Логотип
Сораулар

Айсылу НӘГЫЙМОВА, психология фәннәре кандидаты, доцент

Сорауларга психология фәннәре кандидаты, доцент Айсылу Нәгыймова җавап бирә.

Бирелгән сорау:

Хөрмәтле Айсылу ханым! Минем абыем 62 яшендә яман чир белән үлеп китте. Моңа 4 ел була инде. Шуннан бирле башымнан: «Миндә дә булмаса ярар иде», – дигән шомлы уйның киткәне юк. Нишләргә икән? Пенсиядәмен, нәрсә белән булса да шөгыльләнергә тырышам, әмма башымнан шул уй китми. (Рауза, Уфа)

Эксперт җавабы:

– Рауза ханым, кызганычка каршы, онкология әле һаман киң таралган авыруларның берсе булып кала. Ләкин шулай да, яман шеш авыруларын дәвалауда соңгы елларда медицина гаять дәрәҗәдә алга китте. Бүген онкологиянең күп төрләре уңышлы дәвалана, яңадан-яңа методикалар куллану, инновацион препаратлар үлем очракларын күпкә киметергә ярдәм итә. Яман шеш авыруын башлангыч чорында белеп алып дәваларга керешү 100% диярлек уңышка китерә. Бөтен проблема да нәкъ менә үз вакытында авыруны күреп алу, дөрес диагноз кую белән бәйле. Шунлыктан, һәркемгә үз сәламәтлегенә җаваплы карарга киңәш итәр идем. Моның берничә гади ысулы бар. 1.​ Вакытында тиешле тикшеренүләрне даими рәвештә үтеп торырга. Әйтик, регуляр рәвештә диспансеризация үтү, тиешле анализларны тапшырып тору. Табиб белән киңәшсәгез сезгэ кирәкле анализлар картасын төзергә булышырлар. 2.​ Үзегездә барлыкка килгән үзгәрешләргә игътибарлы булу (әйтик, тәндә төерләр, шешләр барлыкка килү, организмдагы башка үзгәрешләр) һәм вакытында табиб белән киңәшләшү, кирәк булса тикшеренү узу. 3.​ Сәламәт яшәү рәвешен тормыш кагыйдәсенә әверелдерү, ягъни, дөрес туклану, саф һавада еш булу, мөмкин булганча спорт күнекмәләре ясау, су процедуралары куллану һәм башкалар. 4.​ Психик тотрыклыкка омтылу. Тормышка, кешеләргә карата позитив караш саклау, дуслар, якыннар белән һәрдаим аралашып яшәү, балаларга, якыннарга кулдан килгәнчә ярдәм итеп тору – болар барысы да кешене эмоциональ, рухи яктан ныгытучы чаралар. Гомумән, кешеләргә, якыннарына чын мәгънәсендә кирәклегеңне тою озын гомернең һәм сәламәт тормышның нигезе. Моннан тыш, тагын бер киңәшем бар, беркайчан да киләчәкне начар итеп күзалламагыз, шуны онытмагыз: уй – ул материаль нәрсә. Күзаллау белән без киләчәккә юл салабыз, димәк берникадәр дәрәҗәдә ул киләчәкнең ничек булуы сезнең үзегездән дә тора.

Хәзер укыйлар