Логотип
Сораулар

Айсылу НӘГЫЙМОВА, психология фәннәре кандидаты, доцент

Сорауларга психология фәннәре кандидаты, доцент Айсылу Нәгыймова җавап бирә.

Бирелгән сорау:

Минем 4 яшьлек кызым кешеләрдән курка. Үзебезнең туганнардан да, балалардан да. Таныш кеше килеп эндәшсә дә елый башлый, йә башын иеп бер сүз дә әйтми. Кунаклар килсә, кереп кача, алар киткәнче чыкмый. Үзе садикка йөри, тик анда да балалар белән уйнамый. Кечкенә вакытта андый түгел иде. Нишләргә икән безгә? (Ләйсән, Казан)

Эксперт җавабы:

Ләйсән, баланың кешеләрдән куркуы (сүз патологик курку турында бара), ул бер дә табигый хәл түгел. Киресенчә, кечкенә балаларга артык ышанучанлык хас. Аеруча балада бу үзгәрешләр үсеш дәвамында килеп чыкканда борчылырга урын бар диеп уйлыйм. Анын куркуы кайчандыр килеп чыккан икән, димәк бала ниндидер стресс, бәлки психологик травма кичергәндер диеп уйларга нигез бар. Ул сәбәпләрне ачыклый алсагыз яхшы булыр иде, бала инде ул аны аңлата да алмаска мөмкин, бәлки үзегез исегезгә төшерерсез – кайчан, ничек башланды бу хәлләр. Мин сезгә психологка мөрәҗәгать итәргә киңәш бирер идем, мәсьәләнең без күзаллаганнан катлаулырак булуы мөмкин. Ә инде йомыкай баланың адаптациясен җиңеләйтү өчен кайбер нәрсәләрне истә тотарга кирәк. 1. Баланы яңа мохитка аз-азлап күнектерергә кирәк. Әйтик, аны чит кешеләр белән калдырасыз икән, күнегүне берничә минуттан, берничә сәгатькә җиткерергә була. Бала үзен куркынычсызлыкта диеп хис итсен өчен аңа бәлки яраткан уенчыгын бирергәдер. 2. Баланы башка кешеләр белән калдырганда моны уен шикелле итеп оештырырга була. 3. Балалар коллективына җиңелрәк ияләшсен өчен арадан бер баланы сайлап алып, сез бүгеннән дуслар булыгыз, бергә уйнагыз, дигән сүзләр белән балаларны үзегез таныштырыгыз. Һәрвакыт бу дуслыкны үстереп торыгыз, әлеге баланы кунакка чакырыгыз, үзегез дә ул бала белән аралашыгыз. Бәлки беренче вакытларда үзегезгә балалар белән шактый вакыт үткәрергә туры килер, шулай да вакытыгызны кызганмагыз – балагызның тынычлыгы, димәк сәламәтлеге дә сездән тора.

Хәзер укыйлар