Логотип
Сораулар

Айсылу НӘГЫЙМОВА, психология фәннәре кандидаты, доцент

Сорауларга психология фәннәре кандидаты, доцент Айсылу Нәгыймова җавап бирә.

Бирелгән сорау:

Исәнмесез, Айсылу ханым! Ярдәм итә алмассызмы икән? Мин бик уйчан кеше. Тормышта килеп чыккан проблемалар турында бик тирәнтен уйланам, күңел төшенкелегенә тиз биреләм, кеше сүзенә карыйм. Икенче баламны тапкач тагын да үзгәрдем. Көнкүреш проблемалары мине басып китте. Мин бик ярсучанга әйләндем, башымда начар уйлар барлыкка килә. Йокымның рәте китте, бик нык хәлсезлек сизәм, бар эшләрне мәҗбүри генә эшлим. Бу халәттән ничек чыгарга? Психотерапевтка бардым. Депрессиягә каршы таблеткалар язудан гайре булышмады. Күңелемне бер дә тынычландырмады. Таблеткалар белән дәваланасым килми. Алдан ук сезгә рәхмәт! (Гөлия, Казан)

Эксперт җавабы:

Психологик юнәлешләре буенча кешеләрне ике төркемгә бүлеп була: экстравертлар һәм интровертлар. Экстраверт кешеләр башлыча тиз һәм җиңел аралашучан, аларнын психологик кичерешләре дә тышкы дөньяга, кешеләргә, әйләнә-тирә мохитка юнәлдерелгән. Ә инде интровертлар, киресенчә, үз-үзендә казынып, тормышын, адымнарын, башка кешеләр белән булган мөнәсәбәтләрен энә күзеннән үткәрүчән. Табигатьтә чиста рәвештә тулысынча интроверт яки экстраверт кешеләр очрамый диярлек, тик сүзләрегезгә караганда сез күбесенчә интровертларны хәтерләтәсез. Ә инде сезнең кеше сүзенә караучанлыгыгыз экстравертлык билгесе түгел, ә бәлки эчке тотрыклыгыгыз булмаудан киләдер минемчә. Тормышта авыр яки катлаулы ситуацияләр килеп чыгу еш кына тирә-юньдәгеләрдән ярдәм алырга күнекмәгән интровертлар өчен зур сынауга әверелергә мөмкин. Икенче балагыз туу сезнең йорттагы эш-мәшәкатьләрне бермә-бер арттыргандыр дип уйлыйм. Шул ук вакытта сез балаларны тиешенчә карарга, гомумән, өйдәге булган барлык эшне дә үзегез генә башкарып чыгарга тырышасыз булыр. Бала тапканнан соң ныгып җитмәгән организм өчен бу бик зур сынау. Моңа хроник дәрәҗәдә йокы җитмәү, баланың әледән-әле көйсезләнеп, авырып алулары да өстәлсә... Гөлия, сезгә якыннарыгызның ярдәме кирәк. Сез инде хроник ару синдромы алдында торасыз. Әгәр дә ирегез, якыннарыгыз белән гаиләдә эшләрне рациональ рәвештә бүлешеп сезнең ял вакытызны арттыру турында бергәләп сөйләшмәсәгез, чыннан да җитди авырый башларга мөмкинсез. Минем алдагы бер язмамда хроник ару турында әйтеп кителгән иде, укып карагыз әле. Бәлки үзегезгә файдалы киңәшләр табарсыз.

Хәзер укыйлар