Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Сентябрь, 2015

02 сентября 2015
1089 карау

Кучкар

 

Бик күңелле вакыйгалар көтелә. Актив тормыш рәвеше алып баручыларга, тормыштан күпне таләп итүчеләргә аеруча кагыла бу. Уңыш – сезнең яклы, теләсә кайсы эшкә курыкмый алыныгыз. 

 

Үгезбозау

Мондый уңышлы айны әле сезнең күргәнегез дә булмагандыр. Шулай да мөһим карарлар кабул иткәндә көчегезне дөрес бәяләгез. Авырлыклар булыр кебек күренсә дә, курыкмагыз. Алар – вакытлыча гына.

 

Игезәкләр

 

 Эшегез күп, күңелсезләнергә туры килмәс. Киләчәккә планнар кору белән мәшгуль булырсыз. Җиң сызганып эшкә керешегез – нәтиҗәсе озак көттермәс. Дусларыгыз яки танышларыгыздан кызыклы һәм файдалы идея алырсыз. 


 Кысла


 

Эштә бар да тыныч, бар да тәртиптә булыр. Хезмәт баскычында күтәрелү яки башка юнәлеш белән китү  ихтималы бик зур. Нәрсәнедер үзгәртергә телисез икән, фәкать үзегезгә генә таяныгыз, партнерлар арасында бигүк намуслы булмаганнары очрарга мөмкин.

 Арыслан


 

Үз-үзегездән, башкарган эшләрегездән канәгать калырсыз. Сез тырыштыгыз, булдырдыгыз, инде бераз ял итеп тә алырга була. Хезмәте иҗат белән бәйле булганнарга уңыш елмаячак. 


 Сөмбелә

Үзегезнең идеяләрегез һәм проектларыгыз өчен көрәшергә туры килер. Финанслар белән кыенлык килеп чыгарга мөмкин. Авырлыкларны йөрәгегезгә якын кабул итмәгез, ай ахырына таба тормышыгызда уңай чор башланачак.

Бизмән

Сәләтегезне күрсәтә торган ай. Яңалыкка омтылыш бик көчле. Һәр үзгәрешкә сабыйларча куанырсыз. Ләкин артык иркенәеп китмәгез тагын, үзгәрешләр яхшы булса да, кеше эшләр өчен яратылган.

 Чаян

 Якыннарыгыз белән аралашуда кыенлыклар килеп туарга мөмкин. Акчаны юкка-барга туздырмый торыгыз, югыйсә кайчак сез юмартланып китүчән. Иҗат итү өчен уңышлы ай, тик уңышларыгыз белән берәүгә дә мактанмагыз, күз тидерерләр. 

 

Укчы

Ай-яй, кызыксынучан сез! Бу айда моңарчы бар дип тә белмәгән өр-яңа шөгылегез барлыкка килер. Бер сүз белән әйткәндә, октябрь – дөньяга карашыгызны киңәйтү, яңа гыйлем алу өчен бик тә әйбәт вакыт.

Кәҗәмөгез

Күңелегез сәяхәткә, дөнья күрергә әйдәр. Һич югы күрше шәһәрдә яшәүче туганнарыгыз яки дусларыгыз янына барып кайтырсыз. Бу айда хезмәт баскычыннан күтәрелү яки тормыш шартларын яхшырту ихтималы зур.

 

Сукояр

Яңа танышлар барлыкка килер, кызыклы яңалыклар булыр. Сезгә файда китерердәй кешеләр белән танышырсыз. Ерак юлга чыгу, тормышны үзгәртү өчен кулай вакыт. Эшен үзгәртергә теләүчеләргә уңыш елмаячак. Яңа эшкә күчү ихтималы бик зур.

 

Балык

 
Катлаулырак ай. Бәхәсләр күп булыр. Бу ай уңышлы тәмамлансын дисәгез, үзегезне кулда тоту өчен күп көч куярга туры килер. Сезне ярсыткан нәрсәләргә игътибар итмичә генә, бар көчегезне эшкә багышлыйсыз икән, таулар күчерәчәксез.

 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy