялгызлык күзләре карап торган куышы һәм аның бар сагышын, бар күз яшен уртаклашучы мендәреннән гайре беркеме, берние юк. Ялгызлар күңелендәге дәрья суларыннан тирән хәсрәтне төнге тәрәзәдән баккан салкын ай күрсә генә инде... Ахирәте аның сылу-лыгына, зифа гәүдәсенә, килешле киемнәренә аһ итеп, «сиңа рәхәт, үзеңне генә кайгыртып яшисең», дип уфтана. Ап-ак туй күлмәге киеп, сөйгәне-нең култыгына сарылып, ак карда парлы эзләр кал-дырып атлаганда Диләрә шушындый «рәхәтлек» турында хыялланган идемени? Күлмәге һәм әйләнә-тирә генә түгел, бар булмышы, өметләре, хыяллары ап-актан иде... Тик алар барысы да кичә иде, кичә иде... Сандык төбендә күз карасыдай кадерләп кенә саклаган туй күлмәге дә кершән аклыгын күптән югалтып, һәр җөенә сагыш төсе сарылды.
Бер канаты каерылган кошның очарга талпынуын читтән кемдер кызганып, кемдер шаккатып яки... көнләшеп күзәтә... Ялгыз хатынның күләгәсе – аның ялгызлыгына ышыкланып атлаган ялган горурлыгы...

Диләрә керделе-чыктылы уйларын читкә куеп, башын калкытты да тирә-юньгә күз ташлады.

Кичә генә юрган-юрган булып яткан кар катламы, яз кояшының нарасый елмаюына бил биреп, күгелҗемләнеп һәм челтәрләнеп калган да, үз аклыгы, яктылыгы белән елый-елый хушлашырга теләгәндәй, әле аннан, әле моннан моңлы гөрләвекләр булып йөгергән. Шулай, кичә һәм бүген арасында кешеләр дә, дөнья үзе дә кырыкмаса кырык төскә керергә сәләтле. Бары тик аклык белән өртелгән хыял һәм яшерен өмет кенә үз төсен җуймый икән...     
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy