Логотип
Сораулар

Сәрия САБУРСКАЯ, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил

Сорауларга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Харис кызы Сабурская җавап бирә

Бирелгән сорау:

Сәрия Харисовна! Мин Сезгә мөрәҗәгать итәргә булдым, бәлки Сез ярдәм итә алырсыз. Һәрбер ана үзенең баласының бәхетлле булуын, оныкларын тәрбияләргә телидер. Малаем миңа үзенең әти булырга җыенуын әйткәч, мин сөенергә дә, еларга да белмәдем. Киленебез- "беженка", Россия гражданины түгел, студент. Алар 2015 елның гыйнварында Украинаның Луганск өлкәсеннән Мамадышка кайттылыр, чөнки әтисе шушы яктан, шушында туган. Әтисе кечкенә вакытта гаиләләре белән Украинага күченгән булалар. 20 яшьләрдә туган ягына кайтып эшләп кире китә. Анда озак еллар шахтада эшли. Монда яшәргә почмаклары да юк. Без ноябрь аенда игезәк кызлар көтәбез. Ләкин балалар өчен дә, әниләре өчен дә бер нинди акча чыкмаячак. Булачак оныкларыбызның, улым-Динарның бернинди хокукы юкмы? Хәзерге вакытта киленебез экзаменнар бирде, медкомиссия узды. (Розаалия, Мамадыш)

Эксперт җавабы:

Мамадыш шәһәрендә кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчесе Саттаров Зөфәр Рауфович кабул итә. 10:00-12:00 арасында алдан язылып керегә. Адресы: Мамадыш, Советская урамы, 2 нче йорт. тел.: 3-34-08.

Хәзер укыйлар