Логотип
Экспертлар

Айсылу НӘГЫЙМОВА, психология фәннәре кандидаты, доцент

Айсылу НӘГЫЙМОВА, психология фәннәре кандидаты, доцент

Сорауларга психология фәннәре кандидаты, доцент Айсылу Нәгыймова җавап бирә.

Сораулар

  • Исәнмесез, Айсылу ханым! Бер яшьлек улымның сәер гадәте барлыкка килде. Олы абыйсы уенчыгын тартып алса, бүлмәгә керәсе килсә, ишекне ачмасаң, ул елаганда игътибар итмәсәң, кулга алмасаң – башын идәнгә, стенага бәрә башлый. Башка вакытта алай кыланмый. Бу очракта нишләргә? Кайсы белгечкә мөрәҗәгать итәргә? (Алия. Казан)

    Җавап
  • Исәнмесез, Айсылу апа! Минем кызыма 14 яшь булды. Ул 7 класста укый һәм аның якын дусты юк. Берсе дә минем белән сөйләшми ди. Андый вакытта ничек ярдәм күрсәтергә аңа? Шул сорауга җавап яза алмассызмы икән? Рәхмәт. (Гүзәлия. Екатеринбург)

    Җавап
  • Исәнмесез, Айсылу ханым! Ярдәм итә алмассызмы икән? Мин бик уйчан кеше. Тормышта килеп чыккан проблемалар турында бик тирәнтен уйланам, күңел төшенкелегенә тиз биреләм, кеше сүзенә карыйм. Икенче баламны тапкач тагын да үзгәрдем. Көнкүреш проблемалары мине басып китте. Мин бик ярсучанга әйләндем, башымда начар уйлар барлыкка килә. Йокымның рәте китте, бик нык хәлсезлек сизәм, бар эшләрне мәҗбүри генә эшлим. Бу халәттән ничек чыгарга? Психотерапевтка бардым. Депрессиягә каршы таблеткалар язудан гайре булышмады. Күңелемне бер дә тынычландырмады. Таблеткалар белән дәваланасым килми. Алдан ук сезгә рәхмәт! (Гөлия, Казан)

    Җавап
  • Айсылу туганым, миңа ярдәм итегез әле. Тормыш иптәшем миңа кадәр өйләнгән булган. Мин бу хакта 43 ел бергә торгач кына белдем. Ул хатын белән телефоннан сөйләшкәнен ишеттем: «Бу хатыным белән исем өчен генә яшәдем, сине яраттым», – дие ул аңа. Ә без бит өч бала үстердек! Миңа бик кыен... Нишләргә икән? (Язилә, Стәрлетамак).

    Җавап
  • Минем иптэшем ойлэнгэн булган э мин белмэден .43 ел уткэч сиздем ул мине яратып яшэмэгэн Ул хатын булып звонит иткэн ишетем ,мине болай гына яшэун ,э 3 балабыз бар . Шунан сон мина бик кыен нишлэргэ . (язиля, стерлитамак)

    Җавап
  • Исәнмесез! Сорау бирүдән файда юк. Күпме хатлар җавапсыз калган! Исем өчен генә ачылган рубрикадыр... (Айсылу, Балтач)

    Җавап
  • Исэнмесез!12 яшьлек улым хаман минен белэн йоклый.Бу дорес куренеш микэн? (Земфира, Апас)

    Җавап
  • Хөрмәтле Айсылу ханым! Минем абыем 62 яшендә яман чир белән үлеп китте. Моңа 4 ел була инде. Шуннан бирле башымнан: «Миндә дә булмаса ярар иде», – дигән шомлы уйның киткәне юк. Нишләргә икән? Пенсиядәмен, нәрсә белән булса да шөгыльләнергә тырышам, әмма башымнан шул уй китми. (Рауза, Уфа)

    Җавап
  • Минем 4 яшьлек кызым кешеләрдән курка. Үзебезнең туганнардан да, балалардан да. Таныш кеше килеп эндәшсә дә елый башлый, йә башын иеп бер сүз дә әйтми. Кунаклар килсә, кереп кача, алар киткәнче чыкмый. Үзе садикка йөри, тик анда да балалар белән уйнамый. Кечкенә вакытта андый түгел иде. Нишләргә икән безгә? (Ләйсән, Казан)

    Җавап
  • Озакка сузылган арыганлык хисе белән нәрсә эшләргә икән? Ял итәргә артык мөмкинлек юк әлегә. Кайчакта үземне бик начар хис итәм. (Юлия)

    Җавап
  • Ничек яшисез, Айсылу апа? Байсарга кайтканыгыз бармы? Укытучы Флера апа кызы булам мин. Сабаның бер авылында гомер кичереп ятам. Сезне котлыйм Һәм уңышлар телим! Авылда туганнарыгыз бармы соң? Һәрвакыт сау-сәламәт һәм шундый көләч булыгыз! (Ләйлә, Иске Байсар авылы)

    Җавап
  • Исәнмесез, Айсылу апа! Улыма 2 яшь тә 3 ай. Ул сөйләшә башлады. Өчәр сүздән җөмләләр төзеп сөйли инде. Һәр предметны атарга тырыша. Тик үзен гел өченче заттан атый: «Самат укый, Самат килә, Самат уйный» дип. Бу безнең аның белән гел шулай сөйләшү нәтиҗәсе дип аңладым. Хәзер «мин» дип әйтергә өйрәтергә тырышам. Аның турында сүз барганда, мин киләм дисәм: «Юк, әни түгел, Самат килә», дип киреләнә башлый. Бу үтәрме икән? (Гүзәл, Казан)

    Җавап
  • Исэнмесез. Кызым хонэр сайлау чорында, бик борчыла, нишлэргэ белми. Кая укырга керергэ, кайсы фэннэн ЕГЭ га эзерлэнергэ, сайлый алмый башы каткан. Ничек ярдэм итэргэ дэ белмим. Узе психолог белэн очрашыр идем дип телэк белдерэ, берэр кинэш бирэ алмассызмы? (Алия, Казан)

    Җавап
  • Айсылу ханым! 6 яшьлек кызыбыз сүзне тыңламый. Әби-бабайлар артык яратып, барнәрсәне дә рөхсәт итеп, кочак-кочак бүләк биреп, бозып бетерде дип беләм. Икенче кызыбыз да үсеп килә - ул да киребеткән... Әйткәнне ишетми дә, ничек кенә мөрәҗәгать итсәм дә. Үзенекен эшләп тик ята. Бала белән уртак телне ничек табарга? (Ләйсән, Казан)

    Җавап
  • Исәнмесез! Мине борчыган ,йөрәгемнең тынычлыгын алган сорау акыллы гына гомер итеп психка әйләнгән кешене ничек давалап була? (Сәлимә, Казан)

    Җавап

Хәзер укыйлар