Логотип
Сораулар

Сәрия САБУРСКАЯ, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил

Сорауларга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Харис кызы Сабурская җавап бирә

Бирелгән сорау:

Районнарда ярдәмчеләрегез эшли башлаган икән. Алар кайсы районнарда эшли? (Насфия Закирова. Әтнә)

Эксперт җавабы:

Безгә республикабызның төрле төбәкләреннән киләләр. Аның Казаннан бик еракта урнашканнары да бар. Килүчеләрнең (былтыр 1628 кеше мөрәҗәгать иткән, бу исә, 2009 ел белән чагыштырганда, 645 очракка күбрәк) кайсы инвалид, кайсы авыру баласын күтәреп килә. Нигә болай тилмертергә аларны, ни өчен Кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил – омбудсменның ярдәмчеләрен районнарда булдырмаска?! Шушы тәкъдим белән хөкүмәт башлыкларына чыктым. «Кеше борчуларына битараф булмаган тәҗрибәле ярдәмчеләр кирәк», дидем. Аларның юрист булуы мәҗбүри түгел. җитәкчеләр мине аңлады, минем белән ризалашты. Бүген исә җәмәгать ярдәмчеләре һәр районда бар. Алар дәртләнеп эшкә кереште дә инде. Халыкка якынаюның тагы бер юлы бу. җәмәгать ярдәмчеләре мәсьәләнең район күләмендә хәл ителердәен үзләре башкара. ә менә республика масштабындагысы – безгә.

Хәзер укыйлар