Логотип
Сораулар

Гөлнара Шәрәфиева, Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең җитәкче урынбасары

Пенсияләр билгеләү һәм түләү өлкәсендәге яңалыкларга кагылышлы сорауларга Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең җитәкче урынбасары Шәрәфиева Гөлнара Рәфкать кызы җавап бирә.

Бирелгән сорау:

Мәктәптә укучы балаларга бирелә торган 10 000 сум акчага гариза бирергә өлгермәдек. Кайчанга кадәр эшләргә була моны?

Эксперт җавабы:

Мәктәп укучыларына 10000 сум акча алу өчен әлегә кадәр гариза тапшырмаган ата-аналар гариза белән 2021 елның 31 октябренә кадәр мөрәҗәгать итә алалар. Бу хакта Россия Пенсия фондының Казан шэhэре Совет районында  клиентлар белэн эшлэу  хезмэте (булек хокукында)  хәбәр итә. Гаризаны 6 яшьтэн 18 яшькәчә балалары булган гаиләләр балага 6 яшь 2021 елның 1 сентябренә, ә 18 яшь 2021 елның 3 июленнән соң тулган очракта яза ала. Әлеге туләү укуларын гомум белем бирү программасы буенча дәвам итүе 18 яшьтэн 23 яшькәчә инвалидларга hәм сәламәтлекләре чикле  гражданнар өчен дә каралган. Балаларның һәм ата-аналарның, уллыкка алучы яисә попечительләрнең Россия гражданнары булулары һәм Россия территориясендә яшәүләре дә төп шартларның берсе булып тора.

Хәзер укыйлар