Логотип
Сораулар

Рәдиф ТИМЕРГАЛИЕВ, имам-хатыйп

Кызыксындырган сорауларыгызга Кукмара районы, Камышлы авылы имам-хатыйбы Тимергалиев Рәдиф Рәфәгать улы җавап бирә. 

Бирелгән сорау:

Әнием исән вакытта корбан чалырга бик тә теләгән иде, тик өлгерми калды... Үлгән кеше исеменә чалырга ярамый дип ишеткәнем бар, бу доресме? Үлгән кеше рухына нинди догалар укырга кирәк? (Алия, Казан)

Эксперт җавабы:

Вафат булган кеше өчен бары тик намаз укып булмый, башка дини вазифаларны башкару өчен каршылыклар юк. Шуңа да корбан чала аласыз. Дога кылганда әниегезнең гөнаһлары кичерелеп, урыны җәннәттә булсын дип сорагыз. Аллаһ яхшырак белүче.

Хәзер укыйлар