Логотип
Сораулар

Рәдиф ТИМЕРГАЛИЕВ, имам-хатыйп

Кызыксындырган сорауларыгызга Кукмара районы, Камышлы авылы имам-хатыйбы Тимергалиев Рәдиф Рәфәгать улы җавап бирә. 

Бирелгән сорау:

Кабер ташына кеше сурәте, мәчет күренеше, дога сүзләре төшерелгәне байтак. Дөресме бу?! (Гөлзадә, Түбән Кама)

Эксперт җавабы:

Кабер ташлары, гадәттә, кемнең кайда җирләнгән икәнен белү өчен кирәк. Шуңа күрә дә төп максаты булып каберлек югалмау, анда килеп дога кылу тора. Моннан чыгып нәтиҗә ясасак, димәк ниндидер сурәтләр, рәсемнәр төшерү ихтыяҗы юк. Алар белән фәкать вафат булган кешегә авырлык тудыруыбыз мөмкин. Дога сүзләрен дигәнне дә теләсә кайда язмау хәерлерәк. Аллаһ Тәгалә белүчерәк.

Хәзер укыйлар