Логотип
Сораулар

Рәдиф ТИМЕРГАЛИЕВ, имам-хатыйп

Кызыксындырган сорауларыгызга Кукмара районы, Камышлы авылы имам-хатыйбы Тимергалиев Рәдиф Рәфәгать улы җавап бирә. 

Бирелгән сорау:

Коръәндә шундый әйбер укыган идем: "Гаурәтләрегезне никахлы хатыннарыгыз яки кәнизәкләрегез янында гына ачарга ярый, диелгән. Кәнизәк кем була соң ул? Никахлы хатыннар дигәне булгач, юолары никахсызымы? Ә бит Исламда зина буладыр бит инде? Аңлатыгыз әле шуны. (Лилия, Казан.)

Эксперт җавабы:

Кәнизәк дигәне кол хатыннар була. Кәнизәкләр Ислам килгәнче үк булганнар, ләкин Ислам аларга гади кеше хакларын кайтара һәм колбиләүчелекне бетерүне алга сөрә. Кәнизәге булган мөселманның, кәнизәге каршында бурычлары да зур, шунлыктан зина хөкеме саналмый. Хәзерге көндә кәнизәкләр юк. Шуңа күрәдер бу мәсьәлә буенча сораулар да бик тумый. Аллаһ һәр нәрсәне белүче.

Хәзер укыйлар