Логотип
Сораулар

Айсылу НӘГЫЙМОВА, психология фәннәре кандидаты, доцент

Сорауларга психология фәннәре кандидаты, доцент Айсылу Нәгыймова җавап бирә.

Бирелгән сорау:

Айсылу туганым, миңа ярдәм итегез әле. Тормыш иптәшем миңа кадәр өйләнгән булган. Мин бу хакта 43 ел бергә торгач кына белдем. Ул хатын белән телефоннан сөйләшкәнен ишеттем: «Бу хатыным белән исем өчен генә яшәдем, сине яраттым», – дие ул аңа. Ә без бит өч бала үстердек! Миңа бик кыен... Нишләргә икән? (Язилә, Стәрлетамак).

Эксперт җавабы:

Язилә ханым, аңлавымча, сез инде ирегез белән 43 ел бергә гомер иткән, ачысын да, төчесен дә кичергән хатын. 3 бала табып үстергәнсез, инде балаларыгыз да үз юлларын табып үз тормышлары белән яшидер. Гомер юлында менә шундый бер чор була – тормышны җайга салып, балалар үстереп, авырлыкларны кичеп матур гына гомер көзенә кергәндә, кеше: «Дөрес яшәдемме икән?», «Мәхәббәтебез чын булдымы икән?» кебек сораулар белән газаплана башлый. Сезнең дә шундыйрак чорыгыз ахры… Уйлап карыйк әле, ир кеше 43 ел элек бит әлеге ханымга түгел, ә нәкъ менә сезгә тәкъдим ясаган. Яратмаса, «хатыным бул» дияр идемени? Өч бала да яратусыз гына тумагандыр. Дөнья булгач төрле чаклар була бит, ачуланышып та аласың, гөрләшеп туймаган чаклар да була. Ә бит ирегез сезне ташлап чыгып китмәгән, тормыш йөген бергә тарткансыз, уртак түшәкне бергә бүлешкәнсез. Бәлки ирегезнең читтә нинди дә булса мөнәсәбәтләре булгандыр (мин төгәл белә алмыйм), ләкин ул бит бу хәлдә дә сезне сайлаган, әлеге хатынны түгел. Бүген дә, инде балалар үсеп ирегезнең алар алдында бернинди бурычы булмаса да, ул бит сезне ташлап чыгып китми, бергә гомер кичерәсез. Әйе, бәлкем ул кайчакта хәтер калырлык сүзләр әйтәдер, бәлки кызулык белән «яратмыйм» диеп тә ычкындырадыр… Тик ир заты бит мөнәсәбәтен без, хатын-кызлар шикелле сүз белән түгел, ә үзенең эше белән күрсәтә. Ә аның эшләре нәкъ менә сезне яратуын дәлилли. Чын мәхәббәтнең коры сүз түгел, ә бергә табып үстергән балалар, сикәлтәле булса да, бергә кичкән гомер юлы икәнен онытмагыз!

Хәзер укыйлар