Логотип
Сораулар

Айсылу НӘГЫЙМОВА, психология фәннәре кандидаты, доцент

Сорауларга психология фәннәре кандидаты, доцент Айсылу Нәгыймова җавап бирә.

Бирелгән сорау:

Хәерле көн! Ирем белән 7 ел яшибез. улыбыз бар. Авырга узганчы яхшы яшәдек. Авырга узу белән ирем үзгәрә башлады. «Бала минеке түгел», – диде. Моңа сәбәп булмаса да, ашарга вакытында пешеп чыга алмаса да, кычкырырга гына торды. Кул да күтәрде. Аның кыерсытуыннан аңа булган мәхәббәтем сүнде, үлде. Вакыты-вакыты белән аны күрә алмыйм. Күптән түгел аның башка хатын белән аралашуын белдем. Араларында әлегә берни дә булмаганын беләм, ләкин шуңа таба бара кебек. Иремә әйттем, барысын да белүем турында. Ул аның белән аралашмаска вәгъдә бирде. Ләкин теге хатын аңа үзе шалтыраткан. Ирем телефонны алмагач, башка номердан шалтыраткан. Хәзер иремә ышанычым да бетте. Яшәргәме аның белән, юкмы дип уйлыйм. Яшисем килми аның белән, ләкин нидер тотып тора. Зинһар, киңәш бирегез! (Алсу, Казан)

Эксперт җавабы:

Күп кенә гаиләләр өчен, аеруча яшь гаилә өчен хатынның йөклелек чоры гаять дәрәҗәдә катлаулы сынау чоры булып тора. Моның чыганагы күп төрле сәбәпләрдән тора – йөклелек белән бәйле булган физик һәм психологик проблемалар, шулар белән бәйле рәвештә хатын-кызның җенси якынлыктан читләшүе, баш тартуы һәм башкалар... Болар инде берсе дә гаиләне ныгытуга этәрми, ә киресенчә, үзенә күрә бер сынау-сыналу чоры булып тора. Ир кешедән бу вакытта беркадәр сабырлык, кече күңеллелек, хатынының хәленә керергә тырышу кебек сыйфатлар таләп ителә. Ләкин, тәҗрибә күрсәткәнчә, ир хатынын аңламый гына түгел, ә бәлки аның беркадәр «суынуын» үзенчә тафсирлый, ягъни аны хыянәттә, яратмауда һ.б. гаепли башлый. Гаиләдә әлеге хәлләр килеп чыкканда һич кенә дә сабыр итәргә, проблеманы йомып калырга тырышырга, яки үзе дә бервакыт аңлар әле диеп уйларга ярамый. Сезгә ирегез белән шул вакытта ук җитди сөйләшергә, үзегезнең халәтегезне аңлатырга һәм инде аның да сезгә карата булган претензияләрен тыңларга кирәк булган. Күп очракта иң катлаулы күренгән проблемаларның да чишелеше бик гади һәм ул күбесенчә парларның бер-берсен аңламаулары, ишетмәүләре белән генә бәйле. Инде ул вакыйгалардан соң шактый вакыт узган, ә хатыгыздан күренгәнчә, проблема чишелеш тапмаган, ә тирәнгә китеп, яман шеш сыман тормышыгызны агулаучы чыганакка әверелгән. Бүген сез үзегезгә өч сорау куеп аларга җавап бирергә тиеш: 1.Мин әле иремне һаман да яратаммы? 2.Мин гаиләмне саклап калырга, ирем белэн гомерем буе яшәргә телимме? 3.Мин иремне чын күңелемнән гафу итәргә һәм башка беркайчан үткәннәр өчен аны битәрләмәскә сәләтлеме? Кимендә ике сорауга уңай җавап бирә аласыз икән, сезнең тормышта яңа этап башланырга тиеш – бу гаиләне саклап калу өчен көрәшү этабы. Һәм монда инде бәлки сезгә белгеч киңәше кирәк булыр, бәлки хатын-кызга хас булган эчке тоемлау булышыр. Ә инде җавапларыгыз башлыча «юк» булса, димәк мәхәббәт инде үлгән, һәм гаилә дә, ни кызганыч, озын гомерле була алмас...

Хәзер укыйлар