Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → ​Вәгъдә җиләге

​Вәгъдә җиләге

Чәчкә Хөснетдинова
Чәчкә Хөснетдинова
27 июня 2016
1581 карау
— Бибисара апамы? Гүр иясе бит инде ул, балам. Әнә, курчак өе генә утырып калды…

Күңелем төбендә нидер өзелде, бөтен гәүдәм кисәк хәлсезләнеп китте: кулын каш өстенә куышлап куя-куя, мине күзләгән апаның “кеме соң син Бибисараның?” дигән соравын да җавапсыз калдырып, капка төбендәге карлы эскәмиягә чүгәргә ашыктым. Карашым тармакланып үсүче дәү өянке кочагына сыенган таныш нәни йор­тны — Сара әбинең “кош оясы”н капшады. Төрледән-төрле төсләргә буялган тәрәзә кәрнизләре, күгәрченле түбә кыегы, чәчәкле бизәкләр төшерелгән капка… Барысы да элеккечә. Сап-сары юка ишектә генә шыксыз тап — ят кара йозак, тәбәнәк рәшәткәгә сөялгән ятим көрәкне яртылаш кар күмгән…

И Раббым, җитешә алмадым. Сара әбинең борынгы җиз самовары артында башланган ул сөйләшүне мин бит, юкса, җәйләр, көзләр буе уемнан чыгармадым, гыйбрәтле дә, якты да истәлек итеп күңелемдә сакладым. Исәбем тагын килү, ак чәчле, елгыр карашлы, җитез хәрәкәтле бу чибәр әбекәйгә баш ию, аңа ихлас рәхмәтемне җиткерү иде бит. Ни өченме? Нидер өчен дип булмый аны, болай гына. Дөньяда ул һәм аның кебек тугрылыкны рухи кыйбла итеп яшәүчеләр булган өчен… Ә менә җитешә алмадым. Раббым, нигә гел шулай була икән соң — күңелдәге изге омтылышлар, эреле-ваклы тормыш мәшәкатьләре астында күмелеп кала да, артка чигә, яхшылык эшләргә, җылы сүз әйтергә соңарабыз, ә аннан үкенеч сөлеге гомер буе бәгырьне имә… Тәрәз пыялаларына капланып бәргәләнгән җан күбәләкләре, мөгаен, шул соңарган савап догаларын, әйтелмәгән рәхмәтләрне өмет итеп кайтучылар рухыдыр.

Җитешә алмадым… Бүген, каләмем белән бергә-бер калган төнне, әнә, хәтерем түреннән миңа төбәлгән ул. Чал чәчләрен ак яулыгы астына җыйган җыйнак башын кыегайтып тезләрендәге гармуны өстенә салган, мең җыерчык әйләнәсендә янган сабыр елмаюлы кысык күзләре шундый якын, шундый җете… Гармунына кушылып аккан бераз карлыккан тавышы моңлы:
Урман кошы булып үстем,
Кайгы-хәсрәт күрмичә…


Урман кошы… әйе, урман таныштыра аларны, урман кавыштыра…

“Урман ярып аккан Күмәкәй елгасы бар иде. И, аның ярларында пешкән җиләк-җимешне күрсәң! Шомырт, балан, бөрлегән — җыеп кына бетерермен димә! Без, җиләккә дип килгән кыз-кыркын, су аша ауган зирек агачы өстеннән чыгып йөрибез. ә ул бичара, атлаган саен сыгылып, атынып торса да, һәр җәй яшелләнеп яңарыр иде, бахыр. Бер чакны шул “күпер”гә керүем булды — зирекне селкетергә тотынмасыннармы! әүвәл җиләк тулы тырысым очты, аның артыннан — үзем. Биек булмаса да, бик җайсыз егылдым. Аяк-кулларым сыдырылып бетте, җитмәсә, сазга, ләмгә баттым: алъяпкычымның да, күлмәк-яулыгымның да бер пычранмаган төше калмады. Елардай булып торам — “күпер” ягыннан урман яңгыратып көлгән тавыш килә. Күтәрелеп  кара­сам — кап-кара мыеклы яшь кенә егет, агачтагы тиенмени, атыныпмы-атына:
— Бәрәкалла! — ди бу. — Безнең күлгә аккош төшкәнмени?! Аккош түгел, кара кош икән бит! Минем урманнан җиләк урларга килгән!

Ә мин эндәшмим. Эндәшә алмыйм — “телемне йоттым”. Буш тырысымны кочаклап тик торам…
— Йә инде, ачуланма ул кадәр, һич егылырсың дип белмәдем, — ди егет. — Бир кулыңны! Ә җиләк җыеп китерәм мин сиңа, менә күрерсең. Сүземдә тормасам, лесник Зариф малае булмыйм!

Урманда яшәүче “кордон Зариф” дигәннәрен ишеткән бар иде, шуның малае инде бу болай булгач, дип уйлыйм эчемнән генә.
— Ә мине каян белерсең? 
— Югары авылның җиләкче Бибисарасын белмәскә! — ди бу. — Сине бөтен урман белә бит!

Хак иде шул, урман турыннан әйтәм: мин белмәгән, йөрмәгән бер сукмак калмагандыр. Авылда “урман кошы”, “җиләкче Биби” дигән атым да бар иде…”
Тәки сүзендә тора Зариф малае, кичке уенга тырыс тутырып җиләк алып төшә. Җиләктән хәтәр кызарып чыккан кызны тагын да оялтып пышылдый: “Вәгъдә җиләге бу, Биби, белеп аша, көзгә яучылар көт!..”

…Адәм уйлый, язмыш уйный, диләрме әле — егерме икенче июнь көнне кичке шәфәкъ белән авылга кара хәбәр килеп ирешә: “Герман сугыш башлаган!” Район үзәгенә агач аягын ремонттан алырга киткән “корсак Сабир” алып кайта аны. Керосин кибете янына җыелган халык алдында, яңарган протезын шыгырдатып, нотык тота:
— Нимчәнеме, нимчәне күргән бар аны, шул фин белән бер кавемнән ул. Боларының да койрыкларын тиз борырбыз, Алла боерса. Ну, менә алар да фин кебек эт белән бака ашаса, солдатның эше хөрти инде, парин. Безнең обозлар Берлинга барып җиткәнчеме… Минем Халисә җиденче көмәнен күтәреп, җиденче кызын таба!..

…Иртәгесен саескан койрыгында яңа хәбәр килә: “Чибәр Бибисара кордон Зарифҗан малае гармунчы Гарифка ябышып чыккан. Авыл егетләре бер дә риза түгел, ди. “Безнең кулга эләксә, гармунын да, үзен дә кара күмер итәбез әле ул астыртынның!” — диләр икән”.
Янауларын тормышка ашырыр вакытлары гына калмый егетләрнең. Көнаралаш килгән повесткалар чеби алган тилгәндәй талый авылны. Некрутларның һәркайсын диярлек яшькә алардан кайтышрак Гарифҗанның кыңгыраулы гармуны, моңлы тавышы озата. Гармунчының үзен озатыр гармун гына табылмый…

“Ак тәкә” түренә җитүгә, атны кире борды да тарантастан төшеп, юл кырына утырды. Күзе тулы яшь бахырның. үзе уйный, үзе җырлый. Онытасым юк: “Сине уйлап җылыйм, җиләгем, — ди. — Ялгыз башың ничекләр түзәрсең!” Әйтерсең, минем аңа чыкканыма ай гына түгел, әйтерсең, мин аның белән гомер кичергән… Шуннан атка алагаем сыдырды да дилбегәне миңа ташлады. Соңгы сүзе: “Гармунны сакла!” — булды”.

Гармун… Аңа бәйләп кызык та, кызганыч та күпме истәлекләр саклый иде Сара әби. Берсе сүзе-сүзгә диярлек хәтеремә бикләнгән:
“Каенатай бик кырыс кеше иде, мәрхүм. Теле белән әйтмәсә дә, артык кашык икәнемне гел сиздереп тора. Бигрәк тә минем гармун кычкыртканны яратмый, кара коелып чыга ие, бахыр. Сугышның икенче кышы иде, ашау ягы такырланды. Беркөнне каенатай, чана төбенә зәдәнҗәдән яшереп калдырган үзебез суккан унлап кап, мунчала, бераз чикләвек салып, Сөн базарына җыенды. Чана тартырга мине дә аласы итте. Аның чуптарлы сөлгегә төрелгән гармунны алып чыгуын күргәч, һушсыз калдым. Гарифҗанның тән җылысы сеңгән, күз яшьләре тамган бердәнбер истәлеген, минем бердәнбер юанычымны сатып җибәрергә ниятләгән бу явызны, әстәгъфирулла-әстәгъфирулла, үтерергә дә әзер идем. Тик авыз ачып сүз әйтә алмадым.

Килеп җиттек базарга. Уемда кап эчендә яткан гармун гына: “Ничек урларга, кая яшерергә?” Тәңренең әмередер инде, шунда үзебезнең күрше Фатыйма апаның улы Вазыйхны шәйләп алдым. Дус малайлары белән тал чыбыгы сатарга килгәннәр. Инде  йөкләрен бушатып, кайтырга җыеналар икән. Күрешеп, сөйләшеп торабыз, каенатай базар бәяләрен белешеп йөри. җаен туры китереп пышылдыйм: “Вазыйх үскәнем, атасы Гарифҗанның гармунын сатарга алып килде. Коткарсаң, гармун сугыш беткәнче синдә торыр иде!”
Каенатамны җылый-җылый каршыладым, шулай-шулай мин әйтәм, Әжмәк урыслары бер капны талап йөгерделәр…

Базар буе орышты, юл буе сүгенде, мәрхүм; авыр туфрагы җиңел булсын, гөнаһысы кирәк түгел — кул күтәрмәде тагы. Тик сөенечем генә кыска гомерле булып чыкты: икенче көнне кордонга улын ияртеп, Фатыйма апа килеп җитте…
Каенатай бер орышты, бер көлде — әмма ничек кенә авыр булмасын, гармунга  бүтән тимәде. Солдаткалар утырмаларга чакырып килгәндә дә сүз әйтми башлады — алардан мин буш кул белән кайтмыйм, ризыклы кайта ием шул…”

Адәмнең ниндие генә юк. Гаделен, олы җанлысын да, нәфеслесен, нәҗес уйлысын да күрергә туры килә яшь киленгә. Гармуны китергән телемнәрдән көнләүчеләр, артында гайбәт сөйләүчеләр дә була. Колхоз рәисе “корсак Сабир” аеруча каныга. Атлаган саен эшкә әйтеп килә. Зариф картның киленен яклап: “Ул — урман кешесе, дәүләт эшчесе, аның үз зәдәнҗәсе”, — диюенә җавабы бер: “Гарифҗаның анда урман җиләге түгел, колхоз икмәген ашап сугыша, понимаешь!”

Әйе, Гарифҗаны дип тырыша, Гарифҗаны дип тырмаша Бибисара. Җәй буе кулыннан балта төшми: агач кисә, кайры туный, юкә салдыра, кара көзгә кадәр мунчала чыгара. Иртә-кич елга өстен тарткан юка бозга киселеп, аяк-кулларыннан кан саркый. Кышларын озын кичләр буе кап суга. Окоп казырга, урман егарга, Кукмара станциясенә вагон бушатырга да “баласыз Биби”не җибәрәләр. “Күмәкәй ярларында кызыл гөлләр чәчәк атса — минем кан тамган төш булыр… Урман-аланнарда чишмә типсә, минем яшьләр сеңгән җир булыр…”

Гарифҗанын сагына Бибисара. Юкса, авыр эштән ватылган гәүдәсен мендәргә терәүгә, йокы алырга тиеш бит, юк, төнне таңга саплап җырлар яза яшь хатын. Күңеленнән. Сөйгәненә. Яшьле, зарлы җырлар, сагыну мөнәҗәтләре. Иртәгесен аларны гармунына кушып җырлап, солдаткаларны елата:
Урман ямьсез, сулар тәмсез
Синсез, Гарифҗанкаем!..


Кайта, кайта аның Гарифҗаны. әмма… тездән түбән ике аяксыз.
“Сөенче алуга йөгереп чыктым. Капка төбендә туктаган аттан башта бер ят хатын төште. Аннан болай, ике иңбашыннан тотып, аны төшерделәр: тарантас биеклеге дә юк… Күзгә карамый, теге хатын белән урысчалап нидер сөйләшә. Гомер әйткән сүзем түгел ие, “Гарифҗан, җаным!” — дидем дә, чи яралы аякларына барып капландым…”

Ай-һай, авыр кичерә Гарифҗан гариплеген. Атналар буе сөйләшми, телгә килсә, Бибисараны куа:
— Бар, өеңә, атаң-анаң янына кайт, япь-яшь бит әле син, бала юк. Гомер буе гарип белән изаланып яшәмәссең, үз парыңны табарсың. Бар, бар, күземә күренмә!
үгетләп тә, ялынып та, ялварып та карый яшь хатын — файдасыз. Гарифҗанның бәгыре таш, сүзе бер: “Син мине жәллисең генә, жәлләмә!” 
Башыңа төшсә, башмакчы булырсың, диләр бит, Бибисара белгән карчыкка китә. Гомер иткән кортка, хатынның зарын тыңлап бетерүгә, бер генә киңәш бирә: “Әрсез сырлан белән бер бул. Алдыннан куса, артына төш — яшь кан уйнамый калмас!”

…Зарыгып көткән бала — нәни Зифа коткара аларның мәхәббәтен. Яшь атаның күзләрендә яшәү утлары кабыза ул. өйдәгеләр эшкә киткәч, көнозын кызын баккан Гарифҗан  үзенең кирәклеген тоеп кинәнә. Ә Бибисарага янә “канатлар чыга”.
“Җәй җитсә, йоклар урынны бакчага көйли идем. Таң атар-атмас урманга йөгерәм: җиләкле урынны чыклы үләне-чәчәге белән урып алам да — киредән өйгә. Гарифҗан уянганчы җиләкләремне як-ягына бастырып чыгам. Үз куллары белән сабагыннан өзеп ашасын дим. Урманны бигрәк­ләр сагына ие шул, мескенем! Ә ул уяна да — бер җылый, бер көлә ие, мәрхүм…”

…Үзем язам, үзем елыйм. Ә хикәятем герое Бибисара әби, әнә, хәтерем түреннән миңа шелтәле карап тора. “Бәхетне жәлләмиләр, без Гарифҗан абыең белән бәхетле, озын гомер кичердек бит, кызым!..” — диюеме?..
Беләм, беләм, анысын да, завхоз “арбалы Гарифҗан” аганың иртә яздан кара көзгә кадәр ындыр табагыннан кайтып кермәвен, колхозның иң тырыш, ихтирамлы кешесе булып яшәвен, һәр бәйрәмдә гармунчының урыны сәхнә түрендә булуын да сөйләгәннәр иде. үлем булып үлем дә аны төшке ялга кайткан арада, чәй өстәле артында таба.

Жәлләп елавым түгел лә, сагынып елавым. Аклыкны, Пакьлекне, Тугрылыкны — Бибисара апа, сине шулай сагына күңел. җаным каралган, рухым арыган өметсез көннәремдә сине, гаҗәеп язмышың турындагы хикәятеңне еш искә төшерәм мин. Хушлашканда җырлаган җыруыңны онытмыйм: 
Сабыр канатларың сакла,
Сынса үсми яңасы…

 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy