Логотип
Сораулар

Айсылу НӘГЫЙМОВА, психология фәннәре кандидаты, доцент

Сорауларга психология фәннәре кандидаты, доцент Айсылу Нәгыймова җавап бирә.

Бирелгән сорау:

Айсылу ханым! Безнең 5 яше тулып киткән кызыбыз Шүрәле, «убырлы» булган мультфильмнар карарга, әкиятләр тыңларга, үзе генә бүлмәдә утырырга курка. Моңарчы бернәрсә белән дә куркыткан булмады. Киңәш бирегез әле, зинһар, нишләргә? (Гөлназ, Балтач)

Эксперт җавабы:

Гөлназ, 4-5 яшьлек бала мәктәпкәчә булган периодның нәкъ уртасында тора. Бу вакытта ул физик һәм психик яктан шактый зур үсеш чоры кичерә. Баланың сөйләм күәсе камилләшә, ул инде коллективта рольле уеннар уйный, төрле ситуацияләрне күзаллап «үзе аша» уздыра. Нәкъ менә шушы вакытта баланың фантазиясе, күзаллавы үсеш ала. Моңа кадәр игътибарсыз гына караган яки тыңлаган әкиятләр инде көчле кичерешләр китереп чыгара, сабый үзен андагы геройлар урынына куеп карый, фантазиясе аңа төрле күренешләр сурәтли. Нәкъ менә шушы процесслар инде анда электән күзәтелмәгән курку, шомлану хисләрен тудыра. Ләкин монын өчен борчылырга кирәкми. Баланың үсеше белән бәйле әлеге вакытлы күренешләр тиздән сизелми генә юкка чыгачак.

Хәзер укыйлар