Логотип
Сораулар

Гөлнара Шәрәфиева, Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең җитәкче урынбасары

Пенсияләр билгеләү һәм түләү өлкәсендәге яңалыкларга кагылышлы сорауларга Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең җитәкче урынбасары Шәрәфиева Гөлнара Рәфкать кызы җавап бирә.

Бирелгән сорау:

Татарстанда аз керемле гаиләләргә дигән 25 мең акча кемнәргә бирелә?

Эксперт җавабы:

Президент кушуы буенча аз керемле гаиләләр өчен кертелгэн яңа түләүне 8-17 яшьлек балалары булган 25 мең гаиләнең ата-аналары алды, шуларның 8,5 меңнән артыгы "күп балалы" статусына ия. Татарстанда гаиләләргә 625 млн. сумнан артык акча түләнгән инде. Кагыйдә буенча, түләүгә гаризалар 30 эш көненә кадәр каралырга мөмкин. Гаилә шәхси кабинетка кабул ителгән карар турында тиешле хәбәрнамә алачак. Түләү хупланган очракта, акча гариза бирүче счетына 5 эш көне эчендә керәчәк. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында, Пенсия фонды һәм күпфункцияле үзәкләрнең клиентлар белән эшләү офисларында бирергә мөмкин. Исегезгә төшерәбез, түләү гаиләләргә мохтаҗлыкны комплекслы бәяләү нәтиҗәсе буенча, гаиләнең җан башына туры килә торган кереме төбәктәге яшәү минимумыннан кимрәк булган, гаилә мөлкәте билгеләнгән таләпләрдән артмаган, ә ата-аналарның расланган кереме яки аның булмавының нигезле сәбәбе булган очракта билгеләнә. Яңа түләүнең күләме дә ата-аналарның керем дәрәҗәсенә бәйле, ул Татарстанда яшәү минимумының 50%, 75% яки 100%ын тәшкил итә.

Хәзер укыйлар