Логотип
Сораулар

Наилә ГАЙНАНОВА, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгече, акушер-гинеколог

Хатын-кыз сәламәтлеге буенча үзегезне кызыксындырган сорауларыгыз булса, языгыз. Сезнең сорауларга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгече, акушер-гинеколог Гайнанова Наилә Наил кызы җавап бирә.

Бирелгән сорау:

Эрозиядән дәваланган вакытта җенси якынлыктан тыелып торырга кирәкме? (Фәнисә Шәмсиева. Мамадыш.)

Эксперт җавабы:

Курслар үткәрелгәннән соң бер ай дәвамында җенси якынлык кылу, кайнар ванна, сауна керү, тампоннар кую тыела. Савыгу барышында җенес юлыннан бүлендекләр килә башлый. Курыкмагыз, ул шулай булырга да мөмкин. Чираттагы күремнән соң гинекологка күренергә кирәк. Мазь, гель ише әйберләр кулланмагыз. Табиб күзәтүе астында булыгыз!

Хәзер укыйлар