Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»


Ялкау кыстыбый

Марина Дмитриева
Марина Дмитриева
06 октября 2017
1242 карау
Ник бу бәрәңге пешергәндә карала, дигән сорау күпләрне борчыйдыр. Бәрәңге каралмасын өчен бер-ике киңәш биреп үтәсе иде, чөнки кыстыбыйга дигән бәрәңге боламыгы матур сары төстә, тәмле булырга тиеш. Ләкин бәрәңге күптөрле сәбәпләрдән каралырга мөмкин бит. Ничек үстерүгә дә бәйле ул, ничек саклауга да. Әмма моны белүдән генә безгә ни файда?! Шуңа да, әйдәгез, хәлне үзгәртәбез! Димәк...

Кирәк:

* 2,5% майлылыктагы сөт – 200 мл;
* он – 350-370 г;
* тоз – 1 чәй кашыгы.

Эчлек:
* бәрәңге – 3-4 данә;
* дәфнә яфрагы – 3-4 данә;
* лимон – чирек өлеш;
* майонез – 2 аш кашыгы;
* атланмай – 50 г;
* кыздырыр өчен май/
 

Эш барышы:

1. Бәрәңгене әрчеп, боздай салкын суга салабыз да, 10 минутка кырыйга куеп торабыз. Ә үзебез бу вакытта икенче бер кәстрүлгә су агызып, тәменчә тозын салып, кайнатырга куябыз.

2. Су кайнап чыгуга бәрәңге яркәләрен һәм дәфнә яфракларын салабыз, чирек лимонны кушып җибәрәбез.


3. Бәрәңгене сүрән генә утта, капкачын каплап пешерәбез. Әгәр дә без әйткәнчә пешерсәгез, бәрәңге каралмый, алтынсу, матур төсле булып пешә.

4. Пешеп җиткәч, бәрәңгенең суын сыгабыз, май өстәп, төябез.


5. Төелгән бәрәңгегә 2 аш кашыгы сыйфатлы яхшы майонез салып болгатабыз. Бәрәңге боламыгы суынган арада, камыр басыйк.



6. Иләнгән онга тоз кушып болгатабыз.


7. Тирән эчле савытка җылы сөт салып, йомшак кына итеп камыр басабыз. Аннан камыр 15-30 минут «ял итәргә» тиеш.


8. Камырны кисәкләргә бүлеп, бик юка гына җәемнәргә җәябез. Камыр үзле, сузылучан, никадәр генә тартсаң да ертылмый. Җәемнең яртысына юка итеп бәрәңге боламыгы ягабыз.


9. Икенче яртысы белән каплыйбыз да үткен пычак белән берничә кисәккә бүләбез.


10. Кисәкләрнең ике ягы да кетердәп торырлык булганчы майлы табада кыздырабыз.



Кыстыбыйны кайнар килеш сөт, чәй, шулпа белән табынга чыгарабыз.

P.S. Дөресен генә әйткәндә, ни өчен аны ялкау дип атаганнарын аңламадым. Тизрәк әзерләнә дисәң, кыстыбыйны гадәттәгечә әзерләгәнгә киткән кадәр вакыт сарыф булды. Әмма миңа бу рецепт белән әзерләгәне гадәтиенә караганда күбрәк ошады. Беренчедән, кисәкләргә бүлгәч, кыздыруы уңайрак һәм табага да күбрәк сыя. Икенчедән, майда кыздыргач, алсу була, кетердәп тора (камырының күпереп менгән алсу куыклары искиткеч!) Өченчедән, кырый-ярыйдан чыгып калган бәрәңге боламыгы да кыза һәм ул шулкадәр тәмле була! Аннан, кечкенә кисәкләрне кулга тотып ашавы да җайлырак. Икенче көнгә ялкау кыстыбыйлар йомшарсалар да, барыбер бик тәмлеләр иде.


фото: Марина Дмитриева

 

Үз рецептыңны җибәр

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy