Логотип
Сораулар

Айсылу НӘГЫЙМОВА, психология фәннәре кандидаты, доцент

Сорауларга психология фәннәре кандидаты, доцент Айсылу Нәгыймова җавап бирә.

Бирелгән сорау:

Хыянәтне ничек кичерергә? Бу гомумән мөмкинме? (Зөлфирә, Нурлат)

Эксперт җавабы:

– Мәхәббәт һәм хыянәт.. Кешене гомер буе озата баручы хисләр... Хыянәтне кичерергә мөмкинме? Мөмкин булса – ничек? Бу сорауларга тәгаен генә җавап бирү авыр. Һәр очрак – индивидуаль. Бу әле хыянәт дигән сүзгә сезнең нинди мәгънә салуыгызга да бәйле. Кем өчендер хыянәт ул интим мөнәсәбәтләр булса, икенче берәү өчен башкага ташланган күз карашы, матур сүз дә булырга мөмкин… Гафу итәргәме хыянәтне, юкмы, моны сезгә беркем дә тәгаен генә әйтә алмас. Сез инде хисләрегездә казынып, сөйгәнегезнең никадәр дәрәҗәдә сезгә кадерле икәнен аныклап, үзегезгә: «Мин бу кешедән башка яши аламмы?» – дигән сорау куярга тиешсез. Барысы да мәхәббәтнең көченнән тора, ә мәхәббәт өчен гафу итә алмый торган нәрсәләр юк!

Хәзер укыйлар