Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»


Җәйгә җиңел муенса

Зөлфия Сәлимҗанова
Зөлфия Сәлимҗанова
20 марта 2017
681 карау

Эссе көннәр турында хыялланып алыйк әле!
Күптәнге танышыбыз Зөлфия СӘЛИМҖАНОВА безгә җәй өчен бик матур муенса үрергә тәкъдим итә. Чын ташлардан, беркемдә дә булмаганны! Җәйге күлмәкләр белән бик килешәчәк ул. Зөлфия үзе аларның төрледән-төрлеләрен үрә. Күргәзмәләрдә хатын-кызларның иң яратып алган әйберсе икән бу муенса. «Сөембикә» укучыларын үз итеп, ул муенса үрү серен безнең белән уртаклашырга булды. Рәсемдәге мастер-класста беләзек үрү үрнәге күрсәтелгән. Муенса да нәк шулай ук үрелә, аермасы – озынлыкта гына.
 

Кирәк:

* 1 уч авантюрин ташы (яшел төстә ул);
* 1 уч аметист (ачык шәмәхә төстә);
* ташлар төсенә ярашлы сәйләннәр. Бу очракта кытай сәйләне бик яхшы. Аның эреле-ваклы булуы уңайлы;
каптырма ясау өчен фурнитура (лобстер, штифтлар, каплавычлар (русча колпачки дип йөртәләр), пин, кыска чылбыр);
* 3 данә түгәрәк авантюрин ташы, диаметры 8 мм;
* 2 нче санлы ыргак;
* сәйлән энәсе;
* 0,2 мм калынлыктагы үтәкүренмәле кыл (2 м чамасы кирәк булыр);
* түгәрәк башлы каргаборыны (круглогубцы).


 

Эш барышы:

1. Сәйләннәрне, ташларны бергә катнаштырып, бер савытка салабыз. Сәйлән энәсенә кыл саплап, башта төрле төстәге 6-7 сәйлән (1,5 см), аннары берәр таш эләктерәбез. Янә сәйләннәр, аннары таш – шул рәвешле 1 м чамасы булганчы (муенса өчен 2,5-3 м) сәйләннәр белән ташларны аралаштырып, кылга тезеп чыгабыз. Ниндидер бер эзлеклелек сакларга кирәкми.




2. Сәйләннәрне кирәк кадәр җыеп бетергәч, кылны өзмичә генә, шушы сәйләнле кылдан ыргак белән чылбыр үрүгә күчәбез. Ул буш күзләр (воздушная петля) белән үрелә. Һәрбер күзгә 1 яки 2 сәйлән кертеп калдырыла. 2 сәйлән белән матуррак: бер сәйләнне күзнең уң ягына, бер сәйләнне күзнең сул ягына авыштырасың. Мөһим әйбер: чылбырны буш итеп үрергә, күзләрне тарттырмаска кирәк.




3. Беләзекнең озынлыгы беләзек сөяге әйләнәсенә тигез. Хәтта 1 см чамасы җитми калса да ярый, югыйсә кулдан төшеп китә торган булыр. Муенса үрсәгез, озынлыгы умрау сөягенә кадәр булса яхшы.

4. Йомшак кәнәфи аркасына 2 энә кадап куябыз. Аларның арасы беләзекнең озынлыгы кадәр. Чылбырның бер очын бер генә җебеннән энәләрнең берсенә эләктерәбез, икенче энәгә беләзекнең икенче очы эләктерелә. Чылбырны беләзек озынлыгы кадәр генә калганчы җыябыз. 5-6 кат та, 6-7 кат та булырга мөмкин ул.




5. Энәгә эләктерелгән күзләрнең һәрберсен озын штифтка күчерәбез. Игътибарлы булыгыз, бер күз дә штифтка керми калмасын. Икенче энәдәге күзләр икенче штифтка күчерелә. Түгәрәк каргаборыны белән штифтның бер очын бөгеп, ике катлы боҗра ясыйбыз. Икенче очын бөгәргә керешкәнче, штифтка башта каплавыч, аннары бер түгәрәк авантюрин кидереп калдырабыз. Каргаборыны белән штифтның ул очын да боҗралап бөгеп куябыз. Беләзекнең икенче очы да нәкъ шулай ясала.




6. Беләзек әзер дип әйтерлек. Аның бер очындагы боҗрага – лобстер, икенче очындагысына ике катлы боҗра кидерәбез. Беләзекнең озынлыгын көйләргә мөмкин булсын өчен, әлеге боҗрага кыска гына чылбыр эләбез.

 


7. Чылбыр очын тагын бер авантюрин белән бизибез. Әлеге түгәрәк таш чылбырга пин – бер башы йомры булган кыска кадак – ярдәмендә беркетелә. Ташны пинга кидереп, буш калган очын карга борыны белән боҗралыйбыз. Шушы боҗраны чылбырга эләктерәбез.


 

Үз үрнәгеңне җибәр

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy