Гөлнара Шәрәфиева, Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең җитәкче урынбасары
Пенсияләр билгеләү һәм түләү өлкәсендәге яңалыкларга кагылышлы сорауларга Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең җитәкче урынбасары Шәрәфиева Гөлнара Рәфкать кызы җавап бирә.
Бирелгән сорау:
Ана капиталын шәхси балалар бакчасы өчен түләүдә кулланып буламы?
Эксперт җавабы:
Татарстанның Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, Пенсия фонды 15 августтан гаиләләрнең ана капиталы белән эшмәкәрләр ачкан балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә шәхси хезмәт күрсәтүләр өчен түләү турындагы гаризаларын карый башлады. Ата-аналар хәзер шулай ук балаларны шәхси укытучыларда укыткан һәм шәхси эшмәкәр буларак агентлыклар һәм нянялар күрсәтә торган хезмәтләргә түләү өчен ана капиталын файдалана ала. Моңа кадәр санап үтелгән хезмәтләр юридик затлар тарафыннан тәкъдим ителгән очракта гына ана капиталы акчасы белән түләргә мөмкин иде. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, ана капиталын физик затларның хезмәт күрсәтүләренә ике шарт үтәлгәндә кулланырга мөмкин. Беренчесе - килешү төзегән кешенең шәхси эшмәкәр статусы булу. Мондый очракта үзмәшгульлек сыйфатында теркәлү генә җитми. Шуңа күрә капитал акчасын һөнәри керемгә салым түләүче яки гомумән беркайда да теркәлмәгән шәхси репетитор хезмәтенә түләүгә тотарга ярамый. Икенче шарт - эшмәкәрнең мәгариф эшчәнлегенә дәүләт лицензиясе булу. Ул баланы шәхси мәктәптә укыту яки балалар бакчасында тәрбияләүгә генә түгел, бала укытучы белән индивидуаль шөгыльләнгән яисә бала карауга няня яллаган очракларга да кагыла. Эшмәкәрләрнең хезмәт күрсәтүләре өчен ана капиталын файдалану укыган өчен стандарт буенча түләү тәртибеннән берни белән дә аерылмый диярлек. Ата-аналарга Пенсия фондына бары ике документ тапшырырга кирәк. Хезмәт күрсәткән өчен шәхси эшмәкәр белән бәяне күрсәтеп төзелгән килешү һәм капитал акчасын шул максатка файдалануны сорап язылган гариза. Документлар Пенсия фондының клиент хезмәтләрендә һәм ана капиталы буенча хезмәтләр күрсәтә торган күпфункцияле үзәкләрдә кабул ителә. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы яки Пенсия фонды сайты аша да җибәрергә мөмкин. Әмма сертификат хуҗасына шуннан соң Пенсия фондына килешүнең оригиналын тапшырырга кирәк булачак, чөнки, мәктәпләр һәм уку йортларыннан аермалы буларак, шәхси эшмәкәр белән Пенсия фонды арасында мәгариф өлкәсендә үзара хезмәттәшлек турында төзелгән килешү юк. Шуңа күрә фонд хезмәткәрләренә килешү төзүченең эшмәкәр буларак теркәлгәнен һәм мәгариф эшчәлегенә лицензиясе булу- булмавын ведомствоара хезмәттәшлек буенча тикшерергә кирәк булачак. Шәхси балалар бакчасы, няня хезмәтләре яки мәктәпкәчә программалар буенча укытуга капитал акчасы белән түләү килешүен ата- аналар капитал алган бала туганнан соң ук төзеп куя алалар. Төп һәм өстәмә белем бирү программалары буенча килешү балага өч яшь тулгач кына төзелә. Һәр ике очракта да акчаны гаиләдәге теләсә кайсы балага кулланырга мөмкин. Исегезгә төшерәбез, ана капиталын балаларны укытуга юнәлдерү аны торак шартларын яхшыртуга файдаланудан соң икенче урында тора. Барлык вакыт эчендә Татарстанда 36 мең гаилә ана капиталын мәгариф өчен түләүгә җибәрде.
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
-
21 март 2023 - 09:43Без имениХэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсезОныгым минеке түгел...
-
21 март 2023 - 10:40Без имениМаена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
21 март 2023 - 18:47Без имениУзегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.Оныгым минеке түгел...
-
18 март 2023 - 10:28Без имениКычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады«Кичер мине, әни!»