Логотип
Сораулар

Рәдиф ТИМЕРГАЛИЕВ, имам-хатыйп

Кызыксындырган сорауларыгызга Кукмара районы, Камышлы авылы имам-хатыйбы Тимергалиев Рәдиф Рәфәгать улы җавап бирә. 

Бирелгән сорау:

Намаз укыйсым килә. Ләкин эш урынында тәхарәт алуы бик мәшәкатьле. Кеше савыт-сабасын юа торган раковинага аяк күтәреп юып булмый бит инде. Мәсех алу дигән нәрсәне беләм, әмма аны копрон колготкига алырга ярамыйдыр инде. Берәр ничек җайлы гына итеп тәхарәт алу сере юкмы ул? Намаз укуның бер авырлыгы да юк, шул тәхарәт алу гына эш урынында кыен. (Лилия, Казан)

Эксперт җавабы:

Аллаһ Тәгалә ниятегезгә карап мөмкинлеген бирсә иде. Рәшидә абыстай (урыны җәннәттә булсын) тәхәрәтнең бар тәме аяк юуда дип әйтә торган булган. Әлбәттә, савыт-саба юа торган раковинага аяк күтәреп юу бик күркәм булмас, ләкин табак комган дигәнне дә онытып бетерергә ярамый. Ә мәсех безнең мәзхәбтә фәкать читеккә генә рөхсәт ителә.

Хәзер укыйлар