Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

ФЕВРАЛЬ, 2017

04 февраля 2017
667 карау
Кучкар. Уңышлы ай. Вакыйгаларны ашыктырмагыз, йолдыз­лар ашыкмаска һәм ныклап уйларга киңәш итә. Айның беренче көненнән үк күңелегездә дәрт, илһам тоярсыз. Кеше сүзенә карамагыз, үзегезне генә тыңлагыз.

Үгезбозау. Куаныч китерә торган ай. Көчегез ташкын кебек ургып торачак, аны дөрес файдалансагыз, әллә нинди уңышларга ирешерсез. Иң мөһиме: ялкауланмагыз гына.  Язмыш сезгә  күңелле сюрпризлар әзерли.

Игезәкләр. Эштән бераз туктап, дөньяны башкача бәяли торган вакыт. Элек чишелеш тапмаган катлаулы мәсьәләләрне тиз генә хәл итү мөмкинлеге туар. Бу айда сезнең алда күп ишекләр ачык булачак, файдаланып калыгыз.

Кысла. Күптәнге хыялыгызны тормышка ашыру җае чыгып тора. Нәрсәгә генә алынсагыз да, уңышлы булачак. Яраткан шөгылегез керем китерә башларга мөмкин.

Арыслан. Моңарчы яшеренеп яткан әллә нинди көчләрегез калкып чыгачак. Ниһаять, лидерлык сыйфатларыгызны тулысынча күрсәтү форсаты туар. Намусыгыз белән килешеп эш итсәгез, уңыш тавының түбәсендә булачаксыз.

Сөмбелә. Теләкләрегезне чын итәр вакыт. Тормыштан ямь табарсыз, күңел күтәренкелеге кичерерсез. Үзегезне борчып торган уйлардан, бимазалап йөдәткән низаглардан арынырсыз.

Бизмән. Игътибар үзәгендә булырсыз, абруегыз артыр. Тормышыгызда күңелле үзгәрешләр көтелә. Күңел көрлеге һәр эштә зур ярдәмче булачак.

Чаян. Көч-куәтегез ташып торыр. Нинди генә эшкә алынсагыз да, уңарсыз.  Тәнкыйтьләүчеләргә, көнләшүчеләргә игътибар да итмәгез, алар сезгә зыян сала алмас. Эшен алыштырырга теләүчеләр өчен яхшы форсат чыгып тора.

Укчы. Күңелле вакыйгалар бөтереп алыр, тормышыгызга яхшы үзгәрешләр килеп керер. Әллә ни зур үзгәрешләр булмаса да, алар яңа эшләргә илһамландырачак. Фикерләрегезнең дөреслегенә башкаларны инандыру сәләтегез бар икән бит.

Кәҗәмөгез. Киеренкелектән котылып, тынычланып калырсыз. Ыгы-зыгылардан, тормыш мәшәкатьләрен­нән бераз гына арынып тору мөмкинлеге булыр. Тирә-юньдәгеләрне тәнкыйтьләүдән тыелыгыз, югыйсә дустыгызның дошманга әйләнүе бар.

Сукояр. Дөреслек өчен көрәшергә туры килмәгәе. Белегез: хаклык сезнең якта. Бу айга планлаштырылган эшләрегезне уңышлы төгәлләрсез, нәтиҗәләре куандырырлык булачак. Якыннарыгызга игътибарлы булыгыз, хәтерләрен калдыруыгыз ихтимал.

Балык. Йолдызлар сезгә ерак сәфәр вәгъдә итә. Бәлки, ул эш сәфәре, бәлки, ял сәяхәте булыр. Берәр дустыгыз яки туганыгыз белән килешеп китү мөмкинлеге килеп чыгар.



 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy