Логотип
Сораулар

Рита СӘЛАХОВА, йогышлы авырулар буенча югары категорияле табибә

Йогышлы авыруларга кагылышлы сорауларга табиб-инфекционист Сәлахова Рита Мизхәт кызы җавап бирә.

Бирелгән сорау:

50 ел аякта грибок белэн интегэм бер бетэ тагын кабарып чыга укчэдэ тире астыннан кабарып чыга тишкэч суы чыга хэзер аяк шешеп тэ китте момкин булса ярдэм итегез эле бик зур рэхмэт эшегездэ унышлар телим (клара, алексеевск)

Эксперт җавабы:

Исәнмесез, Клара! Әйе, язуыгызга караганда, сезнең аякларда, чынлап та, гөмбә авыруы булырга охшаган. Диагнозны дөрес куйгансыз. Ләкин авыруны тәмам дәвалап бетерү өчен сезгә район үзәк хасаханәсендәге тире авырулары табибына күренергә киңәш итәр идем. Һәр кешегә индивидуаль дәвалау алымын бары алар гына дөрес итеп билгели ала. Чөнки алар тиренең зарарланган өлешен соскоб алып өйрәнәләр, дәваны шуннан чыгып билгелиләр. Үз белдегегез белән төрле мазьлар, дарулар кулланмагыз.

Хәзер укыйлар