Логотип
Экспертлар

Марина ЕГОРОВА, Татарстан Республикасының кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе

Марина ЕГОРОВА, Татарстан Республикасының кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе

Кулланучылар хокукын яклауга кагылышлы сорауларыгызга Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе Егорова Марина Ивановна җавап бирә. 

Сораулар

  • Балалар бакчасындагы утренникка кызыма сандали алган идек. Өйгә кайтып, күлмәк белән киеп карасак, төсе туры килми. Ник шушы төсне сайлаганбыздыр инде, югыйсә изумруд төслесе дә бар иде, ә без ачык яшелне алдык. Икенче көнне сандлины күтәреп, кире кибеткә киттем. Күлмәкне дә махсус тектергән идек, төсе туры килми булып чыкты, дим. Сатучы исә сандалины башкасына алыштырып бирүдән баш тартты. Бу очракта сатучы хаклы түгел бит? (Рәзинә, Казан)

    Җавап
  • Мангалны ничек дөрес сайларга?

    Җавап
  • Бер элемтә салоныннан смартфон сатып алдым. Аның су һәм тузан үткәрмәве мөһим иде. Сатучы-консультантка да шундый таләпләр куйдым: сыйфатлы булсын, су үткәрмәсен, дидем. Өйгә кайткач, яңа алган смартфонны юри банкадагы суга батырып карадым (20 см чамасы тирәнлеккә). Җитештерүченең бөтен шарты үтәлде, бөтен портлары ябык иде, төче суга гына салынды. Әмма телефон бу сынауны узмады: сүнде дә башкача кабынмады. Су үткәрми торган дип сатылган телефонга су кергән өчен акчаны кире кайтарып ала аламмы?

    Җавап
  • Бер соравым бар иде. Яңа ел алдыннан башка укучыларга да кызыклы булыр ул. Без, бәйрәм алдыннан туганнар белән кафега җыелышып, бәйрәм оештырырга уйладык. Өстәвенә, ирем белән икебезнең бергә яши башлавыбызга егерме ел да туласы. Кафены табып, бераз акчасын да түләп куйдык. Әмма... көне килеп җитәрәк, планнар үзгәрде, башка төрле мәшәкатьләр килеп чыкты. Хәзер кафе безнең түләп куйган акчаны кире кайтарып бирүдән баш тарта. (Надия, Казан)

    Җавап
  • Мин чәчәк үстерергә яратам. Узган язда бик күп чәчәк орлыклары сатып алдым. Арасында куак булып үсә торган роза орлыгы да бар иде. Тишелмәде шулар. Мин бит инде беренче ел гына үстермим, үстерә белмәгәнсеңдер, дисәң. Хәзер андый тишелми торган орлыкларны күп саталар. Мондый очракларда сатып алучыга үз хокукларын ничек якларга? (Галия, Казан)

    Җавап
  • Кызыма язгы-көзге итек сатып алдык. Икенче көнне, шатлана-шатлана, мәктәпкә киеп китте. Урамга чыгуга, подъезд төбендә үк чак таеп егылмады. Сөрлекте, ахрысы, дип кенә уйладым. Юлда андый таюлар янә дә бер-ике тапкыр булды. «Әни, бу итекләр тая бит», – ди кызым да. Инде үзем дә аңладым, итекнең табан асты шуа торганын алганбыз. Икенче көнне кибеткә киттем. Сатучы карады да: «Моны урамда киеп йөргәнсез, кире алмыйм», – ди. Киеп йөрмәсәк, аның тая торган булуын каян белик, ди. Шулай итеп, итекне кире күтәреп кайтып киттем. Итекнең тая торган булуы җитешсезлек түгелмени? Моны ничек итеп раслап була? (Лилия, Казан)

    Җавап
  • Улыбыз 3 класста укый. Укытучы «Әйләнә-тирә дөнья» дигән фәннән эш дәфтәрләре алырга кушкан иде. Беркөнне кибеттән кереп алдым. Өйгә кайтсам, ирем дә нәкъ шундый ук дәфтәр алып кайткан. Икенче көнне үзем алганын күтәреп, кире кибеткә киттем. «Шулай-шулай, икене алганбыз», – дим. Сатучы акчаны кире кайтарып бирүдән баш тартты. Бик озак ялына торгач, дәфтәрне кире алып, акчаны кайтарып бирде тагын. Алай ялындырып торуы дөрес идеме соң аның? Кичә алган дәфтәрне бүген кайтарырга хакым юк идемени? Укучы балалар белән андый хәлләр еш була бит инде ул. Олысы быел 11 дә укый. ЕГЭга әзерләнергә математикадан тестлар алырга куштылар, тышына шундый-шундый рәсем ясалган, ди. Сатып алдым, кайткач, мондый түгел, башкасы кирәк, ди. Анысын инде илтеп тә тормадым. Китаплар арзан тормый бит, ялгыш та алына. Кешенең аны 14 көн эчендә кире кайтару мөмкинлеге бармы? (Кадрия, Казан)

    Җавап
  • Фатир сатып алганнан соң, дөнья кадәр җитешсезлекләре ачыкланса, нишләргә? (Дамир, Казан)

    Җавап
  • Хәзер күп кеше әйберне интернет-кибетләрдән сатып ала. Мондый кибеттән әйбер сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк, һәм алай-болай алган әйберең юлда югалса, акчасын ничек кайтарып алып була? Алар товарга гарантия бирәме? (Кадрия, Казан)

    Җавап
  • Теш щеткасын кибеткә кире тапшырып буламы? Хәтта кәгазе дә ачылмаган килеш иде, кибетче кабул итми. Ул хаклымы? (Азат, Казан)

    Җавап
  • Туй уздырырга дип, бер йорны өч көнгә арендага алдык та, тере чәчәкләр белән бизәттек. Инде икенче көнгә үк чәчәкләрнең күбесе шиңң башлады. Шулкадәр күңел төште. Ә бит чәчәкләр белән бизәгән өчен генә дә 14 мең сум акча түләдек. Шиңгән чәчәкләрнең акчасын кире кайтарып алып буламы? (Нурания, Казан)

    Җавап
  • ГАРИФУЛЛИН ДИГЭН ФАМИЛИЯЛАР БИК КУП КАЙСЫ ИЛЬДЭН ЧЫКАН ,БАШКИРИЯ МЫ ТАТАРНЫКЫМЫ (РЭШИДЭ., ПАВЛОДАР. КАЗАХСТАН)

    Җавап
  • Әгәр дә кондиционер ватылса? (редакциядән, Казан)

    Җавап
  • Аптекадан ялгыш дару сатып алсаң, аны ничек кире тапшырырга була? Әле аптекадан чыгарга да өлгермәгән идем, даруның дөресен алмаганым исемә килеп төште. Ничек кенә ялынсам да, кассир кыз кире кабул итмәде. (Резеда, Казан)

    Җавап
  • Белешмә өчен. Ялган аракыны ничек аерырга? (Кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе, Казан)

    Җавап

Хәзер укыйлар