Логотип
Сораулар

Айсылу НӘГЫЙМОВА, психология фәннәре кандидаты, доцент

Сорауларга психология фәннәре кандидаты, доцент Айсылу Нәгыймова җавап бирә.

Бирелгән сорау:

Исэнмесез!12 яшьлек улым хаман минен белэн йоклый.Бу дорес куренеш микэн? (Земфира, Апас)

Эксперт җавабы:

– Бала үсеш чорында берничә этап үтә һәм бу этапларны үткәндә аның әнисенә карата булган рухи, физик бәйлелеге дә үзгәрә, башка төрле төсмерләр ала. Әйтик, бала туу белән әнисенә турыдан-туры көчле физиологик, психологик бәйләнештә тора. Тикшеренүләрдән күренгәнчә, сабый әнисенең йөрәк тибешен ишетеп тынычлана, ә әнисе нигә дә булса борчулы булса, ул халәт шунда ук сабыйга да тискәре йогынты ясый. Бу бәйләнеш бала үсүгә берникадәр кими, ләкин шулай да кешенең бөтен гомере буена күпмедер дәрәҗәдә сакланып кала. Бала әнисе белән йоклаганда үзен яклаучы канаты астында кебек хис итә, бу халәт аны тынычландыра, бала тизрәк йокыга китә, йокысы да тирәнрәк, тынычрак була. Ләкин билгеле бер вакыттан башлап бала әнисе белән йокларга теләми башлый, һәрхәлдә үзе генә йоклауга каршы килми. Гомумән, баланың үзен генә йоклату кулай, чөнки бу бер яктан гигиена таләпләренә җавап бирсә, икенчедән балада берникадәр мөстәкыйльлек тәрбияли. Шуңа күрә дә баланың иң кечкенә вакытыннан башлап үз ятагы булырга тиеш һәм ул анда йокы вакыты җитүгә үзе ятып йокларга күнегергә тиеш. Бу бигрәк тә көн режимын саклау, баланың сәламәтлеген ныгыту күзлегеннән чыгып караганда дөрес күренеш булып тора.

Хәзер укыйлар