Логотип
Сораулар

Айсылу НӘГЫЙМОВА, психология фәннәре кандидаты, доцент

Сорауларга психология фәннәре кандидаты, доцент Айсылу Нәгыймова җавап бирә.

Бирелгән сорау:

Исәнмесез, Айсылу ханым! Бер яшьлек улымның сәер гадәте барлыкка килде. Олы абыйсы уенчыгын тартып алса, бүлмәгә керәсе килсә, ишекне ачмасаң, ул елаганда игътибар итмәсәң, кулга алмасаң – башын идәнгә, стенага бәрә башлый. Башка вакытта алай кыланмый. Бу очракта нишләргә? Кайсы белгечкә мөрәҗәгать итәргә? (Алия. Казан)

Эксперт җавабы:

– Чыннан да кечкенә балалар еш кына менә шундый экстремаль ысул белән әти-әниләренең игътибарын җәлеп итәргә тырышалар. Уйлавымча, борчылуга урын юк – бу сабыйның сезнең белән манипуляция ясарга омтылуы. Аның мондый кыланмышларына игътибар итмәскә тырышыгыз, гомумән сабый үз-үзен саклау инстинкты белән туа, һәм башын бәрү зур куркыныч тудырмый дип беләм. Шулай да борчыласыз икән, невропатологка күрсәтеп карый аласыз, ләкин авыру табылмастыр дип беләм. Ә баланың мондый тәртибен үзгәрту өчен бүлмәдән ук чыгып торсагыз була: тамашачы юк, димәк, концерт та булмаячак!

Хәзер укыйлар