Рәдиф ТИМЕРГАЛИЕВ, имам-хатыйп

Кызыксындырган сорауларыгызга Кукмара районы, Камышлы авылы имам-хатыйбы Тимергалиев Рәдиф Рәфәгать улы җавап бирә.
Поделиться:
Сорау бирү
Сораулар
-
Мин мөселман хатын булып, христиан динендәге туганнарым, дусларым рухына яки исәннәргә атап дога укый аламмы? Догаларым ирешерме? (Сәкинә, Казан)
Җавап -
исэнмесез.энивафат булды июль аенда мин югалып калдым ирем ике бала бар.ярату китте миннэн нишлэргэ. (гэлчэчэк, элки районы)
Җавап -
Әссәләмәгаләйкүм ! хаҗга киткән кешенең өендә калган гаиләсе корбан чала аламы (тиешме)? (юныс, Балык Бистәсе)
Җавап -
Тезләрем авырту сәбәпле, сәждәгэ киткәндэ башта кулым белэн идэнгэ таянып, сак кына тезлэремне куям. Утырып кына укыйсым килми, идэнгэ ятып уку рэхэтрэк. Мин дорес эшлимме? (Роза, Казан)
Җавап -
Исәнмесе. Минем ирем намазлар укый, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлады. Һәм шул вакытта ул бер чит хатын белән телефоннан аралашып сөйләшеп тора. Миннән яшереп, мин өйдә булмаганда сәгатьләр буе аның белән сөйләшеп ята. Аңа багышлап шигырьләр яза. Бу дин буенча дөрес гамәлме? Ирем моны гаеп эшкә санамый- мин аның белән йоклап йөрмим ич, -ди. Ә никахлы хатыны була торып башка хатын белән мәхәббәт уены уйнап яту дин буенча дөрес гамәлме икән? Аңлатыгыз әле зинһар . (Гүзәл, Татарстан)
Җавап -
Исэнмесез зинхар гафу итегез соравым бэлки дорестэ тугелдер 41 ясин тутыртабыз нигэ ул 40 яки 39 тугел э 41 бу нэрсэне анлата? тагын бер кат гафу утенэм (РАВИЛЭ, нижний новгород)
Җавап -
...дога укый башлагач та елый башлыйм, телэк телим балаларыма -тагын молдерэп елый башлыйм... узалдына елата-яшь ага башлый... нилектэн икэн??? (тэслимэ, уфа)
Җавап -
Ирем еш аракы эчэ. Исерек вакытта мина 3 мэртэбэ "Талак" диеп эйтте. Безнен никах бозылган саналамы? (Рауза, Казан)
Җавап -
Әнием исән вакытта корбан чалырга бик тә теләгән иде, тик өлгерми калды... Үлгән кеше исеменә чалырга ярамый дип ишеткәнем бар, бу доресме? Үлгән кеше рухына нинди догалар укырга кирәк? (Алия, Казан)
Җавап -
Хөрмәтле Рәдиф хәзрәт! Бүгенге көндә динебез куәтләнде, бу бик куандыра. Ләкин әле без белеп бетермәгән әйберләр дә очрап куя. Минем сезгә өч соравым бар иде. 1 сорау. Мәет булган өйдә барлык көзгеләрне дә чиста материал белән каплап куялар. Ә ике мәдрәсә тәмамлаган бер ханым моны кирәксез гамәл дип саный. Аның фикеренчә, көзгеләрне мәет яткан бүлмәдә генә капларга кирәк, ә ишек янында, прихожаядагы көзгеләрне каплауның кирәге юк, ди. 2 сорау. "Тәбарәк" сүрәсен мәет булган йортта укыргамы, яки һәркем үз өендә укып килеп, соңыннан багышлау дөрес буламы? 3 сорау ."Нур" сүрәсенең 60 - нчы аяте тәфсирендә болай дип язылган: "Хатыннардан бала тапмый торган вә хәйез күрми торган карт хатыннар алар иргә баруны да теләмиләр, аларга гөнаһ юк ят ирләр алдында тышкы киемнәрен салуларында, сакларга тиеш булган зиннәт урыннарын ачмаган хәлдә," ...һ. б. Монда нинди тышкы кием турында сүз бара? Без аны ЯУЛЫК дип аңлыйбыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт! (Суфия, Кукмара)
Җавап -
Мин бик ышана торган кеше миңа күз тиюен әйтте. Моны үзем дә сизәм - эшемнең рәте юк. Шәһәрдә яшәгәч, өшкертергә бер әби дә юк. Нишләргә? Нинди дога укырга? (Сәрия, Казан)
Җавап
Хәзер укыйлар
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
«Төшләремдә ак күлмәктән син...» – «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
Соңгы комментарийлар
-
27 гыйнвар 2023 - 11:48Без имениЭллэ кем булып кыланган хатыннарга ирлэрэ тузэлэр -тузэлэр дэ күңеллэре кайткач шартлатып сындыралар.Андый ирлэрне иплэп кенэ игьтибарлы,назлы хатыннар элэктереп ала хэм тормышын койли.Бәхетле булам дисәң
-
27 гыйнвар 2023 - 17:40Без имениМин дэ килешэм язган комментарийлар белэн. Мэхэббэт утте дип, яна яр эзли башласан,санарга бармагын житмэс. Яшьлектэгечэ калмый инде ул мэхэббэт, тормыш узган саен ,сурелэ. Бер-беренэ хормэт, иялэшу белэн алышына. Баштарак дорлэрлэр эле, э еллар узгач,олыгая башлагач, кем-кемгэ кирэк? Узеннеке узеннеке инде, бергэлэп корган тормыш, бергэлэп устергэн балалар,оныклар. Энэ шулары белэн кызыклы да инде ул тормыш дигэнен. 2 гаилэ бозып.. алда ни котэ аларны. Балаларга, оныкларга узенеке кирэк, чит эби-бабай тугел!!!«Мин аны сыйныфташлар очрашуыннан алып кайттым...»
-
28 гыйнвар 2023 - 08:54Без имениИртэ таннан укып рэхэтлэнеп еладым.Мин узем Зэйдэ яшим,10яшьтэ энисез калдык,10бала.Безнен эти бар иде,бу балалар кургэнне курмэдек.Сабыйлар бер тапкыр эни дип эйтергэ тилмергэннэр,бер тапкыр эни кочагына сыенмаганнар.Сыгылганнар гел сынмый