Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

ИЮНЬ, 2017

16 июня 2017
469 карау
Кучкар. Тормышыгызны гына түгел, дөньяга карашыгызны да үзгәртердәй вакыйгалар көтелә. Барысын да тиз хәл итәргә күнеккән Кучкарлар бик күпкә өлгерәчәк. Айның беренче яртысында хәлиткеч карарлар кабул итү, яңа эшләр башлау өчен яхшы вакыт.

Үгезбозау. Искиткеч яхшы ай. Язмыш сезне дусты дип кенә түгел, якын туганы итеп күрә, диярсең. Нәрсә уйласагыз, шул булыр, ни теләсәгез, шуңа ирешерсез.  Эшләгән эшләрегез белән рухи дөньягыз арасында – тулы гармония.

Бизмән. Уңышлы ай. Нәрсәнедер үзгәртәсе иде, дип йөрүчеләр, ниһаять, теләкләренә ирешер. Ниндидер бер эшкә тотынырга куркып торган булсагыз, хәзер менә нәкъ вакыты – иң авыр эшләрне дә җиңел генә хәл итү мөмкин.

Кысла. Йолдызлар борчуларсыз рәхәт ай вәгъдә итә. Эшегез күп булса да, алар сезгә рухи ләззәт бирәчәк. Әмма бу көчегезне файдасыз гамәлләргә сарыф итәр­гә дигән сүз түгел, гәрчә алар бик ымсындырса да.

Арыслан. Бернигә дә карамый, ял итеп алыгыз. Бер дә ял итү мөмкинлеге юк икән, кешеләр белән мөмкин кадәр азрак аралашырга тырышыгыз – көч-куәтегезнең кимеп киткән мәле. Планеталар торышы низагка этәрә торган. Сүзләрне уйлап сөйләгез.

Сөмбелә. Тормышыгызда үзгәрешләр булыр. Бу – яңа мавыгу, яңа эш тә булырга мөмкин. Яңалыклардан курыкмагыз, алар сезгә файда гына китерер. Начар энергиядән арыныр өчен бик кулай вакыт.

Бизмән. Актив тормыш рәвеше, вакыйгаларның тиз-тиз чиратлашуы  көтелә. Ай башында кабул ителгән карар ел азагына кадәр тормышыгызны билгеләячәк. Зур әйберләр сатып алу өчен яхшы чор.

Чаян. Нәрсәгә сәләтле булуыгызны күрсәтәсе килү теләге уяныр. Тирә-юньдәгеләрнең үзегезгә карата ихтирамы артуын тоярсыз. Теләк-ниятләрнең чынга аша торган чагы, аз гына тырышлык күрсәтсәгез, күптәнге хыялыгызга ирешерсез.

Укчы. Ыгы-зыгылы ай. Гел каядыр ашыгу, нәрсәдер эшләү, кем беләндер очрашу – гомумән, иркенләп кенә йөрү җае күренми. Борчылмагыз, бу тырышлыклар бушка түгел, тиздән әҗере дә насыйп булыр.

Кәҗәмөгез. Очрашулар, танышулар, кызыклы вакыйгалар көтелә. Күңелегез яңа тәэсирләр тансыклар. Белүегезчә, кем эзли, шул таба. Гомумән, ай уңышлы булыр, эшегезнең нәтиҗәсен күрерсез.

Сукояр. Тиз һәм җитезлек сорала торган ай. Вакыйгалар бер-бер артлы алышынып торып, карарларны тиз кабул итәргә туры килер. Хаталанудан курыкмагыз, бу айда күңел сизгерлеге искиткеч яхшы, ул сезгә дөрес юнәлешне сиздерер.

Балык. Бик көчле энергия дулкыны көтелә. Илһам кабына торган уңышлы ай. Теләк теләр, хыялларны чын итәр өчен моннан да яхшырак вакыт тагын кайчан булыр икән? Моның өчен күңелегезне богаулап торган уйлардан гына арынырга кирәк.



Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy